Барлык яңалыклар
Иҗат
10 ноябрь 2023, 10:57

Ялгыз каен

Баласыз йорт тоссыз аш кебек, Мөнирә никтер авырга узмады.

Ялгыз каен
Ялгыз каен

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Рәхилә белән Мөһимнең берсеннән-берсе уңган өч улы үсеп килә. Карчык, кыз да алып кайтыйк инде, үзеңә бер иптәш кирәк, дигәч, Рәхилә соңгы авырын да күтәрде. Шулай итеп, 1941 елның кояшлы май аенда дүртенче бала булып Мөнирә дөньяга килде.

Язгы чәчү тәмамланган, халык шау-гөр килеп сабантуен бәйрәм итә. Ат арбасында бала имезеп утырган Рәхиләне шомга салып, тузаннар туздырып, атлы кешеләр чабып узды. Ни булыр, бу ат ярышы да түгел ләбаса, дип сөйләнде яшь ана. Килгән кешеләр җитди кыяфәттә трибуна итеп ясалган арбага күтәрелде. Сугыш! Коточкыч хәбәрдән халык ыгы-зыгы килеп таралыша башлады. Афәт килгәнен аңлагандай, җигүле атлар кешнәде, кайдадыр бала елаган тавыш ишетелде, мәйданга бил алышырга чыккан көрәшчеләр, сөлгеләрен читкә ташлап, авылга юнәлде. Сабантуе онытылды.

1941 елда кырыгы да тулмаган, бәби чәче дә алынмаган күпме язмышларга аяк чалып, ачтан, салкыннан интектергән аянычлы Бөек Ватан сугышы башланды. Сугыш башлануның өченче көнендә Мөнирәнең дә әтисе фронтка китәргә әзерләнде. Көрәк кебек эшчән кулларына кызчыгын алды, ә Мөнирә исә, әтине күреп калыйм, дигәндәй, зәңгәр күзләрен тутырып, аңа елмайды.

Авылдан ирләрне районга алып киттеләр. Рәхилә дә кызын ялгыз каенга эленеп торган талбишеккә салып куйды да, улына карарга кушып, авыл башына ирен озата китте. Ул барып җиткәндә булачак яугирләр биек тауның башына җитеп баралар иде инде. Районнан аларны Яңавылга алып киткәннәр, ә икенче көнне яңадан авыл яныннан үтәргә тиешләр икән. Иртәгәсен төенчек төйнәп, ашарга әзерләп көтеп торган Рәхиләгә тау башында берничә машина күренде. Мөһиме соңгы полуторкада булып чыкты. Бер генә минутка туктаган машинадан сикереп төшкән ир, Рәхиләсен күкрәгенә кысты, үзенең йөрәге чыгардай булып тибә, кызыбызны ничек тә үстер, үтермә, дип пышылдады ул. Рәхилә аларны күздән югалганчы кул болгап озатып калды. 45 яшьлек сөлек кебек Мөһим белән дүрт бала анасы Рәхиләнең соңгы очрашуы шушы иде.

Озак та үтми, Мөһимнең Смоленск шәһәре янында хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь килде. Бер мин генә түгел, илдә чыпчык үлмәс, дип, Рәхилә ничек тә балаларны аякка бастырырга, ничек тә ачтан үтермәскә тырышты. Имчәк баласын кече улына калдырып, фронт өчен бил бөкте ул. Ашарга юк, бар тапканны «Җиңү өчен», дип, авылдан алып китә торалар. Язын черек бәрәңге кәлҗәмәсе пешереп ашыйлар. Басуда ашлыклар өлгергәч, Рәхилә эченә бәйләп, бер генә уч булса да ашлык урлап алып кайта. Үзе калтырый, кызарып янып пешә. Тотсалар –  төрмә, балалар ачка үләчәк. Күпме генә балаларын тәрбияләргә тырышмасын, ачлык, юклык үзенекен итте. Йөрәк астында йөртеп, яратып тудырган уллары Габыйдулла белән Фәнзәвиен бер-бер артлы җир куенына салды ул. Мөнирәнең дә ашыйсы килә, ул да үсә. Аның бәхетенә Глимхан абыйсы исән. Ачлыктан үксегән Мөнирәне сыер янына алып чыгып, сыер имчәген каптыра. Кайчагында аны абыйсы сыер өстенә яткыра, анда җылы, кыз рәхәтләнеп йоклый. Кешеләр кебек, мәхлук сыер да сугыш барганын белә диярсең, кымшанып та карамый ята бирә. Өйдә ятып йокларга идәндә бозау тиресе. Өскә иләнгән сарык тиресе ябынып яталар. Башка чүпрәк-чапрак юк. Ашарга берни булмаса да, мичнең бер почмагында зур казан урнашкан. Глимхан бәләкәйдән белдекле булды. Сеңелесен, үзен ашатырлык, эштән арып кайткан әнисенә җан асрарлык итеп төрле үләннәр салып боламык ясый, шуның белән тукланалар. Ул кышын мәктәпкә йөри, җәен колхозда эштә. Көнозын эшләп кайтса да, бала – бала инде: уйныйсы килә, Мөнирә белән шаяралар, качкылык уйныйлар. Абыйсы сеңелесен шулкадәр ярата, аңа чиртке дә тидергәне юк. Ә өч-дүрт яшьлек Мөнирә усаллашырга да белә. Шулай бер шаярганда абыйсының эченә катырак төртеп алды, тегесе, ах, дип идәнгә бөгелеп төште. Кыз исә абыйны үтердем бугай, дип куркып, сарай түбәсенә менеп качты. Үзе елый, кул-аяклары өшегәнче шунда утырды ул. Аны эзләп, аяктан яздылар. Мөнирәнең шуклыклары байтак булды. Бервакыт яшеннән куркып, күршеләренең мунчасына кереп утырды. Уйнап арыган Мөнирә бөгәрләнеп ләүкә өстендә яткан килеш йоклап та китте. Эштән кайткан Халикъ абзый ат сбруйларын куярга, дип ишекне ачса, кыз бала ята, шайта-а-а-н, дип кычкырып җибәрә ул. Аның кычкыруына хатыны килеп чыга. Кереп карасалар, берни булмагандай Мөнирә йоклап ята.

Чаялыгы белән бүре авызыннан да чак калды кызыкай. Абыйсы белән әнисе эштә, аны күрше Баутдин бабай белән Шәргыя әбигә куеп киттеләр. Төштән соң әби белән бабай үгез җигеп басуга печәнгә бармакчы булдылар. «Без хәзер кайтабыз, син өйдә генә тор», – дип чыгып китүләре булды, кыз баз авызыннан чыгып, җигелгән үгезләр артыннан иярде. Мал, мал инде: юрта гына, Мөнирә аларны күздән югалтты һәм басу уртасында япа-ялгызы торып калды. Ярый әле бала елаганын уракчы хатын-кызлар ишетеп, янына килделәр. Кыздан биш-алты адым гына бүре басып торганын шәйләделәр. Хатыннар шаулаган тавышка бүре акрын гына ашлык арасына кереп югалды.

Мөһименә биргән вәгъдәсен үтәде Рәхилә, кызын үстерде, төнен күрше Гыйния белән ашлык корытырга, җилләтергә баралар, кайтканда яшереп ашлык алып кайталар. Ярый усал Зөләйхага тотылмыйлар. Ат өстендә ирләр сыман йөргән колхоз рәисе бик усал, баласы бар, дип тормас. Әнә Мәрзия апаны төрмә шулпасын чөмертте, җиде яшьлек кызы ялгызы калдыю Тегеңә барып карый, моңа кереп карый мескен бала. Үзебездә тамак күп, дип кертмиләр аны. Бала алты ай ялгыз йортта берүзе яшәде. Рәхилә кайчагында жәлләп ашатып чыгара иде үзен. Мөнирәнең әнисе тирә-якта бер оста тегүче иде, үзләрендә бер күлмәк ыштанлык ситсасы булмаса да, бөтен авылга тегү текте. Күпләп таммаса да, ачтан үлмәслек ризыкка җитә иде.

1948 елда аларга әтисенең ике туган абыйсы фронтовик Галимҗан абыйлары кайтып төште. Украинада гаилә корган Галимҗан сугыштан соң бер ел үз гаиләсен эзләп йөреп, өмете өзелеп, туып-үскән авылына юлланды. Рәхилә җиңгәсе белән тормыш корып, бергә яши башладылар, балалар да аны, әти, дип кабул итте. Ул үзе дә бала җанлы булып, энесенең балаларын какмый-сукмый тәрбияләп үстерде. Йортта ир кеше булу гаилә хәлен аз булса да көйләп җибәрде. 1950нче елларда авылда крестьян тормышы авыр, дип, Галимҗан гаиләсен читкә алып чыгып китте. Свердловск өлкәсенә барып урнаштылар. Алты елдан соң гына кирегә әйләнеп кайтып, яңа йорт җитештереп керде алар.

Мөнирәнең дә 15 яше тулып узды. Җәй айларында алар иптәш кызы белән фермада икесенә бер төркем алып, сыер сава. Сыерларның имчәкләре каты, көчләре дә җитми, әмма кешедән калышмаска тырышып эшлиләр. Яшь чак – дәртле чак, ничек кенә арып кайтсалар да, клуб идәненең тузанын чыгарып биеп кайталар. Күп егетләрнең йөрәген яндырган чая кызны «кәҗәкәй» дип кенә атыйлар. Армиядән кайткан Нәҗибулланың кызлар арасында шушы «кәҗәкәйгә» күзе төште. «Минеке булачак, күрерсез», – диде ул иптәш егетләренә. Әйе, булыр сиңа, ул бит киртә башыннан гына йөри, тоттырыр сиңа, дип көлеште яшьләр. Әмма егет үз сүзен сүз итми калдырмады. Бөтен авыл яшьләренә үч итеп «Кәҗәкәй» кушаматлы кызны урлап кайтты.

Салкын кышның декабрь киче. Мөнирә иптәш кызларында өй эшләрен хәзерләргә барды. Шулвакыт хәле бетеп дустының җиңгәсе килеп керде. «Мөнирә, сине чак эзләп таптым, әниеңнең йөрәгенә ябышкан, тиз бул», – дип ашыктырды ул аны. Кыз тиз генә башына шәлен ябынып, портфелен култык астына кыстырып, урамга чыкты. Әнисе өчен көеп, тыны кысылып карлы урамнан йөгергән Мөнирәнең аягы таеп, чокырга төшеп китүе булды, башына авыр толып каплап, арбага салып урлап та киттеләр. Нәҗибулла мәктәп букчасын кулына тоткан кызны култык астына кыстырып, өйгә алып керде. Менә сезгә килен, әйдә, мулла абзый, никах укы, диде ул. Корьән аятләре, вәгазьләр укылып бетү белән өйгә кеше ничек җыелса, шулай тиз генә таралышты. Кызны бер яртыга бәхәсләшеп алган Нәҗибулла иптәшләре белән эчәргә чыгып китте.

Өч көн йортка беркем дә керми-чыкмый, ишекне тыштан бикләп куйдылар. Яшь баланың язмышы өчен борчылган биана гына кереп чыккалый. Ул да малларны, кош-кортларны туйдыра да чыгып китә. Ни кылсын, буласы булган, кияүгә урлаганнар, дигән сүз бөтен авылга таралды. Кирегә юл юк. Өченче көнне генә кияү тиешле кеше белән әниләренә бардылар. Мәктәп директоры белән укытучылар егетне судка бирергә өндәп, борчылуларын белдерде. Хәзер мәктәпкә барсынмы, ояты ни тора, кияүдән кайткан исеме күтәрсенме, дип, Рәхилә каршы төште.

Парта арасында утырыр урынга, Мөнирә фермага сыер саварга чыкты. Кул көче белән сыер сауган кызның йорт эшләренә хәле калмый. Моны күреп торган биана, өйдә кеше булмаганда йоклап ал, балам, дип, йорт эшләрен үзе башкара. Кеше-мазар кайтып керсә, җәһәтрәк уятып суга җибәрә. Кешегә дә, өйдәгеләргә дә үзе башкарган эшне киленнеке итеп күрсәтеп, яшь киленне мактап кына тора. Үзе акрынлап Мөнирәне аш-су пешерергә өйрәтә. Өйрәтү белән мени, көч җитмәгәч. Бер көнне биана белән биата мунчага киткәндә Мөнирәгә мичтән аш чүлмәген алырга кушып киттеләр. Йортта яшь киленнән башка да сигез кеше, әмма мичтә кайнап утырган зур чүлмәкне күтәреп алучы гына юк. Кечкенә буйлы Мөнирә чүлмәкне күтәреп тә алды, эссегә кулын пешереп, чүлмәкне идәнгә төшереп тә җибәрде. Умачлы аш белән идән тулды. Карап торган ризык юкка чыкты, барсы да ач калды, өйдә зур тавыш купты. Яшь киленнең пешми исән-сау калуына сөенүче булмады, эттән алып эткә салып сүктеләр генә. Җебеп торган хатынына ачуы чыккан Нәҗибулла аны Мөнирәнең әниләренә алып китте.

