Барлык яңалыклар
Иҗат
23 октябрь 2020, 13:15

Балам

Зилә баласын бик авыр тудырды. Бу кадәр дә газапларны кичереп, исән калгач, башка бер вакытта да бәби тапмаячакмын, дип ант итте ул үзенә. Көндез башланган тулгак кичкә көчәйде, төнен ул бөтенләй түзә алмаслык хәлгә килде. Булачак ана иреннәрен чәйнәп, кара озын чәчләрен йолыкты. Дөньядагы бар иргә ләгънәт укып, табибларны тиргәде.

Соңгылары исә, сау-сәламәтсең, кимчелекләрең юк, үзең табарга тиеш, дип, Зилә күпме генә ялварса да, операциядән баш тарттылар. Сабый иртәнге күлемдә дә туарга ашыкмады. Төш җиткәндә Зиләнең чын-чынлап хәле начарая башлаган иде. Моны смена алышынгач килгән яңа акушер-гинеколог сизде. Владислав Романович пациентның янә амбулатор картасын карап чыкты, баланың йөрәк тибешен тикшерде. Сабый чынлап та зур иде шул. Зилә үзе тапкан очракта да баланы имгәтү куркынычы юк түгел иде. Хатынны тиз генә операциягә әзерли башладылар.
-Юк, кирәкми миңа ул бала. Тизрәк котылдырыгыз мине аңардан. Ансыз гына яшисем килә, - дигән Зиләнең сүзләренә табиблар артык игътибар бирмәде. Тулгак белән газапланганда әйтеләр торган гадәти сүзләр дип кабул иттеләр. Ярты сәгатьтән Зиләне операция өстәленә салдылар. Ул ни куркырга, ни сөенергә белмәде. Анестезиолог аның авыз-борынына ниндидер маска кидерде, шәфкать туташы венасына укол ясады.
-Унга кадәр санагыз, - диде табиб шаяра катыш.
-Бер, ике, өч… , - һәм Зилә тирән йокыга талды.
***
-Зилә, уянабыз, уянабыз.
-Ул үзе сулыш ала инде, аппаратны алыгыз.
-Кан басымын үлчәргә онытмагыз.
-Әй, сез безне күрәсезме? Нидер әйтегез әле.
Зилә үзен һаман томан эчендә кебек хис итте. Ни булды әле аның белән? Ә-ә, ул бәби табарга тиеш иде, аны кесарево кисеменә алып керделәр. Димәк, ул котылган. Зилә акрынлап наркоздан чыкты.
-Мин өшим, миңа юрган ябыгыз, - дип бик авырлык белән генә чак әйтте ул. Теле дә, куллары да аны тыңламады. Ә аяк белән гәүдәсен аз гына селкетергә дә курыкты. Чынлап та, бик өши иде ул.
-Кара әле, үзен генә кайгырта торган әни булды бит бу. Кызчыгы өшеми микән, бер дә сорамый? - дип шаяртмакчы булды шәфкать туташы. Башта чынлап та шаярткан иде, ярты сәгать узгач та баласының хәлен сорамаган әни ак халатлыларда шик тудыра башлады.
Зилә тагын йоклап алды. Ул уянганда көн кичкә авышкан иде. Дежур табиб керде. Монысы инде хатын-кыз булды.
-Әнинең хәлләре ничек? - дип елмаеп эндәште ул, шул ук вакытта катетерны тикшерде, яраны карады. – Кызчыгыгыз бик матур, нәкъ үзегез, суйган да каплаган. Бүген әле бирмибез. Хәлегез әйбәтләнгәч, без сезне гомум палатага чыгарырбыз, бу бер-ике көннән булыр һәм шунда сабыегыз белән танышырсыз. Әмма беренче сөтне ничек тә имезергә кирәк. Ул сабый өчен бик тә файдалы. Күкрәкләрегез авыртса, һич көймәгез, димәк, сөт төшә. Иртәгә иртән акрынлап йөри башларсыз. Озак яту да файдага түгел.
Гадәттә, табиблар күп сөйләшми. Мондый җентекләп аңлаткан табибка күпләр сөенер, төрле сораулар биреп, җаваплар алыр иде. Ә Зилә, киресенчә, аңа ачу белән карап калды. Кичен шәфкать туташы шулпа кертте. Дус кызы Ләйсән китергән иде. Әнисе исән булса, ерак дип тормый канатланып очып килеп җитәр иде дә бит. Әти кешене мондый мәшәкать белән борчып буламы соң?! Икенче көн азагына Зилә гомум палатага күчте. Шунда ук сабыен китерделәр. Чынлап та көр генә бала иде. Авызын очлайтып, саташып йоклап ята.
-Сез аны җай гына уятыгыз, яңа туган бала күп йоклый, артыкка китсә, уятып имезергә кирәк, - дип шәфкать туташы Зиләгә ничек бәбине дөрес итеп тотарга, төрергә, имезгәндә ничек салырга өйрәтте. – Аны гел генә күтәрмәгез, сез операциядән соң. 4,600 авырлык белән туган бит ул. Сөбханалла!
-Ә минем сөтем юк имезергә. Сез аны үзегез генә алып китеп ашатыгыз.
-Ничек инде алып китеп? Сезнең шундый да затлы минутларны бергә кичерәсегез килми мени?!
-Юк, мин әлегә бик хәлсез. Йөрү түгел, борылып яту да авыр. Төнгә мин аны алып кала алмыйм. Зинһар, борчымагыз!
22 ел эшләү дәверендә Ритага мондый хәлләр белән дә очрашырга туры килде. Кайберләре үзгәреп китә, кайберләрен озаграк үгетләргә кирәк, бик сирәкләре баласыннан баш тарта. Рита уянып, имәргә сораган сабыйны төреп алып чыгып китәргә мәҗбүр булды. Зилә икенче, өченче көнне дә имезергә баш тартты. Сөт төшмәс өчен Ләйсәннән махсус дару китертте, түшләрен кысып бәйләп йөри башлады. Моны шәйләп калган санитарка табибка әйтми булдыра алмады.
Зилә чираттагы күке-әни иде. Ул беркемне дә тыңларга, ишетергә теләмәде.
-Алай булгач, баланың әтисе белән сөйләшергә телим мин, - диде табиб.
-Ә аның әтисе юк. Әтисенә кирәкмәгән бала, миңа да кирәкми.
-Соң бит сез әни. Бүген булган ачуыгыз, үчегез белән генә эш итмәгез. Бәлки сезнең бәхеткә туган сабыйдыр ул?! Ни йөрәгегез белән аны калдырып чыгып китәрсез? Төннәрен төшегезгә кереп елатмасмы? Олыгайган көнегездә газап утларында янмассызмы?
Табиб сүзләре бушка булды. Зиләнең йөрәгендә әни хисе кабынмады. Ул сабыеннан баш тартты.
***
Авырга узганын белгәч йөргән егете суынды шул Зиләгә. Күрәсең, үзеннән берничә яшькә кечерәк егет моңа әзер булмаган. Өйләнәм, дип алдатып йөри торгач, берничә ай вакыт үтте. Табиблар бала төшерүгә вакыт узган диде. Ә Руслан өйләнмәде. Еракка эшкә чыгып китте. Китүе, китү булды. Шул көннән алып Зилә карынындагы сабыен күрә алмаслык хәлгә җитте. Барысына да ул гаепле кебек тойды. Вакытында исәпкә басмады, табиб кушканнарын үтәмәде. Ә бит шулай да дөньяга сау-сәламат бала тапты ул. Ходай биргән иң зур бүләктән баш тартуын ул аңламады.
Көн артыннан көн узып Зилә бу хәлләрне бик тиз онытты. Юри генә дә, кызым кайда икән, дип уйлап карамады. Элекке эшенә кайтмады. Тормышны яңа биттән башлагач, барысы да яңа булсын, диде. Бер сәүдә үзәгенә менеджер ярдәмчесе булып урнашты. Менә шунда инде ул Коля белән танышты. Кибет идарәчесе булган Николай Леонидович 35 яшьлек буйдак ир иде. Тыныч, ипле генә сөйләшә, үз эшен конфликтларсыз гына тәртибен белеп башкара, хатын-кызга карата һәрчак игътибарлы. Ишекне ачып кертә, пәлтәләрен алып бирә, тәмле итеп кофе ясап чыгара. Зилә мондый ирне үз гомерендә дә күргәне булмады. Ничек мондый асыл затны әлегә кадәр «каптырмаганнар», дип уйлана башлады. Өметләнеп, фантазияләргә бирелеп, дуслыгын ныгытты. Ә бер ел үтүгә алар язылышты. Зилә, ничек үзеңә карата алдың син аны, ул бит моңа кадәр бер кемгә дә эремәде, дип сораулар белән йөдәткән иптәшләренә горур гына, ә бу үзе бер сәнгать, ул һәркемгә дә бирелми, дип җавап бирде.
Беркөн ул Ләйсәнне гаиләсе белән кунакка дәште. Дуслар балконда бик озак сөйләште:
-Урыс ирләре хатын-кызга карата чынлап та итагатьле, игътибарлы була икән. Безнең кырыс татар мужиклары түгел инде. Ләйсән, белсәң иде мин ничек бәхетле!
-Кара син аны, кычкырып әйтмә. Я күз тияр. Коля чынлап та йомшак, тәртипле холыклы, менә син генә кырыс. Характерыңны бик күрсәтмә инде. Түзәр , түзәр дә…
-Юкны сөйләмә, Ләйсән, Коля минем өчен утка-суга керергә әзер. Ул минем хәзер уч төбемдә.
Теге хәлдән соң ничә ел үтсә дә, аларның бер тапкыр да Зиләнең кызы хакында сүз кузгатканнары булмады. Ләйсән бу юлы батырчылык итте.
-Зилә, ә син Коляга теге хәлне сөйләмәдеңме?
-Син нәрсә Ләйсән, акылыңнан шаштыңмы?
-Бәлки Коля аңлар, сез кызыңны эзләп табарсыз. Әллә кайда еракта түгел, үзебезнең шәһәрдәге балалар йортындадыр инде ул.
Сөйләшү килеп чыкмады. Дуслар ачуланышып саубуллашты.
***
Ә Ходай Зиләгә икенчегә бәби бүләк итәргә ашыкмады. Аллаһ та шикләнгәндер, күрәсең. Өч ел узды. Алар һаман икәү. Баштарак, үземнең авырга каласы килми, ныклап аякка басыйк әле, дигән булса Зилә, соңрак үзе дә уйга кала башлады. Табибка да күренделәр, давалану курсы да уздылар. Белгечләр артык сәбәбен дә тапмады. Ә ир белән хатын арасында мөнәсәбәт көннән-көн суынды. Эчтән көйсә дә, Зилә хисләрен тышка чыгармады. Сер бирми яшәргә өйрәнгән иде ул.
-Кырыкка җитәбез бит инде Зилә, миңа бала кирәк. Әллә балалар йортыннан алабызмы соң. Бәлки Ходай да безгә йомшарыр, -дигән иренең сүзләренә Зилә эсселе-суыклы булып китте. Күпмедер вакыт авызын да ачып сүз әйтә алмады. – Зилә, мин сиңа дәшәм. Аңлыйсыңмы, миңа бала кирәк. Әти-әни алдында да кыен. Яшәрмибез, үзең аңлыйсың.
Зилә ул кичне аерым йоклады. Тик күзенә йокы кермәде. Беренче тапкыр ул ундүр ел элек ташлап чыгып киткән сабыен уйлады.
-Ундүрт ел! Никадәр гомер үткән?! Аның кызына 14 яшь. Димәк, ул инде яшьүсмер. Кайда икән ул? Кемнәр кулында тәрбияләнә? Әллә һаман балалар йортындамы? Кемгә ошап үсте икән, кабәһәт Руслангамы, Зиләгәме? Ялгыш кына урамда очратсам, таныр идем микән мин аны? Бәлки күргәнмендер дә, шәйләмичә узып киткәнмендер. Кара әле, табиб, олыгайгач газап утларында янмассыңмы, дигән идеме әле? Әллә шул газаплар башымы бу?
Зилә иртәгәсен авырып торам, дип эшкә бармый калды. Колясы чыгып китү белән ул да торды. Тиз генә җыенып такси чакыртты. Шәһәрләре зур. Зилә белүенчә монда бер сабыйлар һәм ике балалар йорты бар. Бер көн эчендә әйләнергә була. Сабыйлар йортына барып торасы юк, беренче балалар йортына китте ул. Тик керергә кыймады. Кереп нәрсә дисен соң ул? Зилә бит кызының исемен дә белми. Исем генә дә бирмәде бит ул аңа. Барлык белгән мәгълүмат ул кыз моннан 14 ел элек, 14 сентябрьдә дөньяга килде, авырлыгы 4600 иде. Озак торды ул капка төбендә. Менә бертөркем бала уйнарга тышка чыкты, алар кечерәкләр иде. Шулай шул, 14 яшьлек кыз кәккүктә атынып уйнамас. Соңырак икенче төркем баланы автобус белән кайдадыр алып киттеләр. Алары зуррак иде. Зилә һәр кызның йөзенә текәлеп карарга тырышты. Күзләре яшьләнү сәбәпле, аерым-ачык күрә алмады. Беренче тапкыр аның бәгыре телгәләнде. Бу тулгак тотудан мең кабат авыр иде. Дөнья яңгыратып, «Кызым!» дип кычкырасы килде. Тавышы чыкмады.
Икенче балалар йорты янында ул озак басып тора алмады. Сакчы куып җибәрде аны. Полиция чакыртам, дигәч, Зилә куркып читкә китте.
Гаиләне бөтен иткән, ир белән хатынны күренмәс җепләр белән бәйләгәне – бала ул. Тагын өч ел яшәде дә яшәмәде дә алар. Ә бер көн килеп Зилә ире белән аерылышырга ризалыгын белдерде.
-Коля, тормыш корабыбыз комга утырды. Үзең аңлап торасың, алга таба да болай яши алмыйбыз. Инде өметне өзәргә кирәк – мин бәби таба алмаячакмын. Ә синең әле барысы да алда. Ничек кенә булса да безгә бу урында нокта куярга кирәк. Икебезнең беребез булса да бәхетле булырга тиеш. Каршы килсәң, мин барыбер чыгып китәчәкмен. Дошманлашмый гына аерылышыйк. Гаиләң тулы булсын. Бу – Ходай тарафыннан миңа җибәрелгән сынау. Сиңа да өлеше тигән өчен гафу ит.
Фатир Зиләгә калды. Коля үзе шулай теләде. Бер чемодан белән чыгып китте ул. Шәһәрдә башкача күренмәде. Җиде елдан соң очрашты алар. Коля хатыны һәм улы белән кибеткә кием-салым алырга керде. Бу Ләйсәннәрнең кибете булып чыкты. Ләйсән дә шунда иде, тик ул Коляга күренмәде. Тиз генә Зиләгә шалтыратты. Зилә йөгереп килеп җиткәндә алар машинага утырып яталар иде.
-Күрдеңме?
-Күрдем, Зилә.
-Чын улмы?
-Чынлап.
-???
-Бик бәхетле иде синең Коляң.
-Димәк, дөрес эшләгәнмен.
Зиләгә дә күз атучылар аз булмады. Ләкин ул бервакытта да кияүгә чыкмаска ант итте. Үзе кылган хатада башкаларның гаебе юк иде. Ул аны үзе күтәрергә тиеш.
***
Еллар үтә торды. Зилә дә 50 яшен каршы алды. Шул 50 яшен бик көтте ул. Тормышында ниндидер уңай үзгәреш булыр сыман тойды. Яхшы якка булмады шул үзгәреш. Иртәгәсен ул кайгылы хәбәр алды: авылда әтисе үлеп киткән. Бахыр карт су алган җирендә кое төбендә җан биргән. Ярый күршесе шәйләп калган. Әтисен җирләп, эшләрне төгәлләгәч, Зилә күршеләренә күчтәнәчләр таратты. Кара сана, Алисә апа белән Вениамин абыйларда күпме бала, оныклары кайткан, күрәсең, аларга да күчтәнәч өләшим әле, дип тәм-томнар җыеп, Зилә бакча артындагы күршеләренә юлланды.
-Саумы, Алисә апа, ай-һай ишәйгәнсез. Ничә тапкыр зүрнәй-зүрәтәй булдыгыз инде?
-Ике генә тапкыр әле. Калган өчесе үзебезнеке.
-Ничек инде?
-Менә шулай, Зилә, балалар үсеп читкә чыгып китте. Аларсыз тормышыбыз бушап калды. Вениаминым бер якта боек йөри, мин икенче якта. Уйлаштык та, бала алырга булдык. Берне генә алырбыз дигән идек, өчәү булып китте. Абыйлы-сеңелле булды. Аларны аерырга кушмадылар. Икесен алырбыз дигән идек, Исламыбыз елап басып тора. Алар Эльмир белән бик дус булганнар икән. Калдырырга батырчылык итмәдек. Ничек инде икесен алып, өченчесен рәнҗетеп калдырабыз. Менә шулай, баедык та киттек. Балалар да каршы булмады. Ходай Тәгалә ярдәмен бирә ул. Аның карамагы дөньябыз җанланды, ямь керде. Үзеңне кем өчендер кирәк дип хис итү бик тә бәхетле ясый. Ә ятимнәрне юатсаң – икеләтә. Әйдә, Зилә узып җибәр. Хәлләреңне сөлә. Бик күптәннән күренгәнең юк.
-Узарга вакытым юк, Рәхмәт Алисә апа. Мин гел шулай ашыгам инде. Сезгә күчтәнәчләр генә керткән идем.
Зилә беркая ашыкмаса да, тиз генә чыгып китү ягын карады. Монда күргәннәр, ишеткәннәр әллә ни эшләтте аны. Зилә шуны аңлады: тормышны яңадан башлап булмый, әмма аны башкача дәвам итәргә була.
Иртәгәсен ул күрше әбисенә хәер биреп, балалар йортына юнәлде. Тагын бер айдан, документ эшләрен төгәлләгәч, үзенең балачагындагы кебек кап-кара чәчле өч яшьлек кыз алып кайтты. Зилә Регинаны үзенең оныгы икәнен белмәде. Фәкать, аны Ходай Тәгаләдән башка беркем дә белми иде.
Әлфия Сәлимгәрәева.
фотоYouTube
Читайте нас: