Барлык яңалыклар
Иҗат
1 ноябрь 2022, 09:54

Яндырылган күперләр

Төркемгә берләшеп, сигез кеше вагон талаганнар, әйберләрен сатып, акча эшләгәннәр.

Фируза Бәдамшина

Ахыры

Әлфинә

– Лилия, әниеңнең балачагын, аның ни өчен Казахстанга китеп урнашканын беләсең килә инде, әйеме?

– Бик тә, бик тә беләсем килә.

– Барсын да сөйләп тә булмас, шулай да сөйлим әле.

– Әлфинә яшь буенча миннән берничә айга гына зуррак. Башлангыч сыйныфларда күчми калып безнең класска килеп утырды. Еш авырый иде, шулай торып калдымы икән. Безгә аның белән аралашып үсәргә туры килде. Кайчакта Әлфинәне күрә алмый идем. Зурлардан, туган-тумачалардан ишетеп үскән сүзләр тәэсир иткәндер, балачак аңы белән нәфрәтем көчле иде. Карт көнендә зүрнәйне ялгызын калдырганнар. Зүрнәй бик күп еллар бездә яшәде. Әлфинә һич тартынмыйча әтисенең олы бичәсенә «безнең зур нәнәй» дип эндәшә иде. Зүрнәй ни өчендер Әлфинәгә якты чырай күрсәтеп, чәй эчереп чыгара. Шулкадәр изге күңелле юмарт кеше булган икән, Аллаһның рәхмәтендә булсын Җиһания картый.

Әлфинә мәктәптә яхшы укыды, уку аңа җиңел бирелә иде. 8нче сыйныфны тәмамлагач, тугызынчы сыйныфны күрше авылга йөреп укыдык. Әлфинә укытучыларга тырыш, белемгә омтылучы, акыллы яхшы укучы булып күренде. Аны башкалар белән чагыштыру, бутау мөмкин түгел. Томрап торган зур зәңгәр күзле, җитен төсле аксыл чәчле матур кыз, шуңа зифа буен, ягымлы тавышын өстәргә кирәк. Ул гел матур киенеп йөрде. Мәстүрә карчыкта акча бар. Ятим балаларына пенсия ала иде. Беренче кызы Ленага артык кием кирәкми, ул бик урамга чыгып йөрми. Өйдәге бар эшне дә ул эшли.

Әлфинә авылда үзенең матур кызлардан саналганын белеп үсте. Башка авылдан егетләр килсә, беренче аңа күзләре төшә. Клубтан озатып та куялар, кайсысын ирештереп куып җибәрә. Әлфинәнең кыланышларына авыл кызларының ачуы да килә, көнләшеп тә куялар иде. Чибәр кызның аларга исләре дә китмәде, дус егетләре күп булды.

Күңел тулы өмет

Мәктәпне тәмамлагач, мин читтән торып институтка укырга кердем. Мәктәптә эшләп йөрим. Гомернең иң матур чагы. Яшьлек дәрте, күңел тулы өмет-ышаныч, барыбыз да хыялларыбызның тормышка ашуын көтәбез. Ул елларда авыл клубы гөрләп тора иде. Матур итеп кичәләр үтә, гармун моңнарына биибез, төрле күңелле уеннар уйныйбыз. Клуб мөдире Назыйф Фәрхетдинов матур-матур концертлар оештыра. Бер генә концерт та Әлфинәдән башка үтми. Матур җырлый, халык шаулатып кул чабып, яратып кабул итә. Авыл клубында яшьләр, укытучылар, гомумән, сәләте булган авыл халкы тырышлыгы белән Н.Әсәнбаевның «Рәйсә» драмасын сәхнәләштердек. Рәйсә ролен талантлы, матур тавышлы Тәскирә апа уйнады. Пьесаның төп героен Назыйф абый үзе башкарды. Аларның кызлары Фирдәвисне Әлфинә оста итеп уйнады. Фирдәвис – әтисенең гаиләдән китүен авыр кичерүче кыз. Ул хисләрен җыр аша белдерә. Шул вакыттагы Әлфинәнең чибәрлеге, осталыгы – артистларың читтә торсын. Миңа Фәйзинең яшь хатынын уйнарга туры килде. Район үзәгенә барып беренче урын алып кайттык.

Зона ярышына Яңавылга җибәрделәр. Әлфинә Яңавыл мәдәният йортындагы гармунчы егеткә кушылып җырлады. Бик чибәр иде гармунчы. Акыллы, талантлы егеткә охшап тора. Егет көндез кара свитер киеп йөрсә, кичкә матур костюмнарын киеп килгән, дәртләнгән, күзләре янып тора. Әлфинәгә чын-чынлап гашыйк булган, ахры. Чыгышыбызны бик охшаттылар, 2нче урын бирделәр, Почет грамотасы һәм бүләкләр биреп кайтардылар. Яңавылдан поезд белән Куедага кайттык. Анда да чыгыш ясадык. Икенче көнне безне авылдан чана таккан трактор килеп алды.

Әлфинә белән гармунчы егет Рәлиф апрель аенда танышканнар иде, май урталарында өйләнешеп тә куйдылар. Язмышыңны үзгәртү бик авыр яисә бөтенләй үзгәртеп булмый. Чөнки язмыш Аллаһ тарафыннан бирелгән, син туганчы ук маңгаеңа язып куелган, диләр. Шундый гыйбрәтле, тетрәндергеч язмышлар була, ишетәсең дә шаккатып торасың, ирексездән шул язмыш иясенә карыйсың, боларны барсын да ничек күтәрә алды икән, дип уйлыйсың. Үз тормышыңа карап, шөкер ана итеп, белгән берәр догаңны укып куясың.

Яңа гаилә

Мәстүрә карчык кызы кияүгә чыккач, Шәмсимөхәммәт ягыннан туганнарны җыеп кунакка чакырды. Туй мәҗлесе ясады. Сеңелегез бит, әтиегезнең кызы, тату яшәгез, дип барсына да туй бүләкләре таратты ул. Арада булган нәфрәт бозы акрынлап эри башлады. Әлфинә дә Яңавылдан авылга кайтса, әтисенең туганнарына барып хәл белә, чакырып кунак итәргә дә онытмады.

Әнисеннән килгән чибәрлек, әтисе ягыннан булган гайрәт Әлфинәгә күп нәрсәләрне җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Зифа буй-сын, нечкә бил, матурлыгы күп вакыт судан коры чыгарга булышкан аңа. Авылдан котылуын-котылды, әмма кайда килеп капканын тиз аңлады Әлфинә. Заманында Яңавылда сугыш чукмары булган Рәлиф. Музыка яратуы, гармунда матур итеп уйнавы белән башкалардан аерылып торган. Берьеллык баянчылар курсында укып чыгып, тирә-якта оста баянчылардан саналган. Әлфинә белән өйләнешкәч, үзенең кагыйдәләрен куя, аңа каршы сүз әйтергә ярамый. Бигрәк тә кеше барда ачулы, караңгы йөзеңне күрсәтмә. Әлфинә барсына да күнде. Тик авылга гына кире кайтырга булмасын.

Рәлиф мәдәният йортында эшли башлагач матур-матур кичәләр, очрашулар, мәҗлесләр бик күңелле үтә башлады. Кайда гына чыгыш ясаса да, хатынын үзеннән калдырмады. Чибәр Әлфинәгә кая барса да игътибар зур иде. Күп ирләрнең күзе аңа төшә. Ул аларны башта ирештерә, елмая, аннан көлә-көлә урыннарына утыртып куя. Бик кызык, көлкеле хәлләр килеп чыкканы да булгалады.

– Кызым, картайганчы тигез, бәхетле яшисең килсә, бервакытта да иреңнән калма. Берүзен клубка да, кунакка да җибәрмә, аздырырга торганнар белән дөнья тулган. Уртак ятакны да суытма, бер суынса аны җылытуы бик авыр ул. Хатын-кыз – ул ирнең ышанычы, таянычы. Алдыңда елмаеп торып, артыңда хыянәт итсәләр, ир-атка бу үлем белән бер. Ир кеше хыянәтне авыр кичерә. Бик сирәге генә гафу итә, хатын кыз хыянәте гаиләнең нигезенә балта чабуга тигез, – дип Мәстүрә карчык киңәшләрен бирде кызына.

Фаҗига

Әлфинә белән Рәлифнең уллары Салават туды, аннан кызлары Лилия дөньяга аваз салды. Өченче балалары туып, өч яше тулгач, Әлфинә үзләре торган җиргә якын РТС клубына эшкә урнашты. Матур кичәләр үткәрде, күренекле кешеләр белән очрашулар оештырды. Хатынына булышырга дип гармун тотып кичәләрдә Рәлиф йөрде. Клубта эшләр гөрләп торды.

Армиядән яңа кайткан Фәрит исемле художник егет монда эшкә килгәч кенә барсы да буталды. Фәрит Әлфинәне күрде дә, аның зур зәңгәр күзләренә кереп чумды, гашыйк булды. Икәүләп лозунглар, афишалар язалар. Клубның эчен, тышын матурлап буядылар, бар эшне дә бергәләп эшлиләр. Фәрит өчен дөньяда Әлфинә генә бар. 12 яшь аермасы да, Әлфинәнең ире дә, өч баласы да киртә булмады. Әлфинә аңа беренче исе китми генә йөрсә дә, тора-бара үз хәләтен үзе аңламады. Шундый ярату хисен кичергәне булдымы икән аның? Ахыры ни белән бетәсен башына да кертеп тә чыгармады. Башта егетнең рәссам булганына сокланып, сөенеп йөрсә, көннән-көн Фәриткә ныграк ияләште. Алар һәркөн бергә, бер-берсен күреп, аралашып тора. Күп вакыт икесе эшкә мавыгып, тирә-яктагы кешеләрне дә күрми башладылар.

Бу хәлләр кеше теленә кереп, бик тиз Рәлифкә дә барып ишетелде. Башта юкны сөйлиләр, дип ышанмады. Шулай да сагайды, күзәтергә булды. Беркөн икесен үз күзләре белән күрде. Күрде дә бөтен ачуы ташып чыкты. Аның өчен бу көтелмәгән хәл иде. Рәлиф акылдан шашкандай булды. Борын төбендә генә типтереп ята икән бит хатыны: Рәлифтән көлеп, икенчене сайлаган. Сизенгән иде ул хатынының күзе очкынланып янганын, бит очлары алланып, канатланып эшләп йөргәнен күргән иде. Рәлифнең элекке бозык холкы, ачуы, ярсуы, башындагы алама чире кузгалды. Хатынын чәченнән сөйрәп, өйгә типкәләп алып кайтты. Кайткач хәле беткәнче кыйнады, күзенә ак-кара күренмәде. Салават әтисеннән ычкынып урамга чыкты. Ул урамдагы кешеләрдән ярдәм сорады. Канга батып, аңын югалткан Әлфинәне ашыгыч ярдәм машинасына салып дәваханәгә озаттылар. Салаватны да калдырмадылар, аның кулы сынган иде. Милиционерлар Рәлифне дә алып киттеләр. Азрак тынычлангач, Рәлиф: «Мине чыгарыгыз, өйдә ике бала үзләре генә», – дип ялынды. Чыккач та ул дәваханәгә юнәлде, тәрәзәдән Әлфинәне күзәтте. Башы марля белән уралган, күзләре йомык, авыз-танавыннан кан саркыган хатыны үле кешегә охшап ята иде.

Шуннан соң Рәлифне күрүче булмады. Берничә көннән соң гына эзләп таптылар, ул мунча түбәсенә менеп, үз-үзенә кул салган булып чыкты.

Күченү

Лилия бу вакыйгаларны хәтерләмидер. Әлфинәнең әтисе туганнары тарафыннан, кияүне харап итте, акыллы иде, өч баланы ничек карар икән, дигән нәфрәтле сүзләр яңгырады. Рәлифнең туганнарыннан бер сеңелесе исән иде. Ул абыйсын яхшы белгәнгә чәпченмәде шикелле, Әлфинәдән гаеп эзләмәде. Кемне кем харап иткәнен кем белә. Күбесе Рәлифнең үлемендә хатынны гаепләде.

Әлфинәгә яшәргә, балаларны тәрбияләргә кирәк. Шулвакыт гәзиттә бер белдерүгә игътибар итте: бер карт Алма-Ата шәһәрендәге йортын Яңавылда торакка алмашам, дип язган иде. Картның картайган көнендә туган ягына кайтасы килә. Күпме гомер калганын кем белә, туган туфрак тарта шул. Карт Әлфинә куйган шартларга риза була, фатирларын алыштыралар.

Әлфинә балаларны карашыр, юлда иптәш булыр, дип, әнисе Мәстүрәне дә үзе белән ала. Поезд кузгалып киткәч, алар янына Фәрит килеп утыруына гаҗәпләнмәде Мәстүрә карчык. Көтелмәгән хәлләрне күп күргән инде ул.

Фәрит

– Лилия, бер сорау бирсәм, ачуланмый гына җавап бирерсеңме?

– Сора, Венера апа.

– Фәрит нишләп озакка төрмәгә эләкте?

– Мин ул вакыйганы бик белеп тә, аңлап та җитмәдем шикелле. Шулай бер бүлмәле фатирда җиде кеше яшибез: Салават абыем, мин, Айдар – Рәлиф балалары, Гөлнара, Диләрә – Фәриттән туганнар. Уку елы башлангач, интернатта торып укыдык. Ял көннәргә, каникулларга гына кайтабыз. Без шулай үстек. Фәрит абыйны утырткач, әни бик елады, нык бетеренде. Аны коткарам, дип, кемнәр белән генә сөйләшмәде, кайда гына бармады. Яхшы кунакханәгә кереп тә эшләп карады, янәсе Мәскәүдән килгән кешеләр белән таныша. Ресторанда эшләве дә Фәритне коткару өчен иде. Булмастай булгач, кулын селтәп чыгып китте. Фәрит абый үзе генә җинаять эшләсә дә, ярдәм итәргә булыр иде. Төркемгә берләшеп, сигез кеше вагон талаганнар, әйберләрен сатып, акча эшләгәннәр. Бу тикшерү бик озак еллар барган. Соңыннан барсын да тотып төрмәгә утырттылар. Ул срогы тулганчы утырмады, кайтты. Әни генә аның артыннан йөреп, бик биреште.

Дөнья түгәрәк шул: уйлаган уйлар да, кылган гамәлләр дә беркая да китми, үзебезгә кайта.

Соңгы очрашу

– Венера апа, дәү әнинең ничек үлгәнен сөйлә инде.

– Дәү әни-дәү әтиең яшәгән йорт урынына яшьләр бик матур йорт салып чыктылар. Мәстүрә карчыкның бакыйлыкка күчүе дә тиз булды. Баш авырта, баш әйләнә, дип зарлангач, фельдшер аны дәваханәгә җибәрде. Күршеләре малларын карап, кызы Ленага күз-колак булып тордылар. Дәваханәдә Мәстүрә ике көн, ике төн йокысыз үткәрде. Өченче көнгә тынычландыра торган дару сорап алган. Шуны эчеп йоклаган да, иртән уянмаган. Кичтән үк үлгән булган, шикелле.

Әлфинәгә телеграмма бирде­ләр. Ул дәү әниенне җир­ләргә кайтып җитә алмады. Аны Шәмсимөхәммәт картның балалары, күршеләре хөрмәтләп җир куенына салдылар. Әлфинә әллә ни өзгәләнмәде дә кебек. Ул атна эчендә өен, малларын сатып, эшен тәмамлады. Апасы Ленаны да интернатка урнаштырырга өлгерде. Акчаларын җыеп кесәсенә салды да, китеп барды.

Яндырылган күперләр күп булды. Инде күпернең соңгы баганаларына кадәр яндырып китте. Авылдашларының шуннан соң Әлфинәне күргәннәре булмады. Гомер үтә, олылар бакыйлыкка китеп бара, аны хәтерләүчеләр дә бик сирәк калды. Яшьләр аны бөтенләй белмиләр.

Лилия, әллә кемнәр турында әйтмим, дәү әтиеңне бел син. Авылыбызга нигез салучылар да безнең нәсел. Һәрберсенең балаларын исәпләп китсәң –никадәр без. Электән авылда Локман затыннан булганнар «үз Локманым» дип кочаклашып күрешкәннәр. Җан тартмаса да, кан тарта, ди бездә халык. Менә сине дә кан тарткан, нәсел җебе тарткан, – дип, аркасыннан сөеп куйды.

Лилия бездә бер атна торды. Сөйләшеп сүзләр бетмәде. Әнисенең туган ягын яратып, тагын кайтырмын, ирем килмәсә, балаларны алып кайтырмын, дигән ният белән китте ул. Безне дә үзенә кунакка чакырды. «Казахстанның элекке башкаласын күреп китәрсез. Килергә үзем акча салырмын», – дип чакырды.

Аерылышканда күзләреннән яшь өзелмәде. «Венера апа, мин кайтып җиттем. Ирем, балаларым да исән-сау торганнар. Кунак итүегезгә рәхмәт. Мин сезне барыгызны да яратам», – дип шалтыратты. Аннан соң шалтырату булмады.

Көтеп йөрдем дә, борчылып, үзем шалтыратырга булдым. Трубканы бер ир кеше алды. «Лилияне кичә җирләдек, монда башкача шалтыратмагыз», – диде. Сораша башлаган идем, трубканы куйды.

Күз алларым караңгыланып китте, уйлана-уйлана, уемның очына чыгалмадым. Үксеп-үксеп елап та алдым. Еладың ни, еламадың ни – күперләр яндырылган, туганлык җепләре өзелгән. Яндырылган күперләрне яңадан тергезү мөмкин түгелдер, күрәсең.

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: