Уңганнарны мактыйбыз
Фәрзәнә НАЗАРОВА
Безнең авылларыбызда күпләрдән аерылып торган сәләтле кешеләребез яши. Алар махсус уку йортларында белем алган кеше түгел, ә Ходайдан бирелгән талант ияләре.
Шундый сәләтле яшьләребезнең берсе Аксәет егете Рамил Зыясламов була. Кайсы яклап аерылып тора соң ул яшьтәшләреннән? Иң беренче нечкә һәм чиста күңеле, кеше күрмәгән, башкалар тоймаган нәрсәләрнең асылына төшенүе белән. Рамил рәссам. Төрле картиналар төшерә ул. Алар гади каләм, гельле ручка, мел, пастел һәм майлы буяулар кулланып иҗат ителгән. Аның айлы кичле картиналарыннан тынычлык хисе бөркелә, арыш басуларыннан өлгергән ашлык исе киләдер кебек тоела.
Болардан тыш, Рамил төсле пластик бутылкалардан кош, хайван, әкият персонажлары сыннары ясаган, кул тегү машинасында төрле маскалар теккән. Иске дискалардан, пластилиннан матурлык тудырган. Пластик шешәләрнең 300 еллап череми ятканын исәпкә алганда, ул башкарган эшнең нинди әһәмиятле икәнен дә аңларга була. Шул калдыклардан күпме матурлык тудырырга мөмкинлек бар икән!
Егетнең кулы агач эшенә дә ятып тора. Сеңелесе бүлмәсендәге комод белән көзге тумбасын, залдагы гөлләр утырту өчен уңайлы тумбаны да ул үз куллары белән оста итеп эшләп куйган.
«Бу сыннарны интернеттан карап ясыйсыңмы?» – дип кызыксындым. «Юк, ул минем күңелемдә туа, күз алдыма килә. Тыныч кына үз бүлмәмдә шушы картиналар, сыннар ясыйм, үз-үземне белгәндә кулымда каләмем бар иде инде», – дип җаваплый ул.
– Кайдан килгән соң аңа шундый сәләт? – дип әнисеннән сорыйм.
– «Дәү әтисе агач эшләренә оста булды. Рамилне, әйдә, балам, дип, үз артыннан ияртеп эшкә өйрәтте. Әле исән булса, икесе ниләр генә эшләмәс иде. Әтинең әтисе дә оста куллы булган, картиналар төшергән. Заттан киләдер, ике абыем да бик матур итеп картиналар ясыйлар. Рамил белән йөкле чагымда шулкадәр рәсем ясыйсым килә иде. Кулыма фломастер яки каләмнәр алып, көннәр буе рәсем төшерә идем. Ул тугач, андый халәтем тукталды. Улым кече яшьтән бик матур рәсемнәр ясады. Холкы да тыныч булды. Кайда югалды, дип карасаң, ул тыныч кына сызгалап, боргалап, нәрсәдер ясап утыра. Үскәч тә шулай. Пластик шешәләр җыеп, шуларны тигезләп кисә, клей белән беркетә, ике-өч көн үтүгә кош яки хайван сыны әзер. Аның хәзерләгән чималлары шулкадәр төгәл була: артып та калмый, җитмәде, дип тә утырганы юк. Кайдан шундый күзаллау киләдер? Күзләр тимәсен инде берүк. Бу юлы йомшак уенчык эт тегеп салып куйган, тере эттән аермалы түгел. Күп вакытларын Интернетка, телефонга мавыгып утырган балаларны карыйм да, Ходаема рәхмәт укыйм. Талант бит сихри бер көч кебек, Ходай Тәгалә тарафыннан бирелә, – дип, улының уңышлары белән уртаклашты әнисе Гүзәл Гадел кызы.
Рамил Радик улы 22 яшь белән бара, Ерак Көнчыгышта армия сафларында хезмәт итеп кайткан ул. Чернушкага, Югары Тәтешлегә йөреп эшләп карый. Әмма күңеленә яткан эш түгеллеген сизеп тора. Егет яшь, тормыш диңгезенең тирәнлеген аңлап, йөзәргә куркып торадыр сыман. Бәлки бер остазның төпле киңәше генә җитми торадыр. Кызганычка каршы, бу егетнең язган картиналарын үзләреннән башка беркем дә күрми шикелле, югыйсә, бу эшләр күргәзмәләрдә, һичшиксез, урын алган булыр иде.
Рамил бу хезмәтләрен үзем өчен генә эшлим, дип, кыюсыз гына аңлата. Әмма мондый талант ияләрен район, республика халкы да белергә тиештер, дип уйлыйм. Рамилнең булган дәрте сүрелми, аның иҗат җимешләре күргәзмәләргә куелып исемнәре данга күмелер көннәре алда булсын, диясе генә кала.