Барлык яңалыклар
Иҗат
23 Май 2022, 12:20

Әстәгъфирулла…

Бала-чага акылы керсә дә, картның теге дөньяга күчәсе килми иде әле. Картая башлагач та янына килеп-китеп йөрүче фәрештәләр аңа «бәби акылы» керүен язып куйды

Әстәгъфирулла…
Әстәгъфирулла…

Бала-чага акылы керсә дә, картның теге дөньяга күчәсе килми иде әле. Картая башлагач та янына килеп-китеп йөрүче фәрештәләр аңа «бәби акылы» керүен язып куйды һәм аның барча гөнаһлары да гафу ителде. Бер-ике тапкыр Газраил дә килеп хәлен белде. Сөяккә калган озын бармакларын селтәп, күзенә күренгән һәрнәрсәгә, кит, кит, дип чәбәләнеп куып җибәрергә көч тапты карт. Алырга килделәр, дип, берничә тапкыр өйдәгеләрне ярдәмгә чакырды. Үләрмен инде, дип, ятакка менеп ятуына еллар үтте. 100гә җиткәндә безнекеләр кисәк китә, дип, берничә тапкыр бар балаларын җыеп авырайганын белдерде. Ясин шәрифе укырга булгач, әлегә кирәкмәс әле, дип кире какты. Ул үзенә дога укыганнарын бик өнәп бетерми, болай гына жәлләтеп, авырткан җирен тоттырып карарга гына ярата иде. Янында бөтерелеп, әш-мәш килгән балаларының күбесе картаеп, гүр иясе булды. Калганнарының исә үзләренең кыймылдар хәле юк, әмма әткәй кадерле, аны чир сөйләп борчу килешмәс, дип берсе билен, икенчесе башын тотып булса да түзделәр. Әтиләренә бала булсалар да, алар үзләре дә 70-80не куа иде.

Әмма беркем дә мәңгелеккә тумаган, Газраилдән беркем дә качып котыла алмый. Бабайның авызларын тәмләп манный боткасы ашап утырган чагында Газраил фәрештә янына килеп: «Әйдә, вакыт җитте», – дип, үзе белән алып китте. Туган-тумачасы күбесе үлеп беткән, көтәсе кеше юк, дип, аны иртәгәсен үк җир куенына салдылар.

Җир капкачын ябу белән янында ике фәрештә пәйда булды. Олы яшьтәге бабайга бик бәйләнеп бармадылар. Шулай да, пәйгамбәрең кем, дигән сорау яңгырагач, укырга белмәгән малай сымак, м-м-м, дип бик озак кына уйлый торгач, күршесенең исеме исенә төшеп, Мөхәммәт, дип әйтеп салды. Менә бит, кирәк буласын белсә, өйрәнгән булыр иде. Ышанмады шул, гомер буе ышанмады теге дөнья барлыгына, сорау бирәселәренә. Менә хәзер җавап тот инде! Шуннан аны, «бәби акылы» кереп, бар гөнаһлары юылган, дип, гәүдәсеннән аерып, рухын күккә мендереп җибәрделәр. Анда да күк җиде катлы икән. Ул фәрештәләрнең күплеге, күзең камашыр! Монда хур кызлары, кәүсәр чишмәләре кайда икән соң, дип уйларга өлгермәде, тагын сорау алырга тотындылар. Сорау да түгел, нотык сыман аралашу иде бу. Беренче сораулары: «Ни өчен айнымыйча аракы диңгезендә йөздең? Бар бозыклыгың шуннан киткән бит: бурычка да чумгансың, исерек килеш хатыныңны рәнҗеткәнсең, зина да кылгансың – гөнаһларыңның чиге юк». Уф, диде карт, гомер буе, ник эчәсең, дип аптыраталар иде, монда да шул ук икән, дип уйлап куйды. Үзенең исемен ишетеп, аның янына сасы исле җанвар кыяфәтендәге «Уф» килеп басты. Чыдый торган түгел янында, әмма китеп булмый беркая. Берникадәр сасы ис иснәп торгач: «Тәүбә итәм», – дип кычкырып җибәрде карт. «Ярый, сине хәзер икенче катка мендерәбез», – диделәр. Анда да шундый хәл: тик тагын да коточкыч икән – монда картның үткән тормышы күз алдыннан үтте. Балачагы, тәпи киткәне, үсмер еллары, фашистларга каршы барганына кадәр. Алай гына түгел, шул минутта нәрсә уйлагансың –шул уй да бар. Лә хәүлә вә лә кувәтә, дими чарасы калмады картның. Бу сүз фәрештәләргә яхшы тәэсир итте шикелле, башка шелтә булмады.

Йөри торгач, әллә кайчан дөнья куйган күршесен очратты. Ул 50 яшендә үк монда килгән кеше. Дөньялыкта, 50гә җит тә, кит тә бар, дип тели иде – теләге кабул булды. Анысы яхшы булды, чөнки күпме дөньяда озаграк яшисең, шулкадәр гөнаһка батасың бит. Монда гөнаһларның списогы дилбегә буе: кеше сөйләү, тикшерү, зина кылу, сүгенү, урлашу, алдашу, каргашу, хәтта кешене артык мактап сөйләү дә гөнаһ. Телең, күзең, бармакларың, кулларың, аякларың, уйларың һәм тагын бик күп әгъзаларың аерым-аерым җавап бирергә тиеш икән. Шулчак картның күзаллары караңгыланып китте: списоктагы гөнаһларның яртысыннан күбесен кылган, ләбаса. «Анда тагын кечкенә хәрефләр белән аска язылганы нәрсә?» – дип сорый карт күршесеннән. Анысы: «Әстәгъфирулла, дип тәүбә итсәң, гөнаһлар язылмый кала», – дигән. Юк, әйтмәде шул карт, андый сүзне әйткәне булмады. Гел үз-үзен генә уйлап йөрде, балаларын каргады, хатынын яманлап сөйләде, аламалык эшләгәнен кызык итеп кешегә дә сөйләргә ярата иде әле. Белсә соң, сөйләр иде мени? Авызын кулы белән каплар иде бит, саңгырау һәм телсез булыр иде.

Алар сөйләшеп торган арада авылда указной мулла булып торган Вәли күренде. Йөзе тулган ай кебек балкый, рәхәттә яши кебек. «Агай-эне, сиңа да вакыт җиткән икән, бик мәслихәт», – дип сәлам бирде ул картка. «Синең үзеңнән соң дога кылып, хәер бирүчеләрең калдымы соң әле фани дөньяда?» – дип сорап куйды. Анысын да уйламаган икән бит, ахирәткә күчкән мәрхүмгә исәннәр тарафыннан укылган дога-шәрифләр ризык булып баручы, караңгылыкны яктыртучы, бер генә адым булса да җәннәт ишегенә якынаю чарасы да икән әле. Балаларын өйрәттеме соң ул дога укырга, үзе үрнәк итеп бер кәлимә Коръән Шәрифе укыдымы? Бәлки балалары үзаллы укынадыр, иманлы булып исләренә төшсәң ярый ла.

Монда әллә кайдан ярдәм өмет итеп булмый, бер киткәч кире кайтарып та җибәрмиләр. Карт моны бик соң аңлады. Ә гамәл дәфтәрен кайсы кулына бирерләр: уңынамы әллә сулынамы? Соңлый күрмәгез, иманга килегез, монда барсын да тикшерәләр, дип балаларының төшенә керде ул. Һәм яхшылык эшләгәне өчен сөенеп куйды.

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: