Җәй айларында буа буеннан кайтмыйлар. Бала-чага комын чыгарып, яр буенда ята. Беркөн бәләкәй малайлар белән бергә, суда кем озаграк тора, дип чумып уйнадылар. Шулчак кисәк күк күкрәде, шыбырдап яңгыр ява башлады. Надир суда бик озак торды. Чәчләре, битләре кара комга буялган, салкын судан дер-дер калтыранган малайлар да, Гөлфия дә аны көтеп тормадылар – киемнәрен кулларына гына тотып, өйләренә чаптылар. Кичен Надирны эзләп кергән күршеләренә, ул суга кереп киткән иде, дип җаваплады Гөлфия. Шуннан соң бик озак елга буенда су керүче булмады.
Шундый кызганыч хәлләр дә булгалады Гөлфиянең тормышында. Аннары кече авылларны бетерү заманы башланды. Авылдашлары кайсы кая таралып беттеләр. Гөлфиянең дә гаиләсе күрше авылга күчеп төпләнде. Туган-үскән авылын өзелеп сагынса да, анда сукмаклар суынды.
Мәктәп бусагасында ул беренче мәхәббәт хисләрен татыды. Беренче һәм соңгысы. Әхмәт аңардан ике класс югары укыды. Ул армиягә киткәндә 16 яше тулып узган Гөлфия аны озатып калды. Ул кайткач, комсомол туйлары уздырып, кавыштылар. Малайлар арасында атаман булып үскән Гөлфиянең бурычы яхшы килен булу иде. Җайлап кына хатын-кыз эшенә өйрәнде. Печәнгә төшкәч, аңа 12ле чалгы тоттырдылар. Янды, пеште, әмма ул килендәшләренә сер бирми, чалгы селтәде. Иң яратмаган эше – сөт аерту. Кайчагында сепаратның ике ягыннан да чөлдерәп сөт агарга тотына, идән сөт белән тула. Ә аны юулары...
Дөнья барсына да өйрәтте, бианасы, килендәшләре сүз тидерерлек булмады. Җаны әрнегән чаклар да булмады түгел. Ул вакытларда бөтен эч серләрен абыйсының хатыны – Чибәр җиңгәсе белән бүлешә иде Гөлфия.
Әхмәте белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Олысы башлы-күзле булып, оныклар белән сөендерде. Икесе югары уку йортында укыйлар. Авылда эш тавык чүпләсә дә бетми. Гөлфия гомер буе мал, кош-корт карап, өйдәрәк булды. Әхмәт исә колхоз эшеннән бушамый. Бик яхшы ир булды ул – бар тапканын өйгә алып кайта, карчыгым, дип сөеп кенә тора. Үткән ел намуслы хезмәте өчен үзен ял йортына җибәрделәр. Гомер буе сайрашып кына яшәгән Гөлфия бик сагынды Әхмәтне. Башына әллә нинди уйлар керә башлады. Кайчагында тегесе телефонын да алмый бит. Телефонын калдырып кая йөри торгандыр. Җитмәсә, кайткач, үземнеке үземнеке инде, дип, яратып туймады. Кара син аны, читләр дә буламы икән ни, дип, Гөлфиянең күңеленә көнче корты керде.
Бу арада әллә ничек аралары суынгандай тоелды. Санаториядән «икенче аш»ның тәмен белеп кайттымы, шуны эзлиме, дип уйланды. Әмма серен беркемгә дә сөйли алмады. Янып-көеп ябыгып бетте. Авылдагы барлык ялгыз хатыннарны барлап чыкты. Элегрәк Чибәр җиңгәсе белән серләшәләр иде. Абыйсы вафатыннан соң ул да сирәк кенә күренә. Тукта, бер-бер хәл бардыр. Элек аның Әхмәте белән авызга авыз терәшеп рәхәтләнеп сөйләшәләр, көлешәләр иде. Хәзер килсә дә кыенсынып кына утыра. Чибәр җиңги түгел микән, дигән уй керде Гөлфиянең күңеленә.
Җәйге матур кичтә сыерларны савып, эш бетереп, чәйләп утырганда, Әхмәтнең телефоны шалтырады. Ул тиз генә киенеп, фермага чакыралар, дип чыгып китте. Көннән-көн көнләшүе арткан хатынның ачуы кабарды, өстенә иренең бишмәтен генә каплады да, икенче урамда яшәгән Чибәр җиңгиләргә таба атлады. Аларның өй алдында зур өянке үсә. Тын гына шул агач артына барып тыңлаша башлады. Ул килгәндә утлары балкып тора иде. Хәзер бер якта гына калды. Әһә, тоттым, шунда гына булырга тиеш, дигән уйлар йөгреп үтте. Шулчак шыгырдап ишек ачылганы ишетелде. Койма ярыгыннан Чибәр җиңгинең бәдрәфкә кергәне күренеп калды. Ул кереп киткәнен чак түзеп торган хатын ишек алдына кереп, мунча почмагына басты. Ә анда исә аңа бишмәтле бер кеше карап тора иде. Ә, эләктеңме, чык аннан, дип кычкырып җибәрде коты очкан Гөлфия. Курыкканга куш күренә, диләр бит – мунча почмагында эленеп торган ватык көзгедән үзен күргән икән. Өстендә иренең иске бишмәте икәнен шәйләп алды. Абау ла, дип эсселе-суыклы булып китте дә, калтырануын баса алмый, барып ишек шакыды. Өстенә озын күлмәк, башына яулык бәйләгән җиңгәсен күреп, аптырап китте. Анысы келәне ачты да, намаз вакыты җитте, дип сөйләнә-сөйләнә, алга узды. Лаеклы ялдагы җиңгәсе догалар ятлап, намазлар укып көн уздырганын белгәч, көнчел каенсеңелнең йөзләре яктырып китте. Аның белән чәйләр эчеп, серләшеп вакыт үткәнен дә сизмәде.
Ә өенә кайтып кергәндә, Әхмәте өендә аны көтеп утыра иде. Фермада сыерлар ычкынган, шуңа чакырганнар, диде ул. Хатын юкны уйлап, ирен көнләп йөргәненә үкенеп куйды. Йөри буламы соң, әнә ничек сөеп карый аның күзләре, дип иренең кочагына чумды.