Барлык яңалыклар
Иҗат
1 август 2022, 10:10

«Гомерем буе сине көттем, әни...»

Теңкәсенә тигән чакларында базга төшереп, баз ишеген ябып куя.

«Гомерем буе сине көттем, әни...»

Иҗат

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Хәйдәр авылдан чыгып киткәндә аңа нибары 18 яшь тулган иде. Урман белән уратып алган кечкенә авылда туган егет армия сафларында хезмәт иткәч, авылга кире кайтуны хуп күрмәде, шул төбәктә эшкә калды. Баһадир гәүдәле Хәйдәр кулында эш янып торды.

Донбасс, Крым якларында дөнья күреп йөргән вакытында танышты ул Елена белән. Хәйдәргә үзенең гомерен багышларга әзер зифа буйлы, аяз күк йөзедәй зәңгәр күзле украин кызы аңа игез бала бүләк итте. Кызларын Чулпан, улларын Альфред дип атадылар.

Ныклап кына яшәп китәр җирләре булмаганлыктан, Хәйдәр Башкортстанга кайтырга тәкъдим иткәч, Елена, ике дә уйламый, риза булды. Авылга, станцадан каршы алыгыз, дигән хәбәр вакытында килеп җитте. Поезддан төшүләренә аларны ат җигеп килгән авылдашы каршы алды. Язгы ташкыннар ташыган вакыт, елгалар ургылып ага. Танып елгасын чыкканда арба су астында калып, андагы төенчекләр суга агып китте. Әнисе кулындагы биш айлык Альфред та суга чумды. Бала күздән югалганчы, яшен тизлегендә суга чумып Хәйдәр аны тотып калды. Мең михнәтләр белән авылга кайтып керделәр. Салкын тияргә өлгергән баланы эссе мунчада юдылар. Икенче көнне аның үпкәсе кабарып, җир куенына салдылар. Салкын вагонда кайтып Чулпанга да суык тигән. Әмма аны дәү әнисе үләннәр белән дәвалап, кәҗә сөте эчереп аякка бастырды. Читтә йөреп, кулына акча тотып караган Хәйдәр авылда хезмәт көненә эшләп йөрүне хуп күрмәде. Яшь баланы әнисе янында калдырып, эш эзләп, читкә чыгып китте алар. Елена аш-суга да, кул эшләренә дә, чигү чигәргә дә бик оста иде. Күп тә үтми ул тагын авырга узды. Баланы үз ягыңда тап, дип, аны поездга утыртып озатып калды Хәйдәр. Әллә аралары суынган, бәлки бер-бер хәл булгандыр – бала үле туып, бик озак вакыт үткәч кенә Елена кабат авылга кайтырга җыенды. Ул арада инде Хәйдәр белән аралар өзелгән, күрәсең. Авылда ирен күпме көтсә дә, ул кайтмады. Әбисе татарча, әнисе русча сөйләшеп, Чулпанның теле «мама» дип ачылды. Әнисенә охшап зәңгәр күзле, ак йөзле булган курчак кебек бу баланы яратып туймадылар. Әмма әнисе юлга җыенып бетүгә бала бик каты авырый башлады. Әнисе аны тагын калдырып китәргә мәҗбүр булды. «Я тебя обязательно заберу», –диде ул аңа. Салкын кышта кайнар яшьләренә чыланып станцага юлланды. Кыз исә әтиледән әтисез, әниледән әнисез булып дәү әнисе карамагында калды.

Авылда гомер кичергән Шәмсебануның ире сугышка китеп хәбәрсез югалды. Балалары бер-бер артлы яхшы тормыш эзләп читләргә китте. Шулай итеп, Чулпан дәү әнисенә бер яктан юаныч, икенче яктан имгәк булып торып калды. Кызның балачагы шушы авылда үтте. Юл буенда үскән агачларга ышыкланып, юлчыларны күзәтеп, әнисе кайтуын көтте ул. Ятрак хатын-кыз күрсә, каршысына йөгерә иде. Күпме генә өметләнеп, күзләрен талдырып көтсә дә, әнисе кайтмады. Шулай хыялланып, дөньясын онытып йөреп соңлап кайткан чакларында арт санына дәү әнисенең акыл чыбыгы да төшә иде. Бала гына булса да, ул аны сабырлыкка өйрәтте. «Сабыр булсаң, бәхетле булырсың, балам», – ди иде дөньяда агын да, карасын да күргән әбисе. Теңкәсенә тигән чакларында базга төшереп, баз ишеген ябып куя. Кыз дөм караңгыда тубыкларын кочаклап утыра. Кычкырмый да, еламый да, кайчан чыгара – шунда чыга. Кайвакыт аны онытып бик озак базда тотканы да булгалады. Жәлләми иде ул оныгын, авыр тормыш күңелен катырган иде карчыкның. Кечкенә, дип тормый өлкәннәргә кушкан йомышларын башкарырга куша иде. Бервакыт урман аша күрше авылга шикәр алырга җибәрде ул аны. Басу капкасы янына утырып, Ходаем, җәнлекләр, яман кешеләр очрамаса ярар иде, дип кечкенә кулларын күккә төбәп, теләк теләде нәни кыз. Кулына чүпрәк букчасын йомарлап, куе урман эчендәге сукмактан атлады. Кирегә кайтып авылны күргәч, исән-сау әйләнеп кайттым бит, дип сөенде. 1973 елда көз көнне кар явып, ашлык басуда калды. Чулпан да дәү әнисе белән басуга йөрде. Ашлыкны кардан арчып көлтәгә бәйләп арбага салалар, трактор җыеп йөри. Шул елда кыш буранлы, салкын булды. Тышта буран котыра, җил сызгыра, өйдә җылы тормый.

Дәү әнисе төнлә чоланга утын алырга чыккан җирендә «мама» дигән тавыш ишетте. Әстәгъфирулла, колагыма ишетеләдер, дип куркып китте ул. Сак кына утыннарын кулына сала, шул чак тагын «Мама» дип эндәшә аңа берәү. Бәй, киленнең тавышы түгелме соң, дип ишеген ачса, күтәрмәдә күшегеп беткән хатын утыра. Куеда станцасыннан җәяүләп кайтып егылган бичара киленне кайнәсе җитәкләп өйгә алып керә. Әллә нинди авыллардан урап, урман-кырларда адашмый ничек юл тапкан? Баласын күрү теләге канат куйгандыр аңа, фәрештәләр саклагандыр. Самавыр куеп чәй җылытканчы ул «доченька моя» дип, татлы йокыга талган кызын кочаклап, үзе дә изрәп күзләрен йомды. Чулпан уянуга янында әнисен күреп аптырап китте. Ә бит ул һәр көнне әнисен көтеп яшәде. Кем килеп керсә, шуны, әни, дип кочаклый торган иде. Дәү әнисе исә:«Чулпанның әниләре күп инде аның», – дип сагышлы елмая гына иде. Елена уянгач баланы алырга кайтканын әйтте. Бераз вакыт үтүгә ул тагын юлга җыенды. Инде бу юлы күз нурын алып китәргә дигән катгый карар белән кайткан иде ул. Тик язмышлардан узмыш юк, дигәндәй, Чулпан тагын авырып китте. Каты итеп ютәлли, тәне ут кебек яна. «Юк, килен, мондый хәлдә баланы җибәрмим, юлда үлеп харап булырсыз. Насыйп булса, тагын кайтырсың», – дип озатып калды аны кайнәсе. Шул китүдән әнисе посылкалар салды, табак-табак хатлар язды. Укырга-язарга белмәгән дәү әнисе авылда белемле кешеләрдән яздырып җавап сала торган булды. Бераздан ул посылкалар да, хатлар да тукталды. Ә Хәйдәрдән бер хәбәр дә юк. Ул үз тормышы белән яши иде. Чулпан укырга керде. Ятимәне кем өйрәтсен уку-язуга? Ләкин ул иптәшләре алдында сер бирмәскә тырыша. Шул көннәрдә аның төшенә бер кызыл яулыклы кыз керә, ул аны хәреф танырга өйрәтә. «Дәү әни, мин төшемдә бер кыз белән укырга өйрәнәм», – ди ул әбисенә. «Әстәгъфирулла, төшеңне чыгып баганага сөйлә», – дип әфсен-төфсенен укый дәү әнисе. Кушкач, тыңламый чара юк. Чулпан бик боегып кына урам баганасына төшен сөйли, шуннан ул кыз бала аның төшенә башка керми.

Мәктәп еллары тиз үтә. Чулпан да инде чибәр булып үсеп килгән кыз бала. Шул елларда авылга әтисе кайтып керә. Чыгып китеп эчеп кайта да, лыгыр-лыгыр чәйнәшеп йөри. Кич яткач кызын янына чакыра. Үз кызын хатын итәргә ниятләгән ирне кыз шундук аңлап алды. Су эчәсем килә, дип ычкынып китте ул аңардан.

Ә 15 яшендә дәү әнисе кисәк кенә авырып үлеп китте. Шул көннән Чулпан мәктәп интернатында яши башлады. Сыйныфташлары ялга кайтып киткәндә бер бүлмәдә ялгызы кала. Кайчагында төннәрен йокламый тулган айга карап, уйларга чума иде. Уку елы тәмамлануга, җәйге айларда бездә яшә, дип, аны бер укытучы үзләренә чакырды. Яшь гаиләнең өч яшьлек улларын карарга кеше кирәк иде. Укытучы апаның ире дә Чулпанга күз салгалады. Җае килгән саен биленнән кысып ала, күз-баш уйнатып кына тора. Бер мәл яшь балаларын калдырып кунакка киттеләр. Зур бакчаны да, бәләкәй бакчаны да ута, тегене болай ит, монысын эшләп куй, дип бик күп итеп эш кушып куйдылар. Кайтуларына барсын да башкарып чыгарга өлгермәгән кызга хуҗалар күтәрелеп бәрелде. Әле бит аның карамагында өч кенә яшьлек бала да бар, ничек җитешмәк кирәк. Чулпан бу гаиләдән китүне хуп күрде. Күрше авылда әтисенең бертуган апасы, 11 бала табып берсе генә дә исән калмаган Зөмәрә гаиләсенә барып керде ул. Аларны кече яшьтән үк, папа-мама, дип үскән Чулпан шушында күңеленә тынычлык тапты. Яшь чагында шайтан өермәсе уртасында калган апасының вакыт-вакыт җеннәре кузгалып, кызып китә торган гадәте бар иде. Кайчагында кыз да кул астына эләгеп китә. Чулпанның да тәмам яшәүдән бизгән чаклары күп булды. Мама, минем дә болай яшисе килми, дип, урманга карый атлады ул. Бизгәгеннән арынган апасы аның юлына аркылы төште. Инде җәйләр үтеп, тугызынчы сыйныфка укырга барырга вакыт җитте. Белем көнендә бер төркем кызларга ияреп, Чулпан да мәктәпкә килде. Иптәш кызлары белән класстагы буш парта артына кереп утырды. Сыйныф җитәкчесе укучылар белән таныша, бер бала артык. «Син кем, кайдан килдең, ник документларың юк?» – дип сорашты ул арткы партада утырган кыздан. Шулай итеп, сыйныф җитәкчесе аны үз классына кабул итеп, исем-фамилиясен журналына язып куйды. Укулар рус телендә бара, ә ул авылда татарча укып килде. Бик авыр бирелде аңа рус теле. Ә хезмәт дәресендә аңа укытучы апасы икелене тезде генә. Итәк тегәргә материал алып килергә кирәк иде. Ә материал кайдан табарга? Бер көн гарьлегеннән елап кайтып керде ул өенә. Мамасы каяндыр бер чүпрәк кисәге табып бирде. Икенче дәрестә итәк әзер иде инде.

Авыл район үзәгенә ерак түгел, көндә җәяүләп укырга йөриләр. Кышкы салкын төн. Зөмәрә апасы:«Йоклап калганбыз, мәктәпкә соңга каласың, бар тизрәк», – дип аны озатып калды. Авылны чыгып бераз баргач, төн караңгылыгын ерып, аның каршысына ап-ак ат килеп чыкты, үзе зур, яллары җилфердәп тора. Чанасы да бар, әмма кеше-мазар күренми. Балачактан бернидән дә курыка белмәгән Чулпан азрак читкә чыгып карап калды. Әле олыгайгач та күзенә күренгән ул атның матурлыгына исе китеп, сокланып туймый ул. Мәктәпкә барып җитсә, беркем юк – ишекләрендә йозак. Таң атканчы, мәктәп ачылганчы урамда вакыт үткәрде ул. Дәрестән соң өенә кайтып кергәч апасы, син исәнме ни, балакаем, дип каршы алды аны үз ялгышын аңлап.

Мондый могҗизалы хәлләр аның тормышында еш кабатланды. Гомер буе әнисен күрергә тилмергән кыз аны төшләрендә күрде. Ә бервакыт инде мәктәпне тәмамлап чыгып киткәч була бу хәл. Аның юлында бер күрәзәче очрый. Бу ападан әни турында сорасам белер микән, дип уйлый Чулпан. Белемче хатын, аның уйларын укыгандай:«Син гомер буе әниең турында хыяллангансың, аның тереме, юкмы икәнен әле дә уйлап торасың», – ди. Һәм кулына бер яулык сорап ала. Аны кулына урап нык итеп тоткан күрәзәченең чигәсе буйлап күз яшьләре ага башлый. «Бу минем күз яшьләре түгел, әниеңнең күңеленнән килгән сагыш тамчылары. Әниең диңгез буенда яши, аның сине уйламаган көне юк, ул сине озын чәчле итеп күз алдына китерә, чәчеңне кистермә», – ди күрәзәче. Тормышта шаккатыргыч хәлләр була бит ул, исләсәң, исең китәр.

Кайлардан гына эзләмәде ул әнисен. Элек әтисе белән Украина җирләреннән эзләтте, әмма эзенә төшә алмады. Хәтта украинкалар нинди була икән, дип, шул якка да барып кайтты. Һәр очраган олы апаларның күзләренә, йөзләренә тутырып карап әнисе чалымнарын эзләде. Әнисен сагынудан йөрәге сыкрады. Бәлки берәр җирдә очрар, бәлки кемдер аны беләдер, дигән өмет яшәде аның күңелендә.

Табигатьнең бер гөнаһсыз баласына тормышта чынга аша торган төшләр керә. Еллар үтеп инде үзе әни булгач, авырып дәваханәдә пычак астында ятканда да аның турында уйлый ул. Ә бер төнне зәңгәр күктән болыт арасыннан аңа ак йөзле бик матур апа карап тора, ә чигәләреннән кайнар яшьләр тама. «Мама, минем мама», – дип ачынып кычкырган тавышына уянып китә ул. Әйе, аның әнисе күкләрдәдер хәзер, аларга бу дөньялыкта очрашып сөйләшергә насыйп булмады. Нинди үкенечле язмыш, ятимлек ачысы.

Ә төшләрнең иге-чиге юк, операциядән соңгы көннәрдә күкләр ачылып анда Хызыр Ильяс барлыкка килә. Аның кулында көмеш кылыч. Ул ниндидер хәрәкәтләр ясый һәм Чулпанның күңеле чистара, имеш. Чынлап та бу төштән соң аның күңеле азрак тынычлана, бу тормышта үтәргә тиеш булган юлны үтәмдер, дип язмышына буйсына ул. Шуңардан соң аның кулында кешеләргә тәэсир итә торган сихәтле дәвалау көче барлыкка килә. Төшләрендә аның чит планета кешеләре белән аралашуы да бер могҗиза. Тормыш иптәше белән күпләп бал кортлары тота алар, бакчаларында оҗмах бакчасыдай алма, чия, грушалар, төрле-төрле чәчәкләр үстерә хуҗабикә. Төшендә менә шул агачлар утырган җирдә тәрилкә әйләнеп йөри, аннан кешеләр төшә, сөйләшәләр. Чулпанның авыр минутларында, иң кыен читен, авырган, интеккән вакытларында ярдәмгә килә алар. Шулвакытларда ул тәненә җылылык кергәнен сизә, монысы аларның яшәү көче бирүләредер, бәлки. Кызның, эх, мин бер чит планетага барып кайт иде ул, дигән хыялы да төшендә тормышка аша. Чит планета кешеләре аны тәлинкәгә утыртып айга алып менәләр. Бар нәрсәне күрсәтеп йөриләр. Ә соңгы төшендә, без китәбез, кирәк булсак, чакырырсың, ди аңа көмештән киенгән, буе ике метр чамасы булган хатын-кыз. Төшләрендә кергән чит планета кешеләренең барлыгына ышана, аларның ярдәмен тоя ул. Шул елдан соң аларның төшкә кергәне юк әле, ди Чулпан ханым. Күпләр бу хәлләргә көлеп карар, әмма шушындый кызганыч язмышлы ханым үз акылында, сау-сәламәт кеше. Әнисеннән килгән кул эшкә осталыгы да күренеп тора. Бисер белән картиналар ясый, үз куллары белән диван, урындык япмалары бәйләгән. Әле үзенчәлекле итеп сумка эшләргә өйрәнгән ул. Яшь чагында ике дистә елга якын хат ташучы булып хезмәт сала ул. Ат җигеп авылларга гәзит-журналлар, хат-хәбәрләр, пенсия акчасын да тарата. Аякта сачинкә, өстә чана шәл – хезмәттәшләре аны «Никольский марҗасы» дип йөртәләр. Кышкы салкыннарда атының карга батканы да, юл югалтып, адашкан чагы да була. «Буран котыра. Адаштык. Ат бата. Баралмый. Аның авызлыгыннан тотып алдан барам, үзем кычкырып елыйм. Авылдан район үзәгенә ике чакрым җирне биш сәгать бардым», – дип искә ала ул михнәтле көнен.

Җәйге мизгелләрдә атына атланып йөри. Әмма ат яраткан хатын беркайчан да эшенә зарланмый, үз ризыгын биреп атына икмәк ашата, печәнен дә мулдан бирә. Бахбае да акыллы, һәр капка төбенә туктый, көтеп тора. Чулпан аның телен дә аңлый шикелле. И, табигать, кемең генә юк синең.

Ә хатыннан хатынга йөреп гайрәте киткән Хәйдәр авылга кайтып кызының тәрбиясендә яшәде. Шулвакытта да рәхмәтләр укып ята белмәде, ятим үскән кызына агуын чәчеп ятты ул. 90ны ваклаганда гүр иясе булды.

Әйе, үзеңнән гайре кешене, әүлия, дип сана, ди халык. Бу безнең бер-беребезгә ягымлы, хәстәрлекле, ихтирамлы, игътибарлы булуыбызны таләп итә. Кемдер әни назына күмелеп иркәләнеп утырганда, агач күләгәсенә ышыкланып тилмереп әнисен көткән кыз да булган бит дөньяда. Чулпан ханым кебек ниндидер илаһи көчкә ия булган кешеләрне рәнҗетүебез бар.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: