Барлык яңалыклар
Иҗат
1 октябрь 2020, 22:15

Күлмәк бәласе

Бу язны ялгыз каршы алды Фәния. Шуңа да күңеле гел боек. Һавада каңгылдашып очкан казлар да үзәген өзә, кояшы да бик саран җылыта кебек, яңгырлары да әллә нинди генә елак һәм шыксыз булып тоела аңа.

Парлы чагында да балда-майда йөзмәде, иркәләнеп яшәргә насыйп булмады аңа, ләкин ялгызлык анардан да кыен, анардан да хәтәр икән лә. Нинди эшкә тотынса да, иң элек Фатыйхы искә төшә. Шатлыгы булса да иң элек аңа җиткерү теләге белән яна, борчуын да уртаклашасы килә. Күп очракта ул нәрсә әйтер иде дип уйлый. Ни дисәң дә, 33 ел гомер бер сукмактан үтелгән. Һәрчак бер сулыштан суламасалар да, гел әйбәт чаклары гына күз алдына килә.
Танышулары да бигрәк кызык килеп чыкты шул аларның. Бер авылда яшәп, бер мәктәптә укып, клубларга бергә йөрсәләр дә, әлегә кадәр бер-берләренә игътибар иткәннәре юк иде. Аннан соң Фатыйх авылга сирәк кайтып йөрде. Читкә китеп урнашып, акча эшләде. Ә авылда яшьлек мәхәббәте көтеп тора. Кайткан чакларында ул Зөһрәләр капка төбеннән ерак китми иде. Бер кайтуында ул сөйгәненә бүләккә зур-зур кызыл чәчәкле күлмәк алып кайтты. Авылда аның Зөһрәсендә генә булсын әле дип уйлады. Кызганычка каршы, икенче кичтә кыз клубка чыкмады. Ә Фатыйх ерактан ук кайткан күлмәкне авылдагы Фәниядә дә бардыр дип башына да китермәде. Шулай итеп, егет кичке эңгер-меңгердә сөйгәне дип, Фәнияне озата кайтты. Өйләренә җиткәндә генә, ник бүген Зөһрә бу якка кайта икән дигән уйларын, Фәниянең борылып карап: “Абау, Фатыйх абый, кая барасыз?” - дигән сүзләре генә бүлдерде. Егет кеше ничек ярты юлдан борылсын да, ничек итеп кыз каршында сер бирсен инде, сүз арты сүз ялганып, алар шактый гына сөйләшеп торды. Менә шушы кичтә, алар күңеленең яшертен почмагында кечкенә генә бер очкын кабынды. Зөһрә бу кичтә ямансулап йоклый алмый ятса, Фәния күзенә мәхәббәт корты йокы кертмәде. Авылны дер селкетеп торган егетнең дә, ике кыз арасында буталып, хисләре чуалып калды. Озак та үтмәде, ул Зөһрә белән арасын өзеп, Фәниягә мәхәббәтен аңлатты. Авылдагы кичке хәбәрләр, иртә белән көтү куганда ук өскә калкып чыгып, телдән-телгә күчә. Фатыйх белән Зөһрәнең аралары суынуын белеп, Зөһрәнең якыннары сөенсә, Фәниянекеләр уйга батты. Кызларын төрле яклап үгетләп карасалар да, ризасызлыкларын белдерсәләр дә, ялгыш кына озатышулар балдак алмашу белән тәмамланды. “Күлмәк бәласе” дигән сүз тавыш чыккан көннәрдә ике йортта да еш кабатланды.
Фәния белән Фатыйх туй иткәндә ике көн тоташтан яңгыр яуды. Әллә тормышларының болытлы буласына ишарә булды бу, әллә Зөһрәнең күз яшьләре яңгыр булып җиргә сибелде, әллә Ана күңелендәге халәт табигать белән тоташты. Тик мәхәббәттән, шашкын хисләрдән исергән яшьләр моны мул торышка, ә кайнана йорты киленнең уңганлыгына юрады. Әнә шулай үзенчәлекле башланды яшь гаилә юлы.
Хәзер инде Фәния бу көннәрне сагынып та, яратып та искә ала. Парлы тормышның үзәкләренә үткән көннәре дә күп булды. Фатыйх күзен дә ачтырмыйча көнләште, чит ирләр белән түгел, хатын-кызлар белән сөйләшеп торуын күрсә дә, тавыш чыгарды. Ә үзен Зөһрәсе янына барып йөри, оныта алмаган икән дип сөйлиләр иде. Егет белән кыз чакта аңардан да йомшак, тәмле телле кеше булмаса, гаилә кору белән бу сыйфатлар юкка чыкты. Кул күтәрүләр дә, йокысыз төннәр дә күп булды. Балалар да тынычсызлыкның ни икәнен күңелләренә сеңдереп үсте. Шуңа күрә алар гаилә корырга ашыкмыйлар да инде.
Фатыйх авырый башлагач, хастаханә юлларында бик күп йөрделәр, савыгыр дип өмет иттеләр. Үзенең дә бик нык яшисе, балаларының тормышлы булуларын күрәсе, алдына утыртып оныклар сөясе килде. Өшкерүче, кәрт салучы, халык алымнары белән дәвалаучы әби-бабайлар юлын да күп таптадылар. Кайсыберләре эчүеңне ташла диде, кайсы ике елдан тереләсең дип ышандырды. Тик кәрт салучы Зоя әби генә аны кабул итәргә, ниндидер вәгъдәләр бирергә, өметләндерергә теләмәде. Кәртен ачып карады да, минем сиңа әйтер сүзем юк, улым, дип, тизрәк саубуллашу ягын карады. Мөгаен, ул инде аның үтәр юлының, эчәр суының бик аз калганын сизенгән булгандыр. Шушы вакыйгадан соң озак та үтми Фатыйх бетереп хәлсезләнде, урында калды. Шул хәлендә дә көне-төне яныннан китми үзен тәрбияләгән хатынын көнләшеп җанына тиде. Инде ямьле җәйләрне каршы алабыз дигән көннәрдә ул мәңгелеккә күзен йомды. Фатыйхны җирләгәннән соң этләре дә өрмәс булды. Ә кырыгын үткәргән көнне өйдән чыгып китеп югалды. Үзләре утырткан чәчәкләргә су сибәргә зиратка барган көнне кызлар этне кабер яныннан табып кайттылар. Күрәсең, хуҗасын югалтуны ул да бик авыр кичергән. Күпме генә тырышсалар да, этне алар өйләрендә яшәтә алмадылар. Тагын чыгып югалды. Һәм ул башка кайтып күренмәде.
Кайгы ялгызы гына йөрми диләр. Шушы җәйдә Фәнияләрнең мунчаларына ут кабып, ул урында көл өеме генә ятып калды. Аннан аягын сындырып, бик озак тернәкләнә алмый интекте хатын. Хәзер инде менә ялгызлыктан җанын кая куярга белми. Акрын гына яңадан тормышка кайтырга, яңача яшәргә кирәклеген ул белә. Балалары хакына барысына да әзер.
Фәнияне уйларыннан аралап, стенадагы сәгать тек-тек алга чаба. Гүя ул аңа үткәннәрне кире кайтарып булмаячагын, бары тик алга-алга гына атлап булуын искәртә.
Фото: artfile.me
Лилия Шаһиева.
Читайте нас: