Барлык яңалыклар
Иҗат
1 октябрь 2020, 18:40

«Ир итеп, хөрмәт итеп, яратып яшәгез безне»

Карантин чикләүләре киметелгәч, актив концертлар сезоны башланды. Шушы көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзенең өр-яңа концерт программасы белән Казанның «Уникс» залын гөрләтте. Артистның тамаша вакытында, Илсөя Бәдретдинова сүзләренә җавап итеп, ирләрне яклап әйткән сүзләре күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер.

« Минем концерт – чын ирләр концерты. Мин кызларга гел әйтәм: «Бездән, ир-атлардан чүпрәк ясамагыз. Ир итеп, хөрмәт итеп, яратып яшәгез безне», – дип. Бездә бит гел ир-ат гаепле. Ир-ат салгалый, ир-ат акча алып кайтмый, ир-ат ял саен балыкка китә, ир-ат чәчәкләр бүләк итми. Хайванга тиңлиләр инде безне хатын-кызлар. Җенем котыра минем шул әйбергә.
Без никахлашкач, әни Резидәне чакырып алды да: «Балам, Фирдүснең характеры җиңелләрдән түгел, әмма аның белән торырга була. Кызым, ир-ат тормышында ике тәрбия уза. Берсе – ана тәрбиясе, икенчесе – хатын тәрбиясе. Мин улымны хәлемнән килгәнчә тәрбияләдем, калганы – синең эш. Бер күлмәкне ай буе юмасаң да кия ул, һәр көнне юсаң да кия. Ирнең язмышы хатын кулында», – диде.
Әни дөрес сүз сөйли ул. Безне тәмле ашатып, матур киендереп, бозау урынына түгел, баһадир урынына күреп, хөрмәт итеп, яратып, матур гына яшәтегез әле, зинһар, хатын-кызлар», – дип сәхнәдән гүзәл затларга мөрәҗәгать итте артист.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/Bezd-n-bozau-yasamagiz-zin-ar-479482/
Читайте нас: