Фируза Бәдамшина
Туган якка кайту
Кошларның да ике канаты булган кебек, һәр кешенең дә пар канаты була. Берсе әти нәселе, икенчесе – әнисенеке. Ике нәсел берләшү нәтиҗәсендә туган кеше шул яңа нәселне барлап, аларга рәхмәтле булып яшәргә тиеш.
Лилия күптән инде шушы гыйбарәгә ышанып яши. Әнисе ягыннан нәсел җепләрен барлап, аның туган авылына үткән кич кенә кайтып керде ул. Аның кайтканын гына көткән диярсең, иртәдән кичкә кадәр күк күкрәп, яшенле яңгыр яуды, күбекләнеп гөрләвекләр акты. Яңгырдан соң кояш карады, җылы җил исте, җир өсте корыгандай булды. Могҗиза булып күктә салават күпере күренде. Дөнья искиткеч матурлыкка күмелде. Өйдә ничек түзеп утырасың?! Урман күренеп кенә тора. Аның эчендә зүрәтиләренең кортбакчасы бар, барып күрергә кирәк.
Авылга урман якын булса да, аннан соң хәтсез генә барасы икән. Лилия сак кына Венера апасының аяк эзләренә басарга тырышып атлый. Юеш урман юлында итек эзләре уелып кала. Җир шулкадәр юеш булыр, дип кем уйлаган. Аллы-гөлле чәчәкләр, тамчы тамып торган агач яфраклары, төрле үләннәрдән килгән хуш исләр борынны кытыклый, күзләрне кояш нурлары иркәли. Бу гүзәл күренешләрне күрү – үзе бер бәхет! Алда кортбакча да күренде. Урыны борынгы булса да, хуҗалары алмашынып кына тора. Яшь хуҗаларның умарталары бик күп күренә: рәт-рәт булып тезелеп киткән. Бал кортлары очканы күренми, юешне яратмыйлар, ахры. Әллә ничә келәтләре дә бар. «Лилия, исән-сау кайттыңмы? Күрәсе килгән туганнарыңны барла инде. Синдә булган рух көче нәсел җебе аша бирелгән», – дип, урман җиле Лилиянең колагына нидер пышылдый сыман.
Нәсел җебен барлау, тирә-якны ишетә, тыңлый белү Лилиянең җаны, рухы өчен кирәк. Умарталарны урап, сукмактан аска – чишмәгә таба юл тоттылар. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Тау астыннан агып чыккан Шәмси чишмәсе гомергә мул сулы булды. Кунак килсә, ерактан юлдан кайтсалар, Шәмси зүрәтиләре бу чишмә суы белән чәй куярга ашыккан. Аның шифасына ышанып, изге, дип санаганнар. Ул әле дә халыкны саф суы белән куандыра. Аны тәртипкә китергәннәр, яңа бура төшергәннәр. Лилия чишмәгә иелеп, учлап су алып эчте. Аның салкынлыгы тешкә тия. Үз гомереңдә бер дә күрмәгән зүрәти чишмәсе менә нинди ул!
Чишмәдән ерак түгел учак ягылган урын бар. Коры җир табып шунда утырдылар. Лилия Венера апасының каршысына килеп чүгәләде. Аның кулларын үзенең кулына алып, яратып сыйпап куйды. Ягып җибәргән учак җылысына рәхәтләнеп утырдылар. Чишмә суы белән куелган чәй дә тиз кайнап чыкты. Юк-бар сөйләшеп күңелләрен күтәрделәр. Лилия сиздермәскә тырышып Венера апасын күзәтте. Әнисе Әлфинә белән икесе арасында охшашлык эзләде. Венера моны сизсә дә эндәшмәде. Карасы килгәч, карасын, күрсен инде, туганнан туганнар гына бит.
Венераның битендәге җыерчыкларны исәпләмәгәндә, аны сигезенче дистәне ваклый, димәссең: акылы камил, чәчләрен каплап куйган ак яулыгы бик килешеп тора, киемнәре зәвыклы, пөхтә. Аның игелекле, шәфкатьле кеше икәнлеге сизелеп тора. Моңа кадәр алар телефон аша гына аралаштылар. Бервакыт Венера апасы: «Лилия, ничек тә үзең кайт әле, телефон аша сөйләшеп кенә сүз бетә мени. Әниеңнең туган ягын, туганнарыңны күрерсең, танышырсың», – дигәч, шатлана-шатлана риза булды. Үткәннәрне күпмедер хәтерли ул, кайберсен ишетеп белә, ә калганнарын баргач белер. Тәвәккәлләде Лилия. Менә аны чакырган Венера апасы – дәү әтисенең оныгы, беренче хатыннан туган Сабит кызы. Әнисенең туганнары барлыгын белсә дә, күргәне юк иде Лилиянең.
– Әнием турында сөйлә әле, Венера апа.
– Сөйләрмен, барсын да сөйләрмен, сабыр ит. Авыл белән таныш, туганнар белән аралаш, күп нәрсәне үзең дә аңларсың, – диде Венера.
Мәхәббәтсез яшәп булмый олыгайган көннәрдә дә
«Коммунар» колхозы төзелгәндә Шәмсимөхәммәт бер атын, бер сыерын, җаны кебек күргән умарталарын күмәк хуҗалыкка бирде. Хәзер аның умарталары колхозныкы, әмма кортларны караучы Шәмси үзе иде. Кыш үтеп, кояш нурлары карау белән ул кортбакчага ашыкты. Күңел тынычлыгын шул бал кортлары арасында тапты. Колхозларның берләшүен, бигрәк тә куштаннарны яратмады ул. «Җыен ялкау, юньсез хәерче», – дип ризасызлыгын белдерде. Сугыш чыккач та корт бакчасыннан аерылмады, хуҗалыкка хәтсез генә бал бирә иде.
Кояшлы язгы көннәрнең берсендә колхозчы хатын-кызлар белән берничә яшүсмер малай кортбакчага эшкә килделәр. Алар арасында матур күлмәкле, чибәр Мәстүрә дә бар иде. Сөйкемле итеп көлә, күп сөйләшә, балкып тора. Ире сугышта үлгән тол хатын, димәссең. Умарталарны чыгарып тезделәр, бушап калган омшанникны җыештырдылар, умартачы өен дә юып чыктылар. Эш бетүгә умартачы өмәчеләрне табынга чакырды. Аш исе борыннарны кытыклап, авыз суларын китерә. Куян итеннән пешерелгән умачлы ашны ашаганнан соң хатыннарның күңелләре күтәрелеп китте. Умартачы кәрәзле бал да куйды. Баллап, мәтрүшкәле чәй эчтеләр. Мәстүрә Шәмси абзыйсыннан күзен дә алмады.
Шәмсинең аръяктан чыгып, басма аша үтеп, тыкрыктан күтәрелгәнен гел күзәтеп тора иде Мәстүрә. Алар яныннан үтеп йөри иде шул умартачы. Аның чандыр гәүдәсен, кызу атлап китүләрен карап кала тол хатын. «Исәнме, чибәркәй», – дип, Мәстүрәгә һәр иртә сәлам биреп китә иде ир. Аны күргән саен хатынның йөзе балкып китә.
Кортбакчадан кайтканнан бирле Шәмси абыйсы күз алдыннан бөтенләй китмәде Мәстүрәнең, чын күңелдән гашыйк булды ул аңа.
Бәхетсез никах
Мәстүрәнең 16 яше генә тулган иде. Озак өйләнми йөргән, бик кызу канлы, кырыс Галим аны күрше авылдан урлап алып кайтты. Үзе районга барып военкоматта эшләп йөри. Нинди вазыйфада булгандыр, әмма авылдашлары алдында «зур начальник» иде. Бала туганчы ук башка чыктылар. Хуҗалыкны алып бару яшь килен өстендә булды. Мәстүрә иренә бик озак ияләшәлмәде. Нишләсен, язмышына буйсынды. Берәр кайчан ярату булдымы икән, иреннән куркып калтырап яшәде. Аныңча булмаса, сугып җибәрергә дә күп сорамый иде. Баласын зур авырлык белән тапты Мәстүрә. Кыз бала үсә-үсә аерым авазлар әйтсә дә, сөйләшә алмады. «Юньле бала да тапмадың», – дип исенә төшереп кенә торды Галим. Авырга узса да, башкача бала таба алмады Мәстүрә. Ире аны ачуы чыккан саен типкәли иде. Галим фронтка киткәндә телсез кызы белән бер ялгызы калды ул. Галимнең үле хәбәре килгәч, ачынып-ачынып елады. Мәстүрәнең авылда терәк булырдай беркеме дә юк иде.
Шәмсимөхәммәт гаиләсе
Кеше гомере һичкайчан да чишелеп бетмәс табышмак сыман. Адәм баласы, аның язмышы турында уйлану зиһен, хис яшәгәндә һәрвакыт булачактыр. Менә Шәмсимөхәммәтнең язмышын гына алыйк. Үскән чагында горур егет иде, авылның чибәр кызы Җиһаниягә туйлап өйләнде, балалар үстерделәр. Матур гына яшәп ятканда, гаиләләре таркалды.
Шәмсимөхәммәт гаиләсен ташлап, Мәстүрәгә йортка кергәндә, олы кызы Һәдиянең дүрт баласы бар иде. Икенче кызы Тәслимә баласы белән ялгыз яши. Аларның икесенең дә ирләре сугышта. 1921 елгы улы Сабирҗан энеләре Риза белән Сабитка үрнәк алырдай абый иде. Бар яклап уңган, тәвәккәл, эшсөючән малайга Шәмсинең өмете зурдан булды. Ул бәләкәй чагыннан атлар көтә, күрше авылга сөт ташый, бигрәк тә әтисенә кортбакчада ярдәмләшергә ярата. Сабирҗан сугыш башланганда армиядә хезмәт итә иде, сугышның беренче көннәреннән үк яуга китә. Яшьтән сөйгән кызы аны, кайтканыңны көтәрмен, дип озатып кала. Улының «Кара каргалар оча башлады, кайтып күрешүләр насыйп булмас» дигән хат юлларын Шәмсимөхәммәт елый-елый укыды. Бер айдан фронттан аның «хәбәрсез югалды» дигән хәбәре генә килә. Икенче улы Сабитны күзе зәгыйф булганга сугышка алмадылар. Өченче улы Риза колхозда эшләп йөри, аңа да армиягә барырга вакыт җиткән.
Югалту ачысы
Шәмсимөхәммәт Мәстүрәгә йортка кереп алты еллап яшәде. Аларның бу адымын авылдашларның кайсы тыныч кына кабул итте, кайсылары нәфрәт белән карады.
Үлем түшәгендә озак чирләп ятты Шәмси. Җиһания картын озатырга чыга алмады, үзе дә нык авырый иде. «Әтиегезне кадерләп җирләгез. Нинди генә булса да, ул сезнең атагыз», – дип үгет-нәсихәт бирде Җиһания балаларына. Оят иде Шәмсигә шушы йортта үлем чигендә ятуы. Кызы Әлфинәгә биш яшь кенә иде. Якты дөньядан киткәндә аның өчен үзәге өзелде. Ятимә кызы ничек үсәр, ничек яшәр? Алда аны нинди язмыш көтә, бәхетле булырмы кызы? Беренче хатыныннан туган балалары Әлфинәне туган итмәячәкләрен, тиңсенмәсләрен аңлап үлде ул. Мәстүрәгә кызны тәрбияләргә кушты.
Карты үлгәч, Шәмсимөхәммәтнең яшь бичәсе Мәстүрә бик биреште. Шәмси картның уйлаганнары дөрес булды: Әлфинәне чынлап та үз итмәделәр. Исән-сау гына үссен, кабул итәрләр әле, дип өметләнеп яшәде Мәстүрә.
Лилиянең язмышы
Лилия әнисе Әлфинәдән туган ягы турында сорашса, сүзне икенчегә борып җибәрә иде ул. Кызның күп сораулары җавапсыз калды. Нигә кирәк ул сиңа, дип куя иде әнисе. Үз уйларының очына чыга алмый иде кыз: ни өчен әнисе туган ягына кайтырга теләмәде икән? Ни өчен туганнары белән аралаштырмады?
«И, әни-әни, бер-беребезне аңлап, серләшеп яшәмәдек шул. Синең үз дөньяң, минем үз дөньям булды, бер-беребезнең аңлап бетермәдек», – дип уйланды Лилия.
– Венера апа, менә 50 яшькә җитеп киләм. Гомер үткән саен сагыну, сагыш арта, шуңа да сораулар күбәя. Бу якты дөньяда берүзем генә яшим кебек, – дип, Лилия акрын гына сүз башлады. – Тормыш иптәшем Ким белән иртә өйләнештек. Мин урта мәктәпне тәмамлаганда йөкле идем, чыгарылыш кичәсеннән аларга кайттык. Ирем – кореец, бианам рус милләтеннән. Әнисе беренче күрүдә үк мине яратмады. Мине онытсын, ташласын өчен Кимне армиягә җибәрттеләр. Ул шәһәрдә генә хезмәт итте, атна саен булмаса да, еш кайтып йөрде. Ирем мине ташламады. Хезмәтен тутыргач, тагын матур итеп яшәп киттек. Гаиләбез тату булды, улыбыз Артурны өзелеп яраттык. Мин дә курсларда укып, үземә һөнәр алдым: чәч кисәргә, маникюр ясарга өйрәндем. Ким югары уку йортына укырга керде. Икенче курстан соң эшләп укыды. Аның әтисе зур гына урында эшли иде, улын да әйбәт эшкә урнаштырды. Тора-бара ирем бизнеска кереп китте, әтисе нәрсә кушса, шуны тыңлады. Көне-төне эшләде, чит илләргә дә еш йөрде. Эше бик уңышлы килеп чыкты: баеп киттек, яхшы фатирлы булдык, чит илләргә ял итәргә бардык, машина өстенә машина алыштырдык. Улыбыз да үсеп җитте, хәзер үз гаиләсе бар.
Иремнең үз эше турында беркайчан да сөйләгәне булмады. Аның уңышлары, керемнәре, дуслары турында бернәрсә дә белмәдем. Атна-ун көн, айлар буена кайтмыйча йөргән чаклары да ешайды. Бервакыт өч ай тулып киткәч кенә кайтып керде. Сораша башлаган идем, ярамады, ачуланды, чамасыннан чыгып кычкырырга ук тотынды. «Бу байлык, бу тормыш үзеннән-үзе генә килә, дисеңме? Мин тапмасам, кем таба? Ошамаса, үз җаеңны үзең кара», – дигән сүзләр дә ычкындырды. Кая барыйм инде? Башкача берни сорашмадым. Читтә гаиләсе, баласы бар, дисәләр дә аптырыйсы юк иде. Гомер бер мизгел генә – үтә дә китә икән, – дип үз уйларына чумды ул.
Бәхетлеме соң Лилия? Бәхет төшенчәсе бик зур. Кем ничек аңлый бит бәхетне. Ирен кайчан кайтса да, сагынып көтеп алды. Һәрчак кайнар ризык, өсте-башы каралган, өйдә тәртип булды. Төрле чаклар булгандыр инде. Ярата белү бер, яратыла да белергә кирәк, шуны төшенде Лилия. Иренә дә ярады, улына да бөтен барлыгын бирде. Тәүфыйклы, акыллы егет булып үсте Артур, юрист һөнәрен сайлады. Улының уңышларын күреп Лилия үзен бик бәхетле тойды.
Нәсел җепләре...
Авылда мәчет бар. Көненә биш тапкыр урамнар азан моңына күмелә. Баеп килүче кояшның соңгы нурлары авыл өстенә сибелгән. Шулкадәр гүзәллекне Лилиянең күзәткәне, дөресрәге, күргәне юк иде, игътибар гына итмәде микән. Бигрәкләр дә матур шул әнисенең туган ягы!
Бүген алар зиратта булдылар. Венера апасы туганнарының каберләрен күрсәтеп йөрде. Лилиянең дәү әнисе Мәстүрәнең дә каберен таптылар. Чардуганы бар, исем-шәрифләре, туган-үлгән еллары язылган алтакта куелган.
Локман нәсел агачының бер ботагы икән бит Лилия. Юк, юк, ботагы ук түгел, яфрагыдыр. Ничек булса да, ул затлы нәселдән.
– Синең әниең Әлфинә Шәмсимөхәммәттән туган. Аның әтисе Локман, аннан алда Якуп, Гайнетдин, Габдулла, Шәриф, Киек – тамырлар бик тирәнгә китә, Исән ханга барып тоташа. Бу мәгълүматлар китапларда да бик тасвирлап язылган. Болай гына сөйләп тә, аңлатып та булмый. Китаплар бирермен, шулай ук син монда чакта күп нәрсәләр сөйләрмен, аңлатырмын. Исән хан каберенә дә зиярат кылырбыз, авыл тарихы белән таныштырырмын, – дип, Венера апа кыскача гына нәсел шәҗәрәсен сөйләп үтте.
(Дәвамы киләсе санда)
Туган якка кайту
Кошларның да ике канаты булган кебек, һәр кешенең дә пар канаты була. Берсе әти нәселе, икенчесе – әнисенеке. Ике нәсел берләшү нәтиҗәсендә туган кеше шул яңа нәселне барлап, аларга рәхмәтле булып яшәргә тиеш.
Лилия күптән инде шушы гыйбарәгә ышанып яши. Әнисе ягыннан нәсел җепләрен барлап, аның туган авылына үткән кич кенә кайтып керде ул. Аның кайтканын гына көткән диярсең, иртәдән кичкә кадәр күк күкрәп, яшенле яңгыр яуды, күбекләнеп гөрләвекләр акты. Яңгырдан соң кояш карады, җылы җил исте, җир өсте корыгандай булды. Могҗиза булып күктә салават күпере күренде. Дөнья искиткеч матурлыкка күмелде. Өйдә ничек түзеп утырасың?! Урман күренеп кенә тора. Аның эчендә зүрәтиләренең кортбакчасы бар, барып күрергә кирәк.
Авылга урман якын булса да, аннан соң хәтсез генә барасы икән. Лилия сак кына Венера апасының аяк эзләренә басарга тырышып атлый. Юеш урман юлында итек эзләре уелып кала. Җир шулкадәр юеш булыр, дип кем уйлаган. Аллы-гөлле чәчәкләр, тамчы тамып торган агач яфраклары, төрле үләннәрдән килгән хуш исләр борынны кытыклый, күзләрне кояш нурлары иркәли. Бу гүзәл күренешләрне күрү – үзе бер бәхет! Алда кортбакча да күренде. Урыны борынгы булса да, хуҗалары алмашынып кына тора. Яшь хуҗаларның умарталары бик күп күренә: рәт-рәт булып тезелеп киткән. Бал кортлары очканы күренми, юешне яратмыйлар, ахры. Әллә ничә келәтләре дә бар. «Лилия, исән-сау кайттыңмы? Күрәсе килгән туганнарыңны барла инде. Синдә булган рух көче нәсел җебе аша бирелгән», – дип, урман җиле Лилиянең колагына нидер пышылдый сыман.
Нәсел җебен барлау, тирә-якны ишетә, тыңлый белү Лилиянең җаны, рухы өчен кирәк. Умарталарны урап, сукмактан аска – чишмәгә таба юл тоттылар. Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Тау астыннан агып чыккан Шәмси чишмәсе гомергә мул сулы булды. Кунак килсә, ерактан юлдан кайтсалар, Шәмси зүрәтиләре бу чишмә суы белән чәй куярга ашыккан. Аның шифасына ышанып, изге, дип санаганнар. Ул әле дә халыкны саф суы белән куандыра. Аны тәртипкә китергәннәр, яңа бура төшергәннәр. Лилия чишмәгә иелеп, учлап су алып эчте. Аның салкынлыгы тешкә тия. Үз гомереңдә бер дә күрмәгән зүрәти чишмәсе менә нинди ул!
Чишмәдән ерак түгел учак ягылган урын бар. Коры җир табып шунда утырдылар. Лилия Венера апасының каршысына килеп чүгәләде. Аның кулларын үзенең кулына алып, яратып сыйпап куйды. Ягып җибәргән учак җылысына рәхәтләнеп утырдылар. Чишмә суы белән куелган чәй дә тиз кайнап чыкты. Юк-бар сөйләшеп күңелләрен күтәрделәр. Лилия сиздермәскә тырышып Венера апасын күзәтте. Әнисе Әлфинә белән икесе арасында охшашлык эзләде. Венера моны сизсә дә эндәшмәде. Карасы килгәч, карасын, күрсен инде, туганнан туганнар гына бит.
Венераның битендәге җыерчыкларны исәпләмәгәндә, аны сигезенче дистәне ваклый, димәссең: акылы камил, чәчләрен каплап куйган ак яулыгы бик килешеп тора, киемнәре зәвыклы, пөхтә. Аның игелекле, шәфкатьле кеше икәнлеге сизелеп тора. Моңа кадәр алар телефон аша гына аралаштылар. Бервакыт Венера апасы: «Лилия, ничек тә үзең кайт әле, телефон аша сөйләшеп кенә сүз бетә мени. Әниеңнең туган ягын, туганнарыңны күрерсең, танышырсың», – дигәч, шатлана-шатлана риза булды. Үткәннәрне күпмедер хәтерли ул, кайберсен ишетеп белә, ә калганнарын баргач белер. Тәвәккәлләде Лилия. Менә аны чакырган Венера апасы – дәү әтисенең оныгы, беренче хатыннан туган Сабит кызы. Әнисенең туганнары барлыгын белсә дә, күргәне юк иде Лилиянең.
– Әнием турында сөйлә әле, Венера апа.
– Сөйләрмен, барсын да сөйләрмен, сабыр ит. Авыл белән таныш, туганнар белән аралаш, күп нәрсәне үзең дә аңларсың, – диде Венера.
Мәхәббәтсез яшәп булмый олыгайган көннәрдә дә
«Коммунар» колхозы төзелгәндә Шәмсимөхәммәт бер атын, бер сыерын, җаны кебек күргән умарталарын күмәк хуҗалыкка бирде. Хәзер аның умарталары колхозныкы, әмма кортларны караучы Шәмси үзе иде. Кыш үтеп, кояш нурлары карау белән ул кортбакчага ашыкты. Күңел тынычлыгын шул бал кортлары арасында тапты. Колхозларның берләшүен, бигрәк тә куштаннарны яратмады ул. «Җыен ялкау, юньсез хәерче», – дип ризасызлыгын белдерде. Сугыш чыккач та корт бакчасыннан аерылмады, хуҗалыкка хәтсез генә бал бирә иде.
Кояшлы язгы көннәрнең берсендә колхозчы хатын-кызлар белән берничә яшүсмер малай кортбакчага эшкә килделәр. Алар арасында матур күлмәкле, чибәр Мәстүрә дә бар иде. Сөйкемле итеп көлә, күп сөйләшә, балкып тора. Ире сугышта үлгән тол хатын, димәссең. Умарталарны чыгарып тезделәр, бушап калган омшанникны җыештырдылар, умартачы өен дә юып чыктылар. Эш бетүгә умартачы өмәчеләрне табынга чакырды. Аш исе борыннарны кытыклап, авыз суларын китерә. Куян итеннән пешерелгән умачлы ашны ашаганнан соң хатыннарның күңелләре күтәрелеп китте. Умартачы кәрәзле бал да куйды. Баллап, мәтрүшкәле чәй эчтеләр. Мәстүрә Шәмси абзыйсыннан күзен дә алмады.
Шәмсинең аръяктан чыгып, басма аша үтеп, тыкрыктан күтәрелгәнен гел күзәтеп тора иде Мәстүрә. Алар яныннан үтеп йөри иде шул умартачы. Аның чандыр гәүдәсен, кызу атлап китүләрен карап кала тол хатын. «Исәнме, чибәркәй», – дип, Мәстүрәгә һәр иртә сәлам биреп китә иде ир. Аны күргән саен хатынның йөзе балкып китә.
Кортбакчадан кайтканнан бирле Шәмси абыйсы күз алдыннан бөтенләй китмәде Мәстүрәнең, чын күңелдән гашыйк булды ул аңа.
Бәхетсез никах
Мәстүрәнең 16 яше генә тулган иде. Озак өйләнми йөргән, бик кызу канлы, кырыс Галим аны күрше авылдан урлап алып кайтты. Үзе районга барып военкоматта эшләп йөри. Нинди вазыйфада булгандыр, әмма авылдашлары алдында «зур начальник» иде. Бала туганчы ук башка чыктылар. Хуҗалыкны алып бару яшь килен өстендә булды. Мәстүрә иренә бик озак ияләшәлмәде. Нишләсен, язмышына буйсынды. Берәр кайчан ярату булдымы икән, иреннән куркып калтырап яшәде. Аныңча булмаса, сугып җибәрергә дә күп сорамый иде. Баласын зур авырлык белән тапты Мәстүрә. Кыз бала үсә-үсә аерым авазлар әйтсә дә, сөйләшә алмады. «Юньле бала да тапмадың», – дип исенә төшереп кенә торды Галим. Авырга узса да, башкача бала таба алмады Мәстүрә. Ире аны ачуы чыккан саен типкәли иде. Галим фронтка киткәндә телсез кызы белән бер ялгызы калды ул. Галимнең үле хәбәре килгәч, ачынып-ачынып елады. Мәстүрәнең авылда терәк булырдай беркеме дә юк иде.
Шәмсимөхәммәт гаиләсе
Кеше гомере һичкайчан да чишелеп бетмәс табышмак сыман. Адәм баласы, аның язмышы турында уйлану зиһен, хис яшәгәндә һәрвакыт булачактыр. Менә Шәмсимөхәммәтнең язмышын гына алыйк. Үскән чагында горур егет иде, авылның чибәр кызы Җиһаниягә туйлап өйләнде, балалар үстерделәр. Матур гына яшәп ятканда, гаиләләре таркалды.
Шәмсимөхәммәт гаиләсен ташлап, Мәстүрәгә йортка кергәндә, олы кызы Һәдиянең дүрт баласы бар иде. Икенче кызы Тәслимә баласы белән ялгыз яши. Аларның икесенең дә ирләре сугышта. 1921 елгы улы Сабирҗан энеләре Риза белән Сабитка үрнәк алырдай абый иде. Бар яклап уңган, тәвәккәл, эшсөючән малайга Шәмсинең өмете зурдан булды. Ул бәләкәй чагыннан атлар көтә, күрше авылга сөт ташый, бигрәк тә әтисенә кортбакчада ярдәмләшергә ярата. Сабирҗан сугыш башланганда Совет армиясендә хезмәт итә иде, сугышның беренче көннәреннән үк яуга китә. Яшьтән сөйгән кызы аны, кайтканыңны көтәрмен, дип озатып кала. Улының «Кара каргалар оча башлады, кайтып күрешүләр насыйп булмас» дигән хат юлларын Шәмсимөхәммәт елый-елый укыды. Бер айдан фронттан аның «хәбәрсез югалды» дигән хәбәре генә килә. Икенче улы Сабитны күзе зәгыйф булганга сугышка алмадылар. Өченче улы Риза колхозда эшләп йөри, аңа да армиягә барырга вакыт җиткән.