Барлык яңалыклар
Иҗат
14 март 2023, 14:31

Ул бу җирне матурларга туды.

«Ул бу җирне матурларга туды»

Ул бу җирне матурларга туды.
Ул бу җирне матурларга туды.

Элида КАРАМОВА, Күрдем авылы китапханәчесе

Республика китапханәчеләре арасында Әнгам Атнабаевның тууына 95 ел тулуга багышлап үткәрелгән «Ул бу җирне матурларга туды» республика төбәкара конкурсы оештырылды. Анда укылган китап буенча онлайн форматта видеоролик төшерү кирәк иде. Әлеге бәйгедә үзәк район китапханәсе хезмәткәре Миләүшә Хәбибуллина 3нче урынга чыкты.

Шулай ук Каһим Әүхәтов исемендәге Күрдем авыл модельле китапханәсе тарафыннан Әнгам Атнабаевның юбилеена багышлап оештырылган «Атнабай минем йөрәгемдә һәм шигырьләремдә» исемле онлайн-конкурска да йомгак ясалды. Анда Әнгам Атнабаевка багышлап шигырь иҗат иткән шигырь язучылар катнашты. Нәтиҗәдә, 3нче урынга Яңавылдан Айгөл Ибраһимова лаек булды, 2нче урында Татарстанның Лаеш районыннан Эльвера Байгазина, 1нче урында Беләш авылыннан Әдибә Йосыпова.

 

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: