Барлык яңалыклар
Иҗат
15 август 2022, 15:30

Миләүшә ӘХМӘТОВА Эх, ямьле җәй!

Эх, ямьле җәй!

Миләүшә ӘХМӘТОВА Эх, ямьле җәй!
Миләүшә ӘХМӘТОВА Эх, ямьле җәй!

Бик тә ямьле җәй айлары,

Кызара җиләк-җимеш.

Бар эшкә дә өлгеререгә

Йөгереп кенә җитеш.

Гөрләп үтте печән өсте,

Шау-гөр килде бар халык.

Җәй кышны туйдыра, диләр,

Бу сүзләрдә бар хаклык.

Игеннәр инде өлгереп,

Җырлый башаклар җырын.

Игенчеләр ялны белми,

Буйлыйлар иген кырын.

Эшләсәң, эш һич карышмый,

Кирәк бары тырышлык.

Елның һәр фасылы матур,

Булса җирдә тынычлык.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: