Барлык яңалыклар
Иҗат
9 март 2023, 12:10

Мәңге үлемсез Атнабай

Шагыйрь гомере үлемсез, аның иҗаты һәрберебез күңелендә сакланыр.

Элида Кәрамова

 Каһим Әүхәтов исемендәге Күрдем модельле китапханәсе халык шагыйре Ә. Атнабаевның тууына 95 ел тулуга багышлап «Атнабай минем күңелдә һәм шигырь юлларында» дип аталган шигырь конкурсы үткәрде. Анда Башкортстан һәм Татарстан Республикаларыннан 30 якын һәвәскәр шагыйрь көч сынашты. Алардан килгән шигырьләр китапханәнең социаль челтәрләрдәге битенә теркәлеп барды. Һәрбер шагыйрь халык шагыйре Атнабайны мактап, аның белән горурлык кичергән хисләрен шигырь юлларына тезде. Атнабай иҗатына гашыйк булмаган кеше бәлки аңа багышлап шигырь дә иҗат итә алмас иде.

 Җиңүчеләрне билгеләү халык арасында тавыш бирү буенча барды.

1нче урынга Беләш авылыннан Әдибә Йосыпова чыкты. 2нче баскычта Яңавыл шәһәреннән Айгөл Ибраһимова, 3нче урынга Татарстанның Лаеш районыннан Эльвера Абдуллина – Байгазина лаек булды.  Җиңүчеләргә дипломнар һәм сертификат тапшырылды. Мондый конкурслар китапханәдә еш узса да, Атнабайга багышланганы аеруча күркәм үтте.

Шагыйрь гомере үлемсез, аның иҗаты һәрберебез күңелендә сакланыр.

Автор:
Читайте нас: