Барлык яңалыклар
Иҗат
1 август 2022, 10:15

Көнчел күбәләк

Фәрзәнә Исмәгыйлева Көнчеллек – кеше күңеленә кереп оялаган иң начар хис. Кемдер туганының байлыгыннан, кемдер дустының машинасыннан, кемдер кешенең чибәрлегеннән, кемдер талантыннан көнләшә.

Көнчеллек – кеше күңеленә кереп оялаган иң начар хис. Кемдер туганының байлыгыннан, кемдер дустының машинасыннан, кемдер кешенең чибәрлегеннән, кемдер талантыннан көнләшә.

Талант, дигәндәй, авылга килен булып төшкән җырчы хатыннан көнләшеп, клубта артист булып йөри торган җыештыручы:«Шул Минзифаны чакырып кына кара, концертларга, сәхнәңә аягымны да басмыйм», – дип, клуб мөдирен каты кисәтеп куйган ди. Кайда инде, «универсаль» хезмәткәрнең сүзен кире кагу.

Сөйлисе дә юк, берәү күрше­сенең йортын сайдинг белән тышлаганын кү­реп, көнләшүдән кан басымы күтә­релеп, дәваханәгә үк эләк­кән. Бер дә ялган түгел – үзе сөйләде. Көнләшкән кеше тагын әллә нинди сыйфатлардан да көнләшергә сәләтле. «Күршенең тавыгы да күренәдер каз кебек» дигән әйтем шушы көнләшүдән алынган инде. Чөнки бу гадәт елдан-ел көчәя. Аны вакытында туктатмасаң, чиргә әверелеп, азагы начар тәмамлануы да мөмкин. Көнчел кеше халык арасында бик итагатьсез, надан булып күренгәнен үзе сизми дә, шикелле. Көнләшү турында, бик күп һәм төрле өлкәләрдәге күренешләрне күзәтеп, диссертация язарга була.

И-и, гаилә тормышының эченә керсәңме? Чибәр булсаң да ярамый, талантлы булсаң да ярамый, матур итеп киенсәң, тагын ярамый. Кыскасы, көнләшкән кеше сәбәбен таба. Кайберәүләр йомшак кына итеп сөйләшүчедән дә көнләшеп, җен ачуларын чыгара. Байлык, хәерчелек турында сүз дә юк. Бай булсаң, күрә алмыйлар, юк булсаң, бирә алмыйлар.

Хатыннарга ире көнләсә дә ярамый, бөтенләй битараф булса да ярамый. Ә менә кайбер хатын-кызларыбыз арасында ирләренең үзләрен азрак кына көнләгәннәрен яратучылар да бар. Көнли икән, димәк, өзелеп сөя. Ә ир-егетләребезнең карашы киресенчә. Хатыннары көнчел ирләр койрыгы бозга каткан төлке хәлендә кала.

Сәлисәне генә алыйк, бергә яшәүләренә биш ел гына тулып узды, кый-галәмәт килеп беттеләр. Ире дә, үзе дә көнчелләр. Хатын ирне, ир хатынны күзәтеп, бер-берен өтеп җаннары чыга. Өйләнешкәч тә ир көнләшүен сиздерми иде. Әмма беркөн хатынының сумкасына регистраторлы бер кечкенә җайланма салып җибәрде. Янәсе, хатыны кайларда йөргәнен телефон аша күзәтеп тора. Сәлисәсе бизәнеп-төзәнеп эшкә китә, елмаеп-көлеп кенә кайтып керә. Тынычлыкта, татулыкта гына яшиләр.

Беркөн Сәлисә дә ирен сынап карамакчы булып, өендә комедия уйнамакчы булды. Телефонга бер егетнең фотосын куеп, шуны карапмы карый. Ашарга утыргач та телефонын боргалап, баскылап мәш килде. Кичен тагын шул хәл. Хатынны каш астыннан гына күзәткән ир, әле син минем өстән йөрисеңме, дип, Сәлисәнең күз төбенә тондырды. Уеннан уймак чыгарып кына торды тиктормас хатын.

Ир кешенең дә үз кылыгы кузгалды, читләргә караштыра башлады. Беркөн Сәлисәнең ахирәте: «Фидәең бер чәчлебикә утыртып, Чытырман ягына китте», – дип шалтыратты. Сәлисәнең ачуы кабарды. Ирен тотмак булып җиде юл чатына чыгып утырды да, көтә башлады. Кич төшеп килгәндә Фидәнис выж иттереп хатынның борын төбеннән генә узып та китте. Яшеренгән урыныннан чыгып, тыны бетеп өенә кайтып кергәндә шактый караңгы төшкән, ул кызарынган, янган иде. «Төнлә кайда, кем белән очрашып йөрдең?» – дип, ир тагын өлеш эләктереп алды. Сине күзәтеп йөрдем, дип әйтә алмый бит инде.

Ирнең көнчеллек чире кис­кен авыру шикелле көннән-көн азды. Себер якларына вахта белән киткәч тә шалтыратып хатынның «хәлен сорашты». Телефоннан сөйләшсә, син кайда әле, дип җанына тиде. Өйдән чыгып китсәң, аягыңны сугып сындырам, азрак көлемсерәп сөйләшсә, ник гыжанныйсың, дип үзәгенә үтте. Кайтып керсә, беренче булып телефонын актарырга тотына, янәсе, мин юкта кемнәр белән сөйләшкән. Тәмам туйды Сәлисә иренең көнләвеннән. Яраттыргандай булды. Түзде, түзде дә аерылды.

Аерылгач та әле Фидәнисе яратуына чыдый алмый яшәгән йортлары яныннан кырык уза торган булды. Көнчеллекне яңа танышу гына бераз баса алды. Фидәнис яшь хатынга өйләнде. Әмма яшь бичә үзен гомер буе Сәлисәдән көнләп җанын ашады. Җитмәсә, көнләшү йогышлы да икән бит, җәмәгать. Шундый чир белән интегә күрмәгез!

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: