Яратуың белән бума
Иҗат
Фәрзәнә Назарова
Раббысы туганда ук аның ике ягына ике фәрештә бүләк итте. Югыйсә, ана имчәгенә башын салып яткан сабый баланы иблис алырга килгәндә кем саклап калыр иде?
Баланың кырыгы тулу белән Хәлизә сыер саварга фермага эшкә чыкты. 15-20 баш таналарны иртәле-кичле кул белән савалар. Өйдә яшь баланы аның әнисе карап утыра, ярый әле ул бар.
Ире ташлап китеп, бер-ике ай вакыт узгач кына авырга узганын сизде бит Хәлизә. Бик яратышып кавышкан кебек иделәр. Өйләнешеп елдан артык бергә яшәделәр, балалары булмады, никтер ирнең моңа бик исе китмәде. Быел да булмаса, тикшеренеп карарбыз, диде ул коры гына. Ел үтүгә мәшәкатьләнеп табибларга йөрисе калмады: яшь гаиләнең юлларын кара мәче кисте. Колхоздан инженерлыкка укырга киткән ир, барган җирендә яңа бичә табып, шәһәрдә калды. Ул бәлки баласының туганын да белмәс иде, икенче елда шул ук уку йортына хатынның икетуган энесе дә укырга барды. «Сеңелемне мыскыл иттең, балаң ятим үсә», – дип тегенең борын төбенә берне биреп алган, диделәр.
Сәгыйть үз гомерендә бер мәртәбә «әти» дип әйтергә тилмереп үсте. Теге вакытта иблис килеп алып киткән булса, бәлки дөресрәк булыр иде. Яңа туган баланы җеннәр алыштыра, дигәнне ишеткәне бар иде аның, шуның турында картайганчы уйланды ул. Дәү әнисенең дә сәер хәлләр турында сөйләгәне бар иде. Ялгыз йортта караватта йоклап яткан әнисен, эңгер-меңгер вакытында чыбырткы шартлатып, Хәйдәр бабай уята: «Әйдә тизрәк балаңны тудыр, вакыт-вакыт», – дип, үзе бертуктамый карават янында әйләнеп йөри. Хәлизә исә ни булганын да аңламый, бабайның кара шәүләсен генә күргән кебек. Вакыт җитмәде бит әле, дип уйлый. Шул арада ишекне киң итеп ачып, әнисе килеп керә. Әле генә чыбырткы шартлатып басып торган бабай юкка чыга. Әллә төш күрдем, әллә күземә күренде, дип булган хәлне әнисенә сөйләп бирә ул. Карасаң, җеннәр шулай балаларны урлап китә икән бит. Ярый әле әнисе кереп җитешкән.
Ә инде дөньяга килгән Сәгыйть белән тагын бер хәл булып үтә. Өч айлар тирәсе булгандыр, төнлә намазга торган дәү әнисе ак төргәктә идәндә басып торган имчәк баланы күреп шаклар каткан. Әнисе эштән соң арып кайтып, каты йокыга талган. Аны уятып хәлләрне сөйләгәч, сабыен кочагына алып ята. Иртән тору белән Сәгыйтьнең кулына өшкереп бөти тагып куялар. Шул бөти малай үскәнче гел кулында булды. Тормышында гел сагалап йөри торган яман иблис аны берничә сынады: урманнарда адаштырды, төшләрендә саташтырды, кеше аягы басмаган сукмаклардан йөртеп хәлдән тайдырды.
Буйчан булып үсеп килгән Сәгыйть алты яшендә иптәшләре белән бергә мәктәпкә барды. Укытучы аны: «Класста балалар болай да күп, син дә йөрмә әле», – дип кайтарып җибәрде. Кайтып барганда каешына балта кыстырган күрше бабайны очратты.Ул урманга китеп бара иде. Аңа куян Хәмит, белән чыпчык Нәзир дә ияргән. Ике кулын ыштан кесәсенә тыгып мәктәптән кайтып килүче Сәгыйть тә аларга иярде. «Габеш бабай, урманда ниләр бар?» – дип малайлар бер-бер артлы сорау яудырды. (Авылдагы бер кулсыз тегүче Габидулла бабайны «Габеш» дип кенә йөртәләр иде). Мут елмайган бабай: «Менә күрерсез, анда зур колаклы куяннар бар. Берәрне куян атарбыз, минем анда мылтык та бар», – дип куйды. Беразга тынып калган малайлар артларына караса, куян Хәмиттән җилләр искән иде. Урманга керү белән малайлар бөрлегән күреп, шуны ашарга тотынды. Төрле бөҗәкләргә исләре китеп уйнап йөргәнче, бабай да каядыр юкка чыкты. Бераздан аның балта тавышы ишетелде. Һәм малайлар урман эченә атлады. «Эхей-Эхе-хей, Габеш бабай», – дип кычкырган тавышлары яңгырап, атлаган саен ераграк, төпкәрәк кереп адаша бардылар. Ул арада эңгер-меңгер төшә башлады. Сәгыйть кечкенә булса да куркырга белми иде. Ул олыларча фикер йөртте: «Аю-бүре килеп чыкса, нишләрләр? Урманда шүрәле дә бардыр әле». Әнә ботаклар ничек селкенә, аларны тотып аладыр кебек, иелеп өскә авып төшәр шикелле тоелды. Янында барган чыпчык Нәзир еларга ук тотынды. Сәгыйть аны кулыннан кысып тотты, янәсе, юата, нык бул, дигән була. Ике малай урманны ерып, аланга чыкканда шактый караңгы иде инде. Аларны әниләре, абыйлары җыелышып эзләп чыккан икән. Үз исемнәрен ишеткән малайлар аруларын онытып алга йөгерде. Бабай кереп хәбәр салмаса, кайлардан эзләр идек, дип сукранды дәү әнисе. Ярый әле әнисе кичке савымнан кайтмаган иде. Ул булса, такмаклап-такмаклап елар иде. Теге түшәм ярыгында кысылып торган тал чыбыгы да эләгер иде үзенә. Ул тал чыбыкны кем кыстыргандыр? Әнә акыл чыбыгы, дип төртеп кенә күрсәтәләр иде малайга. Шул ук җирдә бер ярыкта искечә язылган кечкенә язу да бар. Дәү әнисе аңа еш кына күз сала, саргаеп беткән кәгазь кисәгенең ни кадере бардыр, дип уйлый малай. Дәү әнисе аңа ничек дөнья яралганын, пәйгамбәрләр килеп киткәнен сөйли. Ә Сәгыйтькә ул әкият кебек ишетелә иде.
Әтисе ташлап киткәч, әнисе беркемгә күтәрелеп карарга базнат итми ялгыз яшәде. Улына да каты бәгырьле булды. Алай ярамый, болай ярамый. Әтиле малайларга улының никадәр кызыгып, көнләшеп каравын белсә, алай эшләмәс иде дә. Хәер, ничек белмәсен. Әмма малайга әти кирәк, дип кенә тормышка чыгып та булмый бит. Сораучылар бик күп булды. Сылу гәүдәле, тапкыр сүзле Хәлизә бер ирне дә үз тормышына якын китермәде. Иптәшләре, яшьтәшләре арасында ул барыбер ятим Сәгыйть булды. Кызларга күз салса да, Сәгыйтькә әнисе итәгендә үскән, аның сүзеннән чыкмаган «әни малае» итеп карадылар. Тыңламый кара аларны. Әни генә түгел бит әле, аның кияүгә чыкмый картайган түтәсе дә бар. Малайның һәр адымын тикшереп торалар. Эх, чыгып качсаң иде шушы авылдан ераккарак, дип уйлаган чаклары еш булды егетнең.
Ниһаять, бәхет елмайды. Шәһәрдә гаилә корып гомер иткән Сәләхетдин белән әнисенең яшьтән очрашып сөйләшкәннәре бар икән. Тегенең хатыны вафат булган һәм ул беркөнне Сәгыйтьнең әнисен кодалап килде. Малайның шатлыгы йөзенә чыкты. Шулай булмый ни, абый кеше шәһәрдә яши, аны да шунда алып китәргә булдылар. Авыл капкасыннан ерак китмәгән, әти терәге, киңәше күрмәгән малай ничек сөенмәсен?! 8нче сыйныфны тәмамлагач, әнисе белән Киров шәһәренә күченделәр. Ике ел чамасы бик матур яшәделәр. Сәгыйть училищеда укып белем туплады. Әнисе Сәләхетдиннең дөньясын карап өйдә утырды. Гел вазыйфалы урыннарда эшләгән ир пөхтәлекне, матурлыкны ярата иде. Салып алса, Хәлизәгә көн бетә. «Сал шул лыстыр халатыңны. Киен кып итеп, төзән, бизән. Менә ичмасам Сәләхетдиннең хатыны, дисеннәр. Ату йөрисең бирнәгә килгән халатың белән...» – дип нотык укыды. Йә ул бөтенләй өйдән чыгып китеп, сөяркәләрендә йөри торган булды. Өченче ел киткәндә әнисе түзмәде, бер рус хатыны белән сөйләште дә, Сәләхетдинне калдырып, шунда күченделәр. Тегесе исә боларны тиз эзләп тапты. Яратам бит, дип ишек тупсасына утырып ялынды. Тик хатын берсүзле булды, юк дигәч, юк. Иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас, кирәкми, диде. Бар булмышын бердәнбер улына багышлады.
Кире кагылган ир исә хатынны ничек кайтару юлын уйлап тапты. Сәгыйтьнең армиягә чакыру көтеп йөргән көннәре иде. Алар дус егете белән кинога киттеләр. Шушы көнне кыек салган Сәләхетдинне урам ышпаналары тукмап, башындагы чашка бүреген алып киттеләр. Ир исә, зәр булды әле, дигән кебек, барды да Сәгыйть өстеннән гариза язды. Янәсе, аның гына эше, янәсе, улын яклар өчен әнисе Сәләхетдингә йөгереп киләчәк. Сәгыйтьне милициягә чакырттылар, ярый кино билетын югалтмаган иде, шул вакытта иптәше дә Сәгыйтьне яклап чыкты. Шулай итеп, иблистән тагын бер кат котылып калды ул. Югыйсә, егетнең дөньясы асты өскә килер иде.
Бер айдан Сәгыйть армия сафларына басты. Водитель итеп куйдылар үзен. Биек таулар арасында урнашкан хәрби частька җиһазлар алып кайтырга ике водительне шәһәргә җибәрделәр. Таулар арасыннан урау юллар белән барган егетләр, турыдан кайтмакчы булып, тау астыннан елга ярыннан китте. Асты боз, кабинага кадәр су чайпалып кереп тора. Елга ярында куакларга тиңләшеп беренче машинада утырган егет алга узды. «Син Сәгыйть, йоклап китмә, артымнан калма», – диде иптәше. Ни сәбәптер, алдагы машинаны күзеннән югалтмаган Сәгыйть, йокымсырап, артта калды. Аның өчен борчылган иптәше каршы машинага әйтеп җибәрмәсә, бәлки аның гомере өзелгән булыр иде. Каты сигнал тавышына уянган Сәгыйть газга басты. Тизрәк икенче ярга чыгарга кирәк, җитешмәсә алда шлюзны ачулары ихтимал. Ул бар көченә газга басып алга омтылды, алда түземсезләнеп кулын болгап кычкырган иптәше күренде, тизрәк, тизрәк, бор рулеңне, дип ишарәләде ярдагы иптәше. Сәгыйтьнең машинасы белән сөзәк ярдан менүе булды, аның артыннан зур дулкын шаулап агып китте. Кайчагында кеше гомере кыл өстендә генә кала, Сәгыйтьнең дә шулчак дәү әнисе белән әнисе күз алдына килде. Ул булмаса әниләрен кем карар, кем тәрбияләр?
Аны контракт буенча хезмәттә калырга үгетләделәр. Әмма әнисеннән, безне ташласаң, гомерең буе рәхәт күрмәссең, дигән җавап алгач, егет авылга кайтырга булды. Кайту белән колхозга машинага утырды. Тыңлаучан егет авылдашларына әле утынын, әле печәнен китерә. Бәбигә чирләгән хатын-кызны район үзәгенә алып бара. Кайвакыт сикәлтәле юлда бара торгач юлда бәбиләгәннәре дә булды. Көндезен вакыт эш белән үтә. Кичләрен авыл клублары тынып калган. Үзе кебек армиядән кайткан егетләр бар барын, әмма авылда чыра кабызып эзләсәң дә, бер кыз заты табалмассың. Булганының да водитель егеткә исе китми, борынын югары чөя. Ә йөрәк күкрәккә сыймый, каядыр ашкына.
Урып-җыю тәмалангач егет ярыйсы гына хезмәт хакы алды һәм, балачак хыялын тормышка ашырып, кәҗә матае алып кайтты. Кызлар күзләргә дусты белән башка авылга барырга булдылар. Көзге пычрак көн, вак кына яңгыр да сибәләп тора. Урман аша тизрәк һәм якынрак булыр, дип, урау юлны калдырып, урман сукмагына керүләре булды, матай салулап агачка барып бәрелде. Сәгыйтьнең аягы җәрәхәтләнде, куян Хәмитнең кулбашы имгәнде. Күлмәк чабуын ертып, аны кысып бәйләделәр дә кире борылдылар. Бер карауга әллә ни зыян да күрмәделәр кебек, әмма егылган урыннары бик зәхмәтле булды, ахры. Аклар, кызыллар сугышы заманында бу тирәдә бер егетне җәзалап үтергәннәр, шуның каны тота, дип юлаучылар бу урыннан «бисмилласыз» үтми иде. Сәгыйтьнең дусты да шушы имгәнүдән паралич суккандай кулсыз калды. Авылда Сәгыйтькә көн бетте. Егетнең шулай булуында аны гаепләделәр. Хәзер аның башында, ничек Хәмитне терелтергә, дигән уй гына: сынып имгәнсә, яңадан хирурга күрсәтергә, бәлки тимер куйдырып төзәтеп буладыр. Зәхмәт кагылса, өшкертергә кирәк. Күрше районга барып белемче мари хатыны белән танышты. Тегесе Сәгыйтьнең үткәнен һәм киләчәген сөйләп биргәч, тәмам ышанып, дустын шунда алып барды. Хәмиткә чынлап та зәхмәт кагылган булып чыкты. Тик бер килүдә генә бетереп булмас, өч мәртәбә килерсез, диде. Юлсыз вакыт, дип тормады Сәгыйть, машина яллап, Хәмитне тагын алып барды. Түземсезләнеп җавап көткән егеткә, төгәл 40 көннән кулың эшли башлар, дип кайтарды өшкерүче хатын. Көтүләре озак булса да, шушы бәхет елмайган көн килеп җитте егетләргә: Хәмитнең берни сизмәгән кулы күтәрелә башлады. Үзенең тырышлыгы белән Сәгыйть гаепсезлеген дә исбат итте. Югыйсә, Хәмитнең туганнары үлер чиккә китереп җиткергәннәр иде инде.
Беркөн Сәгыйтьне әллә нинди уйлар биләп алды. Яшәүдән туйган кебек. Бернәрсә кызыксындырмый, ашау да онытылды. Әллә гел шелтә сүзләре ишетеп торганга, күңелен кара болыт каплады. Кемдер каядыр чакыргандай тоелды. Эңгер-меңгер вакыт җитүгә, кулына сыер җитәкләп йөри торган бау алып, үзләре бәрелгән агачка таба атлады ул. Үз-үзен белештерми эре адымнар белән шунда омтылды. Аның саен, әйдә, әйдә, бу гарьлек тормышта ни бар, дигән сыман иблис чакырып тора кебек иде аны. Маҗаралы урынга җиткәнче кечкенә аланны үтәсе бар. Егетнең шунда барып аяк басуы булды, кинәт күз аллары яктырып китте.
Аның юлында ап-актан киенгән озын сакаллы бабай пәйда булды. Сәгыйтькә исә йокысыннан уянгандай эсселе-суыклы булып китте. «Улым, ялгышлык эшләргә ашыкма, аннан кире юл юк. Әниеңне, хатын-кызны рәнҗетмә. Кыз туганнарыңның хәлен белеп тор, озын гомерле булырсың», – диде дә, болын буйлап бара торгач төтен кебек юкка чыкты. Сәгыйть бу күренешкә ышаныргамы-юкмы, дигәндәй торды да, кулына тоткан бавын ташлап, авылга таба йөгерде. Ничек кайтып җиткәнен сизми дә калды ул. Инде үзенең күңел торышын аңлап, печәнлеккә менеп үксеп еларга тотынды. Әтисез ятим үскәнгәме, әллә хатын-кыз тәрбиясендә булгангамы, күңеле нечкә иде егетнең.
Аларның маҗарасыннан соң урманның туры юлына керүче дә булмады. Авылдашлары урау юлдан йөрүне хуп күрде. Сәгыйть тә авылны калдырып, район үзәгендә юл төзү-ремонтлау идарәсенә водитель булып эшкә урнашты. Ерак рейсларга чыга, өенә соңга калып кына кайта. Улларын күз карасыдай курчыган, аны югалтудан курккан якыннарының телендә ике сүзнең берсе, авылга кайт, читкә китсәң, бәхет күрмәссең, булды. Югыйсә, Сәгыйть үз бәхетен табып өйләнде, эшеннән фатир бирделәр, яшәп кенә ят та бит. Юк, кайтып күзләренә күренү белән аны хатын-кызның моң-зары уратып ала. Аларның сүзләрен кире какмаган Сәгыйть хатынын авылга кайтырга күндерә алмады. Икесе ике яры йөреп аралары суынды. Бәлки югары белемле укытучы кыз Сәгыйтьне үзенә тиң итмәгәндер. Алар тормыш юлыннан икесе ике якка атлады. Ярый әле ятим итәргә балалары булмады.
Фатирын, хатынын калдырып, Сәгыйть хуҗалыкка кайтып эшкә керде. Тагын ташлап китмәсен, дигәндәй, дәү әнисе белән әнисе аны тизрәк өйләндермәкче булды. Авылда туып-үскән бик ягымлы, азсүзле Гөлзадә белән чыш-пыш килеп, аны өйләренә чакырып, үзләренең хыялларын тормышка ашырды алар. Кызны алып килгәч, тиз генә мулла чакыртып никах укыттылар. Алай да була икән, дип уйлап куйды Сәгыйть. Ләкин әни таккан белән күңел тарткан бер булмый. Еллар үтә торды, көттереп кенә булса да кызлары туды. Бала туу гаиләне берникадәр берләштерде. Әмма Сәгыйть көткән ялкынлы мәхәббәт кабынмады. Бер-ике елдан хатын тагын авырга узды. Иренең битарафлыгыннан җиләгән Гөлзадә, баланы тапмыйм, дип кырт кисте. Халыкта шундый ышану йөри: теләп күтәрмәгән авырдан туган баланың бер җитешсезлеге була, яисә ул гомере буе бәхет күрми. Аларның улы авыру булып дөньяга килде. Кайчагында ирнең башына, әллә хатын тапмаска була берәр кирәкмәгән дару эчтеме, дигән уйлар да килгәләде. Өметен өзмәгән ата улын дәваханәләргә йөртте. Аның өчен бар тапкан акчасын, вакытын жәлләми, ал-ял белми тырышты. Кечкенә чагында буылма булып егылган малай үсә-үсә ныгый барды.
Сәгыйть белән Гөлзадәнең аралары да җайга салынган кебек булды. Әмма кеше беркайчан да тыныч кына яши алмый, бер нәрсә килеп чыгып кына тора. Август азаклары иде. Сәгыйтьнең чираттагы рейсыннан кайткан чагы. Җәйге матур кичкә сокланып ул авылга борылган тау башына тукталды. Ярата иде ул табигать кочагында тормыш турында хыялланып утырырга. Басуларда яшел уҗым калыккан, әнә аста каз-үрдәкләр йөзә торган буа ялтырап ята. Чү, шулчак аның күзе буа өстендәге ак әйбергә төште. Кеше түгелме соң ул? Кабинадан сикереп төшеп, буага таба ашыкты. Суда чынлап та кыз бала ята иде. Ул ни эшләргә дә белмичә, аны барып күтәреп алды. Бу бит 14 яше генә тулып узган Гөлнәзирә. Тик аны танырлык түгел, авыз-борыннары күпкән, күлмәге ертык, әйтерсең, баланы җанвар талап ташлаган. Сәгыйть кызны күтәреп нишләргә белми арлы-бирле йөренде дә, ярга салып куеп, авылга йөгерде. Буа буенда кул болгап калучы чибәр кыз күз алдыннан китмәде. Сәгыйть шушы күпердән чыгып эшкә китә, ә ул бала җәй буе монда каз бәбкәләре саклый иде.
Бу коточкыч хәбәрне ишеткән авыл халкы буа буена җыелды, озак көттерми милиция килеп җитте. Кызның әти-әнисе буынсыз калып янына егылды. Судагы таллар да кызны кызганып сызлангандыр ул чакта. Аны көчләп үтереп, суга батырып куйганнар иде. Сәгыйтьне шул кичне милиция бүлегенә алып киттеләр. Тикшерүче аның белән каты сөйләште. Авыл халкы да Сәгыйтьтән шикләнеп карады. Әмма тикшерү барышында дивана Зарифның берникадәр ярдәме тиде. Кызның каз саклаган җиренә еш кына килеп китә иде авыл диванасы. Кайчагында Гөлнәзирәне таллар арасыннан күзәтеп тора. Бу көнне дә буаның икенче ягында аңа сокланып утырган малай кыз янына ике ир якынлашканын шәйләп алды. Мыкты гәүдәле Гариф белән югары оч Искәндәрне танып калды ул. Икенчесе озын итеп сакал йөртә иде. Сүзен яхшы итеп сөйләргә белмәсә дә, кирәген аңлата белгән Зариф икенче көн Сәгыйтьләр капка төбендә таптанды. Дивананың урамда йөргәненә күнеккән кешеләрнең исе китмәде. Әмма Сәгыйтьнең дәү әнисе нидер сизенә иде. Таягына таянып урамга чыкты да, эскәмия читендә утырган Зарифка сүз катты. «Берәр хәбәрең бармы, нәрсәләр күрдең?» – дип тезеп китте. Тегесе шуны гына көткән, диярсең. Ике бармагын күрсәтеп, битендәге ярты-йорты кырылган мыекларын тарткалый-тарткалый, куллары белән селтәп, югары оч урамына күрсәтеп, нидер аңлатырга тырышты. Кечкенәдән сөеп, күз нурыдай күреп үстергән оныгын коткару иде карчыкның уе. Сер сандыгы кебек кеше сүзен читкә чыгармаган дәү әнисе икенче көнне, өйдәгеләргә сиздерми генә, районга юлланды. Тикшерүче аны исе китми генә тыңлады, 80 яшьлек карчык ни уйлап тапмас, янәсе. Әмма бу сүзләрдә дөреслек бар кебек иде.
Мәсхәрәләнгән кыз баланы авыл халкы зар елап соңгы юлга озатты, сабыйга кул сузган ирләргә ярсып ләгънәт укыды. Әмма тикшерү вакыты бик озакка сузылды. Җинаятьчеләрне ачыклаганчы Сәгыйтькә төрмә шулпасы чөмерергә туры килде. Өч ай тулганда өенә кайтты ул.
Баласының бер гаепсезгә төрмәдә утыруы бик бетерде Хәлизәне. Сәгыйть кайтуга ул җәймәнгә калды. «Гомер буе бер табибка күренгәнем юк, әйтмәгез дә, бармыйм да», – дип, караватында ята бирде. Шул көннәрдә аның авыруын ишетепме, үзенең ишетәсе сүзе булыпмы, мулла Гариф килеп керде. Йокымсырап яткан Хәлизә янына килеп тешсез авызы белән чәпелдәтеп дога укырга тотынды. «Мендәренә бөти куярга кирәк, эһм, эһм», – дип сөйләнде. Шулчак тын гына яткан Хәлизәне корт чакты мыни, урыныннан сикереп кенә торды да: «Бала үтерүче, күземә күренмә», – дип, картның йөзенә лачкытып төкерде. Тегесе исә калтыранган кулларын кая куярга белми, башын аска иеп, акрын гына йорттан чыгып китте. Әнисенең ни кыланганын аңламаган Сәгыйть кечерәеп калган мулла Гарифны тәрәзәдән карап калды. Ә Хәлизә берни булмагандай ябуын башына кадәр күтәреп каплады да тынып калды. Ап-ак җәймәдә яткан, бер як күзе кысыла төшкән, иреннәре аз гына кыйгайган әнисенең салкын кулын үз кулларына салып бик озак утырды Сәгыйть. «Терелерсең әле, син көчле бит», – дигән булды. Төгәл өч ай карады аны Сәгыйть. Кайчандыр, киленем, дип өзелеп торган киленнең кайнәдә хәҗәте юк иде. Эшем күп, дип иртән чыгып китә, кич арыдым, дип, үз бүлмәсенә кереп бикләнә. Инде үзе бала акыллы дәү әнисенә ике дөнья – бер морҗа, караватында чәпәкәйләп, мыгырдап тик утыра. Ярый әле төнен бала йокысы белән йоклый, әмма көндезен урамга чыгармый гына гел карап торырга кирәк үзен. Өйгә кайтам, дип чыга да китә. Беркөн кием-салымын капчыкка тутырып алган әбисен юл буеннан алып кайтты Сәгыйтьнең балалары. Бар сүзе, кайтам, өемә кайтамнан артмады карчыкның.
Күз нурларыдай карап торган ике газиз якын кешесен Сәгыйть бер юлы җирләде. Каберемә тимер утыртма, чардуганны агачтан ясап куй, дигән васыятләрен үтәп, икесенә дә агачтан рәшәткәләр ясап куйды. Бик авыр иде аңа якыннарын югалту. Ул аракы колына әйләнде. Эчкән кешегә аракысы да табылып тора. Эштән лаякын исереп кайтып йоклый да, иртүк тагын эшкә китә. Балаларының, әти, эчеп үләсең бит инде, дигән сүзләрен колагына да элми. Хатын сүзен бөтенләй ишетмәс булды. Сәгыйтьне айнытыр өчен кызларының каты авыруы кирәк булгандыр, күрәсең. Башында яман шеш барлыкка килгән, дигән хәбәр Сәгыйтьнең күзләрен ачты. Табиблар белән сөйләшеп тиз арада республика дәваханәсенә юлланды алар. Бала кайгысыннан үлеп терелгән Гөлзадә белән Сәгыйть кызларына ничек ярдәм итәргә дә белмәде. Кечкенә чагында егылган идеме, дип сорады аңардан табиб. Бала егылмый гына үсми инде, хәтерләмим, диде ата кеше. Җентекләп анализлар алып, тикшергәннән соң, куркыныч түгел, дәваларбыз, дигән җавап ишеткәч, шатлыгыннан кызын кочагына алып бик озак утырды. Шулай да башкала дәваханәсенә берничә тапкыр барырга туры килде аларга.
Дөнья турында уйланганда, ак һәм кара буйлар сызарга булыр иде. Соңгы елларда иренең мәхәббәтен көткән Гөлзадәнең да күкләре аяз булып, Сәгыйтьнең җылылыгын тоеп яши башлады. Балалар мәктәпне тәмамлап, югары уку йортларына укырга керделәр. Гомер буе чит кеше кебек яшәгән Гөлзадә аның көен көйләде: ир ятса, иркәләнеп аның янына ятты, ул торса, торды. Бераздан шатланып онык сөяргә насыйп булды бу икәүгә.
Инде җайга салынды гына дигәндә, Гөлзадәдә яман шеш барлыгы ачыкланды. Соңгы карар булып тетрәндергән авыруга бирешмәскә тырышып, икәүләшеп тагын дәваханә юлын таптадылар. Кызганычка каршы, табиблар, шешнең соңгы стадиясе, дигән сүз белән өметләрен өзде. Сәгыйть бу сынауга чыдамады, сызланган хатынын ташлап үзенә юаныч эзләде. Андыйлар юл чаты саен очрап торды. Матур, килешле итеп, сүзгә күршегә керми, тавышына зәвык биреп сөйләшергә белгән Сәгыйть эштән гел соңлап кайта башлады. Кесә телефоныннан, әти, син кайда, әни өзелде, дигән хәбәр аңа урамда концерт-тамаша карап торганда килде. Бу хәбәрдән эсселе-суыклы булган ир тораташтай калды. Ул хәзер тоткында түгел, ул ирекле. Ничә ел мәхәббәт тоткынында үткәрдең, дип, шайтаны котыртса, фәрештәсе исә икенче төрле уйларга күмде. Хатын аерып авылга кайткан чагында аңа мөкиббән китеп гашыйк булган Гөлзадәнең ни гаебе бар? Балалар үстердегез, өй салып кердегез, күпме гомер бергә бер юрган астында йоклап, бер табактан ашаган хатының бит ул, дия иде кебек. Сәгыйтьне корт чаккандай булды. Ул, халыкны ера-ера, алга атлады. Яңа гына алып утырган машинасын кабызып авылга ашыкты. Юлның пычраклыгын да, сикәлтәле урыннарын да күрми, тукталмый алга барды.
Ул кайтып кергәндә инде хатынын өй уртасына ак җәймә белән каплап салганнар иде. Сәгыйть тубыкланып аның суынып бетмәгән гәүдәсен кочаклады. Гафү ит, дип кенә әйтә алды. Мәрхүмәне озатырга килгән туган-тумача Сәгыйтьне күрмәмешкә салышты. Газраил белән тартышып, җан биргәндә янында булмаган ирне ачуларыннан чәйнәп бөркердәй булдылар. Әмма чыдасаң, сабыр итсәң, үтеп китә икән. Ул вакытта ир нык ялгышты, авыру хатыны белән кешечә хушлашырга көче, сабырлыгы җитмәде.
Ул ялгыз яшәргә күнекмәгән булып чыкты. Өч-дүрт хатын-кызның, алай итмә, болай ит, аны тотма, моны тот, дип өйрәтеп торуларына күнеккән Сәгыйтьнең тормышы ярты-йортыга әйләнде. Гөлзадәнең тәне суынып бетмәде, мәхәббәт капканыннан котылган ир бер хатынга барып йортка керде. Яңа себертке яхшы себерә, ди халык. Башта матур яшәде алар. Икенче елда хатын, йортыңны миңа яздыр, шунда кайтып яшәрбез, дип юхалады. Гомер буе хатын-кызга «юк» сүзен әйтә белмәгән Сәгыйть аңа өен бүләк итеп яздырды. Авыл халкы «ах» итте. Күп тә үтми, ирнең арт ягына тибеп чыгарып та җибәрде.
Пенсия яшенә җитеп, йортсыз торып калган Сәгыйть озак йөрми тагын бер хатын тапты. Юлда танышып сөйләшә торгач, ялгыз хатынның мунча, абзар эшлисе, өен төзекләндерәсе эшләре булып чыкты. Имчәккә ияргән бозау кебек Сәгыйть яңа хатын артыннан иярде. Акрын гына көннәр, айлар үтте. Хатыны белән килешеп кенә яшәп киттеләр. Әмма беркөн ашка төшкән таракан булып читтәге апасы кайтып төште. Сәгыйтькә күзе төшепме, ерактагы апасы, араларны якынайтып, атна саен кайтып йөрер булды. Сәгыйть тә сизә, апасы кайткан саен аңа кыйммәтле бүләкләр алып кайта, гел елмаеп янында сырпаланып кына тора. Бер атнада сеңелесенең эшкә китүен туры китереп, Сәгыйтькә шалтыратты ул: «Мин кайтам, мунча ягып тор әле». Мыймылдап торган янбашларын селкетеп автобустан төшеп калган хатынны каршы алды Сәгыйть. Икесенең дә күзләре янып тора, әйтерсең, алардан башка дөньяда беркем дә юк. Гөрләшеп чәй эчтеләр. Аннан мут кына елмаеп хатын мунчага җыенды. Үзе бертуктаусыз Сәгыйтькә сырпалана, юк сүзне бар итеп көлгән була. Билгеле, ул да хатынның кыланышларына битараф калмады. Нинди ир шундый уйнаклап торган хатыннан тартынып торсын инде?! Мунчага китүләренә сәгатьтән артык булганда, хуҗабикә кайтып төште. Уйнашчыларның нәкъ чыгуларына турылап кайтсаң да шулай булмас. Бу маҗараның ни белән тәмамланганын сөйләп торасы да юк. Ир тагын урамда калды. Ярый утырып ял итәргә бер шалтырап торган машинасы бар. Югыйсә, кара төндә кая барып керәсең, беркем дә колач җәеп көтеп тормый. Шулай да Сәгыйть шәһәрдәге улларына барып сыенды. Килен биатасын бик өнәп бетермәсә дә, иренә каршы сүз катмады.
Сәгыйть күңеленә ятышлы хатын-кыз эзләде. Әмма өйдәш хатыннары белән бер ел, кайсы белән ике ел гомер уздырды. Берсе дә Гөлзадә кебек Сәгыйтьне яратып, санга сугып тормады. Картаймыш көнендә авылга кайтып төпләнде ул. Төннәрен әнисен, дәү әнисен, вакытсыз киткән Гөлзадәне төшләрендә күреп уянды. Олыгайып барган ир соңлап булса да шуны аңлады: яратулары белән буган өч хатын-кыз аның фәрештәләре булган икән бит.
Терсәк ерак, тешләп булмый шул. Үткән гомеркәйләрне дә кайтарып булмый. Әмма кылган гөнаһларга тәүбә итү дигән күңел юаткыч бер нәрсә бар – иманга кайту, Аллаһка табыну. Сәгыйть тә шул юлны сайлады. Ә беркөн аның төшенә канатларын җилпеп өч аккош килеп керде. Ишек алдындагы зәңгәр күлдә йөзәләр, имеш. Әнием, Гөлзадәм...
Әнием, Гөлзадәм, дәү әнием, дип юрады ул күргәннәрен. Риза-бәхел икәннәрен белдергәндер алар гомер буе курчалап йөргән Сәгыйтьләренә.