Без, дигәнебез «Якты күл» совхозының балта осталары булабыз. Бригада зур түгел, сигез генә кешедән тора. Бригадирыбыз Фәткулла, бу эштә «күзе чыккан» яки «теше төшкән» үк булмаса да, уңнан сулны гына аера белә торган кеше. Шулай да бер бик яман гадәте бар: кеше сүзенә, коллектив фикеренә колак салырга яратмый. Нинди генә яхшы тәкъдим булмасын, шуның киресен эшли дә куя. Янәсе ул гына белә дә, аның гына сүзе сүз булырга тиеш.
Без һәр көн иртән, балта, пычкыларны күтәреп, эш урынына җыелабыз. Үз кадерен белеп, ашыкмый гына Фәткулла да килеп җитә. Килә-килешкә үк:
– Я, эшне нидән башлыйбыз, ди ул. Демократияне аша атлап үтә димәсеннән өчен генә.
– Шушы агачларны каезлап багана утыртабыз, – дибез бертавыштан.
– Нигә аны каезлап торырга? – ди Фәткулла, безнең тәкъдимне кире кагып. – Шулай гына утыртабыз. Корыгач, кабыклары үзеннән-үзе куба ул.
– Алай ямьсез була, кеше көләр, – дибез, һаман да нәрсәгәдер өмет итеп.
– Көлмәс! – дип кырт кисә Фәткулла. Башладык, дигәнне сиздереп, балтасына үрелә.
Бәхәсләшүнең файдасыз икәненә төшенгәч, без дә теләр-теләмәс кенә эшкә тотынабыз. Чокыр казыйбыз, агач кисәбез, багана утыртабыз. Эш ырамый. Күңелсез. Каезланмаган, юньләп ботагы да чабылмаган шыксыз баганаларны күреп, үзебездән үзебез оялабыз.
Кичкә табан көн буе тулышкан шеш тә сытылып акты. Ару гына тавышланып, бәхәсләшеп алдык. Сәбәбе шул инде: көн буе эчебезне пошырган шыксыз баганалар өчен. Шуның нәтиҗәсе – икенче көнне биш иптәшебез, бездән аерылып, башка эшкә күчкән булып чыкты. Шулай итеп, без өчәү калдык.
Күп тә үтми, безгә яңадан киртә тотарга, бу юлы гараж ихатасын уратып алырга куштылар. Кирәкле материалларны китереп бетергәч, эш башлар алдыннан тәмәке тартырга утырдык. Фәткулла кирәк-ярак эзләп складка китте.
– Тагын да кеше көлдерәбез инде, – диде Кәрим материалларны күздән кичереп. – Күңел биреп эшләгәндә хан сарае төзерлекләр дә бит!..
– Егетләр! – дидем мин. – Әгәр болай итеп карасак?..
Һәм мин күптән уйлап йөргән фикеремне әйтеп салдым.
– Идея бу! Шәп булачак! – диеште егетләр.
Шул арада кадак һәм башка әйберләр күтәреп, Фәткулла да килеп җитте.
– Я, егетләр, – диде ул, – эшне нәрсәдән башлап җибәрәбез?
Кәрим балта сабын төкерекләп кулына алды да:
– Нәрсәдән, дип ни... Билгеле инде: агачларны кисәбез дә, каезламый-нитми генә тотабыз да утыртабыз. Аннан такталарны кисми генә кагабыз да чыгабыз, – диде иске китмәгән кыяфәттә.
Фәткулланың шайтаны шунда ук котырып чыкты:
– Шту сез, егетләр! Каезламый кемнең багана утыртканы бар. Каезлыйбыз, ә такталарны сырлап, тигезләп кагабыз.
– Башладык!
Шул чак мин җиңелчә генә Кәримнең кабыргасына төртеп алдым: «Күрдеңме, без теләгәнчә чыга бит!» Аңладым, дигәнне белдереп, ул да елмаеп куйды. Шушы көннән башлап, нәрсәгә генә тотынсак та, киресен сөйлибез дә, Фәткулла шуңа үзенең киресен кыстырып, без теләгәнчә турылай да куя. Бәхәсләшеп вакыт та үткәрмибез, юньсез эшебез өчен кызарып та йөрмибез.
Көйләнде безнең эшләр!