Барлык яңалыклар
Иҗат
16 июль 2020, 00:30

Татар җырчылары өчен Илһам Шакиров исемендәге дәүләт бүләге булдырыла

Татарстанда җыр сәнгате өлкәсендә яңа дәүләт премиясе булдырылырга мөмкин. Ул Илһам Шакиров исемен йөртәчәк һәм һөнәри, һәвәскәр җырчылар арасында узган бәйге җиңүчеләренә тапшырылачак. Бу турыда Татарстан дәүләт шурасында Татар телен саклау комиссиясенең беренче утырышында республика вице-премьеры, "Милли шура" рәисе Васил Шәйхразиев хәбәр иткән.

Бер премия 200 мең сум күләмендә булыр дип көтелә. Ике премия һөнәри башкаручыга, берсе һәвәскәр җырчыга тапшырылыр дип көтелә. Васил Шәйхразиев мондый бәйге һәм бүләкләү татар теленең дәрәҗәсен күтәрәчәк дип белдергән. Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе июльдә булдырылды. Аны Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкләячәк. Урынбасары итеп мәгариф министры Рәфис Борһанов билгеләнгән. Комиссиядә барлыгы 35 кеше.
Читайте нас: