Барлык яңалыклар
Иҗат
27 июль 2020, 13:55

Таң алдыннан сайрый тургай, бәхетле бул, ди бугай...

Ташла әле хәсрәт җырларыңны,Ач күзеңне, карап бак кына.Таң карасын ертып, өр-яңа көнДәшә безне алга, яктыга! Нур Ислам.Йорт хуҗасы куллары белән утыртылган миләш тагын кып-кызыл тәлгәшләрдә. Тик быел моңсу ул, чөнки ялгыз. Үзен кадерләп тәрбияләп торучысы янында юк шул инде – ул вафат.

Мәрхүмнең тормыш иптәше дә шундый ук ялгыз һәм кайгылы. Ярты гасырдан артык иңгә-иң куеп яшәде бит алар. Икесенең дә исемнәре үзләре өчен сөйләп тора торган булды. Чыгышлары буенча беренчесенеке немец, икенчесенеке итальян исеме булса да, татарча да алар шулай ук яңгыравыклы. Үзенеке «чиста, пакь» дигән мәгънәне аңлатса, тормыш иптәшенең исеме мәгънәсен үзе уйлап тапты ул: «матур, соклангыч». Төскә-буйга гына түгел, күңеле белән матур.
Әле менә ялгыз гына утырганда ул тормыш вакыйгаларын яңарта. Студент чакта өйләнеште алар. Бервакыт аның ягына кунакка кайткач, үзләре янына кич утырырга дус кызларын да чакырды ул. Икенче көнне иртә белән икесе китәргә җыенды, өченчесе, нишләптер, ашыкмады. Сәбәбе бар икән: ул аңардан ирен алып тормакчы. Вакытлыча. Авылга кайтып, менә минем егетем, дип мактанып килер өчен. «Мондый акылсызлыкка кем ризалашсын, юк, әлбәттә», – дип җавап бирде ул чакта ахирәтенә. Әйе, аның ире кызыкмаслык түгел иде шул.
Тагын шундый бер очрак исендә. Монысы инде күпмедер яшәгәннән соң булды. Бер таныш хатын аның иреннән әнисен машина белән авылдан алып килергә ярдәм итүен үтенде. Ул ризалашты, әмма күпмедер вакыттан кире әйләнеп тә кайтты.
– Нигә бармадың? – дип сорады ул иреннән.
– Капкасыннан киенеп-ясанып, бизәнеп-төзәнеп килеп чыкты. Мине ни өчен чакырганын аңладым да, борылдым да кайтып киттем, – дип җаваплаган иде кадерлесе ул чакта. Әйе, гаиләләрен бозарга теләүчеләр күп булды. Тик алар ятны якын китерү түгел, араларыннан җил-яңгыр да үткәрмәде.
Ә аларның беренче кат танышулары аның гомум торагында булды. Танышының дус егете буларак килеп керде ул алар бүлмәсенә. Дөнья хәлләрен сөйләшеп, гәпләшеп утырдылар. Икенче көнне тагын килде. Аның янына. Әйе, янып торган чибәрләр арасыннан аны сайлаган иде ул – артык чибәр булмаганны, әмма тыйнак һәм мөлаем кызны. (Һәм гомере буе, тормыш иптәше вафатына кадәр, шулай мөлаем булып кала белде, һәр көн бәйрәмгә баргандай киенде ул.)
Менә шулай кияүгә чыкты. Шәһәр кызы төпкел авылда яшәүче егетнең хәләле булды да куйды. Бу районга «кукурузник»лар гына оча. Авылга кайтып, никахларын теркәргә килгәч, сельсовет капка төбендә бик озак секретарьне көттеләр. Ул иренең фамилиясен алмый, үзенекендә калырга теләгән иде. Ире дә риза иде. Әмма сельсовет секретаре өстәлгә сугып: «Үз фамилияңне дә бирмәгәч, син нинди ир буласың!» – дип кенә куйды. Ул вакытта кәефе кырылса да, соңрак шушы матур фамилиягә гомере буе рәхмәтле булып яшәде ул. Районда билгеле кеше булып танылгач та, карьера юлында да шушы яңгыравыклы фамилия аны чын юлдаш булып озата барды. Карьераны, әлбәттә, ул тормыш иптәше ярдәмендә төзеде, аның һәрдаим ярдәмен тоеп яшәде: ире бәләкәй балаларны карарга да ярдәмләште, ашарга да пешерде. Хәтта аның киемнәрен үтүкләп, үзе үк матур итеп чәчен кисеп, элетробигудиларга кадәр үзе урады. Кайберәүләр моңа ышанмый, булмас, дияр. Була. Хәтта ун елдан артык авыр чир белән көрәшкәндә дә ул хатынына шулкадәрле үк игътибарлы булырга тырышты.
Бик тәртип ярата иде ул. Инде урын өстендә ятканда да көн саен кырына, юеш сөлге белән сөртенә, өс киемнәрен еш алыштыра иде. Моны ул үзе өчен генә түгел, һәрнәрсәдә тәртип һәм пөхтәлек яраткан кадерлесе өчен дә эшли иде. Шуңа да ул иренең тавышын бүген төшендә генә түгел, өнендә дә ишетә.
Әгәр төшкә кермәсә, җаны тыныч, диләр. Тик аның очрагында башкача. Тәүлегенә ике-өч сәгать йоклап, бары тик мәрхүм кадерлесе турында гына уйлаганга күрәдер, бик еш төшендә күрә ул аны. Хисләре шигырь юллары булып үрелә:
Киттең бигрәк еракка син,
Мәңгелеккә, кире кайтмаска.
Кире кайтып, инде бу дөньяда
Рәхәтлеккә мине салмаска.
Ире үлеменнән соң ул үзенә иреннәрен буямаска, чәчләрен кистермәскә һәм буятмаска сүз бирде. Әмма кадерлесе төшенә кереп, чәчләреңне буя, диде. Берсеннән-берсе матур эшләпәләрен дә еракка алып куйды ул. Ә кем өчен кияргә? Ул бит аның киенүен ярата иде. Мәхәббәтле карашы белән озатып кала һәм каршы ала иде. Бервакытта да кием алуга каршы төшмәде. Һәрчак киеп күрсәтергә кушар иде дә, сокланып, матууур, дияр иде.
Ә бер көнне кадерлесе, нишләрсең инде, диде дә, балаларча иңгелдәп елап җибәрде. Кочаклашып, озак елады алар бу көнне. Авыр чир газабында да аны уйларга көч таба иде ире. Тиздән мин киткәч, ялгызың нишләрсең инде, дигән җан авазы иде бу. Гомере буе кулында гына күтәреп йөртте бит ул аны, ә хәзер мәңгелеккә ташлап китәргә җыена.
Кулда күтәреп йөртте, дигәннән, тагын кызык бер хатирә яши аның күңелендә. Ахирәте һәрчак: «Мине ирем кулында күтәреп йөртә», – ди иде. Ә, баксаң, ул аны өй буйлап күтәреп йөрткән икән, ә болай бөтен авыр эш үзе өстендә. Сине түгел, менә мине чәчәк кебек кадерләп саклыйлар, дип уйлап куйган иде ул вакытта.
Чирли башлагач та хатынын авыр эштән азат итәргә тырышты: гел үзе, гел үзе. Ат елында туган бит ул, болай да эшсез торалмый. Ире ихатага эш эшләргә чыкса, ул һәрвакыт тикшереп торыр иде: егылып ятмыймы? Ә инде ныклап авырып киткәч, эшсезлектән интекте кадерлесе. Башта вак эшләрне эшләрлек көче булса, соңрак анысын да югалтты.
Күңелсез хәлләр дә булмады түгел. Бер заман ихатага чыккач, ул егылган. Юл аша яшәгән улын күреп ул кул изәгән, әмма улы берәр кунактыр, дип уйлап, шулай ук кул изәп, сәлам биргән. Әтисе егылып ятадыр дип уйламаган шул. Ярый, ирен югалтып, ул йөгереп чыкты.
Тормыш шулай корылган: кемгәдер китәргә, кемгәдер калырга. Ул бертуганнарын, әти-әнисен җирләде. Аларны югалту ачысыннан да озак елады. Ә менә гомер иткән кешеңне югалту бөтенләй икенче нәрсә икән – дөньяң асты-өскә килә, икенче чынбарлыкта яши башлыйсың.
Иренең бакыйлыкка күчәсен аңлап, ул кадерлесе яткан дәваханәгә ашыкты: ясин укып өлгерергә тели иде ул. Күңеле оча, әмма аяклары гер аскандай авыр. Палатага тыны кабып килеп керде, тик ире башка кеше иде инде. Тамагына авыр төен тыгылды, тик елый алмады. Ирен җирләгәндә дә елый алмады. Күз яшьләре соңрак килде – авыр чынбарлыкны, ялгызлык газабын аңлагач. Күңел түреннән ургылып чыккан югалту ачысы күтәргесез иде шул.
Аны барысы да, кырыгы үткәч, азрак җиңел булыр, дип юатты. Әмма юк, кайгысы тагын да авырая гына төште. Әйе, югалту ачыларын җиңеләйтә торган дарулар юк шул, аны вакыт та дәвалый алмый.
Ә миләш агачы ни хәл соң? Анда да шушы ук газаплар шул: иртә көз булуына карамастан, инде үк яфраклары саргайган, сирәк кенә җимешләре кибеп беткән. Иң очында гына сусыл җимешләре күренә. Үрелеп, аларны өзмәкче булган иде дә, ерак, буе җитми. Төшләрендә дә шулай шул – кадерлесенә сузыла, әмма буе җитми. Ул бик еракта шул инде, бик еракта...
Клара БАЙГАЗИНА.
Читайте нас: