Тәтешле хәбәрләре
-2 °С
Болытлы
TelegramVK
Барлык яңалыклар
Иҗат
17 февраль 2023, 10:33

Безнең артистлар финалда!

 Фестивальнең Гран-при хуҗасы билгеле булачак.

Безнең артистлар финалда!
Безнең артистлар финалда!

Сәнгать

Рузилә Мирзоева, район мәдәният идарәсе методисты

Район мәдәният сарае каршында эшләп килгән «Илһам» халык театры режиссер Венер Хәкимов җитәкчелегендә яңа сулыш алды. РСФСРның атказанган артисты, БАССРның мәдәният эшлеклесе Тимербулат Имашевның тууына 115 елга багышланган «Театр. Иҗат. Талант» дип аталган халык театрлары фестиваль конкурсының беренче этабында катнашу онлайн-форматта үтте. Башкортстанның 32 төбәгеннән 62 театр коллективы фестивальдә катнашу теләге белдерде.

Безнең «Илһам»ны җитәкләгән Венер Юрист улы театр сөючеләр белән ике төркем туплап, Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» дигән трагик комедиясен сәхнәләштерде. Төп рольдәге 16 яшьлек Миргаянны Арлеан Габдулхаков уйный. Әти-әниле булып та ятим яшәгән дуамал яшь күңел түрендә ниләр ята? Спектакль шушы ташландык балалар, ялгыз хатыннар язмышы турында бара. Рольләрдә Гөлшат Шәбетдин, Фәрит Җиһангир, Илшат Кыями, Зинира Тукай, Руслан Әхмәт, Эльвира Садертдин, Әминә Әхмәтҗан катнаша. Онлайн-форматта барган беренче турда 32 төбәктән килгән 62 театр коллективы арасында «Илһам» татар халык театры унбер алдынгы җиңүчеләр исемлегендә! Икенче этап 27-28нче февральдә Бишбүләк районы сәхнәсендә үтәчәк. Анда «Иң яхшы халык театры», « Үзешчән авыл театрының иң яхшы режиссеры», «Иң яхшы актер» номинацияләре буенча ярыш һәм шулай ук фестивальнең Гран-при хуҗасы билгеле булачак. Театр сөюче илһамлыларга уңышлар юлдаш булсын!

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: