Уфа “Нур” татар дәүләт театрының яңа баш режиссеры - танылган театр һәм кино актеры, режиссер, “Акйондоз” популяр төркеменең элекке солисты, Башкортстанның атказанган артисты Азат Җиһаншин.
Җиһаншин Азат Нәдир улы 1971 елның 11 маенда Баймак шәһәрендә туган. Уфа дәүләт сәнгать институтын һәм Е. Вахтангов исемендәге дәүләт театры каршындагы Щукин исемендәге театр институтын тәмамлаган.
1995 елдан - Башкортстан Милли яшьләр театры актеры. 1998 елдан - Башкорт дәүләт академия драма театры артисты.
2008 елдан башлап Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театрында режиссер-куючы булып эшли. 2009 елдан - баш режиссер, 2012 елдан театрның сәнгать җитәкчесе була.
2014 елдан М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры директоры була.
Ш. Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты.
Фото: bashinform.ru