Әнисе белән киңәшләшеп, бер-ике көннән Казахстан якларына юлланды алар. Анда кызның абыйсы яши. Барып керер кешегез бар, югалып калмассыз, дип, юлга акчалар биреп, озатып калды аларны Рәхилә. Нәҗибулла тимер рудасы чыгару шахтасына эшкә урнашты. Баракларда яшәп көн күрәләр. Ул Мөнирәнең өстеннән бикләп китә. Кибеткә барса, акчасын чутлап, нәрсә алырга икәнен язып өйрәтеп җибәрә. Бәдрәфкә дә чыгармый, кунак-килемгә дә үзе генә йөри. Хатыннар белән азынып алырга да күп сорамый. Авырга узган хатынның әллә нәрсәләр ашыйсы килә. Бер чыгуында тәм-том алып туйганчы ашап, бөтен акчасын бетереп кайткач, акчамны төшереп куйганмын, дип алдашты ул. Моннан соң ир, хатынны бөтенләй күздән югалтмас булды. Акчаңны кайда төшереп калдырдың күрсәт, эзлә, дип баш катырды ул. Мөнирә авызына су капкандай дәшми. Ашап бетерде бит инде, каян алсын.

Өйдә биктә ятып, бала туарга вакыт җитте. Тау кебек корсаклы хатын төнлә урын җире суланганга уянып, Нәҗибулланы төрткәләп уятты. Татлы йокысыннан уянган ир аны караваттан төртеп үк төшерде. Суы китә, кара аны, малай булса, минеке, кыз булса, мин аны барып алмыйм, бел, кызый, дип кисәтеп куйды, Мөнирәнең бәхетсезлегенә каршы, дөньяга кыз бала туды. Ир әйткән сүзендә торды, бала тудыру йортына килеп тә карамады, бәби белән Мөнирәне абыйсы белән җиңгәсе килеп алды.

Өйгә алып кайткач та, Нәҗибулла үз баласына битараф калды. Ә эшкә киткәндә тыштан шул ук йозак эленә. Мөнирә күршеләре, җиңгәсе белән форточка аша аралаша. Кем нәрсә китерә, шуннан керә. Бала төрергә чүпрәк тә юк, Мөнирә иске итәк, күлмәкләрен кисеп бала чүпрәге ясый.

Шулай алты ай үтеп китте. Җиңгәсенең сеңелесе аңа, кач син бу ирдән, рәхәт күрмәссең, интекмә, дип тәкъдим иткәч, Мөнирәнең дә башына уйлар керә башлады. Яратмый бит ул мине, әмма никтер аерып та җибәрми, аңламассың инде, дип, акрынлап качып кайтып китәргә әзерләнә башлады. Булган чүпрәкләрен җыештырды, ире яшереп кенә җыйган акчаны алды. Баланы форточкадан бирде, үзенең дә кечерәеп калган гәүдәсе шул кечкенә тәрәзә тишегенә сыйды. Ул вокзалга юлланды. Балалыктан чыкмаган Мөнирәнең йөрәге дөп-дөп тибә, өстендә сәләмә генә киемнәр, сумкасында бала чүпрәге белән бер кыерчык кара икмәк. Ә барасы юлның иге-чиге юк сыман. Станциягә яхшы гына барып җитеп, Алма-Атага китә торган поезд көтеп утырганда янына милиция киемендәге егет килеп, аның кем икәнлеген белеште. Бала кочаклап утырган Мөнирәне күптән күзәтепутырган башкорт хатыны аны тиргәп җибәрде. Әмма бераз үтүгә милиция хезмәткәре тагын килде. Сез ирегезнең акчасын урлап качкансыз, әйдәгез, ачыкларга кирәк, дип, начальник бүлмәсенә алып китте. Андагы милиция киемендәге хатын Мөнирәне анадан тума чишендереп акча кенәгәсе эзләде. Карасаң, теге ерткыч ир, Мөнирәне акча кенәгәмне урлап киткән, дип, милициягә мөрәҗәгать иткән икән. Һәм үзе дә хатынын куа чыккан. Моны ишеткәч, бала кочаклаган Мөнирә үкереп еларга тотынды. Үзенең изелеп яшәвен, бала белән авылга кайтып баруын аңлаткач, аны ташкүмер төялгән паровозга утыртып озаттылар.

Бер станциядә поездын куып җитеп, Мөнирә үз вагонына кереп утырды. Бөтен кеше сәер итеп аларга карый, өстендә пычранып беткән күлмәктән ертык ыштан балагы күренеп тора. Мөнирәнең моңа исе дә китми, ничек тә авылга кайтып җитәргә, дигән уй белән яна ул. Кич кешеләр йөреп тынган арада кызын йоклатып, чүпрәкләрен юарга, дип бәдрәфкә керсә, аңа бер негр карап тора. Ишек тоткасына ябыша, негр да тотканы тота, Мөнирә стенага табан елыша, теге дә шуны кабатлый. Хатын аңа акрын гына бармак белән төртеп карый, көзгедән үзе карап тора икән ләбаса. Ташкүмер арасында килеп, үзе чуен китеге кебек кап-кара булган. Кешеләр шуңа сәерсенеп карый икән. Күмер төтенен юып кына бетереп буламы соң әле?! Хатынның моңа бик исе китмәде. Кайту юллары ерак, бала күтәргән яшь хатынның хәлен сорашып белгән юлчылар, кем нәрсә бирә ала, барын да китерә. Шулай итеп, бала белән качак хатын Свердловск вокзалына килеп җитте. Билет алганда пычрак өсле бу кечкенә хатыннан җирәнеп юл бирделәр. Ярый, бала елак түгел, әнисенең коры имчәген суыра да йоклый, әллә хәлсез булганга тавышы чыкмый, белмәссең.

Тырыша торгач, Мөнирә туган иленә якынлашты. Көн кичкә авышканда гына авылыннан егерме чакрым ераклыкта урнашкан станциягә кайтып төште алар. Бу кадәр куркыныч хәлдә безне кеше күрмәсен, дип, ул вагонның икенче ягыннан төшеп калды һәм авыллар аша туган авылы ягына атлады. Елга күрсә, рәхәтләнеп юынды, йотлыгып-йотлыгып су эчте, баланы да шунда юындырып алды. Эссе кояшта әйберләрен киптереп, юлын дәвам итте. Кайтып җитәргә дә озак калмады, бер-ике чакрым атласа, өйдә була. Бара торгач, басуда хатын-кыз тавышлары ишетеп, кызын кочаклап, бер түзлек артына утырды һәм арудан йокымсырап китте. Уянып китсә, караңгы төшкән. «Олы корба» дигән куркыныч яланда берничә кеше үз-үзенә кул салган, шуларның рухлары йөри, дип ишеткәне бар иде аның. Караңгылыкны ярып ябалак кычкырды. Кайдадыр кемдер кыштыраган сыман тоелды. Мөнирә куркуыннан сумкасын алырга да онытып, баласын кочаклап авылга табан йөгерде.

Менә аның туган авылы, өйләрдә пыскый гына лампалар яна. Урамны керүгә хәл кереп киткәндәй булды. Мөнирә тагын да кызулап капкасы кыйшая төшкән ишек алдына килеп утырды. Баланы күтәрмәгә салды да, акрын гына тәрәзә шакыды. Әнисенең аяк тавышлары ишетелде. Унсигезе дә тулмаган Мөнирәнең кара төндә бала кочаклап басып торуын күреп, Рәхилә чак һуштан язмады.

Ана белән кыз төне буе сөйләшеп чәй эчтеләр. Әнисе Мөнирәләр китеп, бераз торгач та аяксыз калган, авыл фельдшеры килеп укол ясый икән үзенә. Ник кош теледәй генә хәбәр дә җибәрмәдең, балам, дигәч, Мөнирә аптырап китте. «Хатлар язып тордым, әни, аларны Нәҗибулла алып китә иде. Мин бит гел биктә булдым», – дип аптырады Мөнирә. Иртән Галимҗан әтиләре каравылдан кайтты. Кайчандыр Мөнирә яткан бишекне табып, ялгыз каенга элеп куйды, мунча якты. Баланы беренче тапкыр мунчада юуы иде Мөнирәнең. Каен яфрагы белән кат-кат чабынып, берничә тапкыр юынгач, үзе дә яңадан тугандай булды. Әнисенең аяклары бала өчен көюдән шулай булган, ахры. Кызы кайтып бераз вакыт үтүгә Рәхилә аякланды. «Аллаһының рәхмәте, син күр дә, мин күр, балам, син кайтып терелттең бит мине», – ди иде әнисе.

Бер-ике ай чамасы үтүгә, берни булмагандай, Нәҗибулла кайтып төште. Мөнирәгә бүләккә лаклы туфлилар да алып кайткан. Бер кискән икмәк ябышмый, дисәләр дә, тагын бергә торып киттеләр. Ир водительлеккә укырга керде. Озак та үтми, тракторчы таныклыгы алып, район үзәгенә эшкә урнашты. Сирәк кенә кайтып йөрде дә, соңыннан ут та су, бөтенләй югалды. Яшьлек исәрлегеме, ирем, дипме Мөнирә аны берничә тапкыр район үзәгенә эзләп барды. Барган саен үз башына ирнең пычрак сүзләрен, каты йодрыкларын тоеп кайтып егылды. Нәҗибулласы яңа сөяркә табып, назланып кына шунда яшәп ята иде. Беркөн аны да барып күрде «Кәҗәкәй». Тик ире аны җелтерәтеп күтәрмә башыннан очырды, аның лаклы кара туфлиларын пычрак суга ыргытты. Мөнирә яшьле күзләрен угалап кайтыр юлга чыкты. Ерак та китә алмады, артыннан мотоцикл килгәнен шәйләп, юлның икенче ягына сикерде. Аны бәрдереп китәргә җыенган мотоциклист үзе чокырга төшеп мәтәлде. Шулчак Мөнирә янына җиңел машина килеп туктады, эшнең нидә икәнен ул да аңлады шикелле, тиз генә кузгалып та китте. Бу вакыйгадан соң берничә көннән ир тагын гаиләсенә кайтты.

Күп тә үтми, Нәҗибулла гаиләсен алып, Кокчетауга юл тотты. Мөнирә өйдә утыра, ә бала бер туктаусыз елый да елый. Үзләре дә йокы күрми, фатир хуҗасы да тиргәшә башлады. «Бар, балаңны авылга кайтарып куй», – дип ир аны авылга озатты.

Кызын әти-әнисенә калдырып килгән Мөнирә китап кибетенә эшкә урнашты. Кеше өстендә фатирда гына яшиләр. Беркөн ире аны бик сәер генә итеп, су керергә чакырды. Тирән генә елга, Мөнирә йөзәргә белми. Читтәрәк кенә юынып алды да яр буена чыгып утырды. Әйдә, әнә тегендәрәк суы чиста, дип кысталап, шаярткан булып, ир хатынны су эченә алып керде... Беренче ярдәм күрсәткәндә аңына килде Мөнирә. Суга кергәч, иренең ике-өч тапкыр башына басып батырганы хәтерендә, калганын исләми. Милиция чакырдылар. Ирнең күз карашыннан ук курыккан Мөнирә, мин аны белмим, бер ике тапкыр гына күргәнем бар, дип алдашып, гариза язудан баш тартты.

Ул күргән михнәтләр кеше ышанмаслык. Шул маҗарадан соң ике айлап вакыт үтте. Нәҗибулла бу «Кәҗәкәй»дән котылу ягын чамалап баш ватты. Ник аерып кына җибәрмәгән икән, дигән уйлар әле булса бәгырен телә Мөнирәнең. Еллар үткән саен онытылмый, яңарып кына тора. Су буенда булган хәлдән соң, Мөнирә эшләгән кибеттә җитмәүчелек чыкты. Ул чакта хуҗабикәдән акча алып, бурычын түләгәч, ул тилергән иреннән авылга качмакчы булды.

Перронда поезд көтеп торганда, артында кемдер бар кебек, борылып караса, Нәҗибулла елмаеп басып тора. Коты ботына төште Мөнирәнең. Тагы ниләр кыланыр икән. Ире аны биленнән эләктереп читкәрәк алып китте, матур сүзләр сөйләп, гафу үтенгән булды. Поездның кузгалып китүен генә көткән икән. Хатынны читкәрәк алып китте. Шашынып үпте, иркәләде дә авыз чите белән мыскыллы елмаеп, киемнәрен алып китеп барды. Су анасыдай шәрә калган Мөнирә елга буенда ярсып елый-елый йоклап китте. Күзен ачса, эңгер-меңгер төшеп килә. Тирә як тып-тын. Якында гына дөяләр фермасы бар икән, ярдәм сорап, шунда юнәлде. Озын сары чәчләре яурыннарына төшеп торган шәрә хатынны күргән савучы кулындагы чиләген ташлап йөгерде. Дөя савучы кызлар, таудан леший төшкән, дип чәрелдәп, каравыл йортына кереп бикләнделәр.

Инде кайда барырга белми аптыраган Мөнирә каршысында кулына киемнәр тоткан ире пәйда булды. Кайтыр юллары бер тукталыш поезд белән барасы. Ачуы йөзенә чыккан ир тешләрен шыгыртадып, әйдә, мин тәмәке тартырга чыгам, минем янда торырсың, дип Мөнирәне ишек янына алып чыкты. Хатынны ишеккә терәп бастырды, аның муеннарыннан үбә, күкрәкләрен сыйпалый, ә икенче кулы белән аны поездан бәреп кую уе белән ишек тоткасын капшый. Мөнирәнең гомере бетмәгән, күрәсең, проводница килеп чыгып, аларны тиргәп эчкә үтәргә кушты. Кайтып кергәч, мин сине поезддан бәреп куярга уйлаган идем, мешать иттеләр, барыбер мин сине үтерәм», – дип янады Нәҗибулла.

Башын кайда куярга белми йөргән көннәрендә кибет хуҗасы җан арасына кереп, Новосибирский поездына билет алып, хатынны шунда озатып җибәрде. Мөнирәгә инде кайда барса да бер, чөнки ир аны тапса, үтерми куймас. Караса, Мөнирә бер проблемадан качып, икенчегә тотылган булып чыкты. Кибет хуҗасы Мөнирәне вербовать итеп җибәргән икән. Аны бер авыл фермасына кочегар итеп куйдылар. Ашарга юк, эчәргә суны ерактан алып киләләр, булганы да тозлы. Кешеләр усал, чөнки барсы да шулай белми килеп капкан, сак астында гына эшләтәләр. Мөнирә ике көн авызына бер телем дә капмый, ашатучы юк. Ә паспорт, документлар начальникта. Фермада утырган флягалардан оеган сөт эчәргә башы эшләп калды. Бозаулар үлми бит, үсәләр, дип аңа төрле үләннәр салып та эчә, ачыган сөт белән туклана.

 Читтән күзәтеп йөргән бригадир, коры сөяккә калган кечкенә хатынның ничек интеккәнен күреп йөри, күрәсең. «Сиңа моннан китәргә кирәк, менә синең паспортың, моннан өч чакрым гына станция, төн уртасында поезд китә, йөгерсәң, җитешәсең», –диде ул. «Билет ал да качу ягын кара», –дип тәкъдим иткәч, кайда барырга белмәгән Мөнирә Чита шәһәренә барып төште. Бер тиен акчасы юк, беркемне белми. Эш эзләп барган җирендә аны сыер көтүе көтәргә җибәрделәр. Исәр ирдән, надзирательләрдән качып котылган хатын Чита урамнарында йөрде, дәрестә укыган декабристларга ясалган һәйкәл күрде. Кичен аны «Улятуй» совхозына алып киттеләр, бурят әбисенә фатирга керттеләр. Әби шулкадәр яхшы кеше булды, Мөнирә кайтуга тәмле ашлар пешерде, хәтта әйберләрен дә юып куя. Хатынга ике ат тоттырдылар берсе көтү көтә торган, икенчесе кибеткә йөрер өчен. Көтүдә ничә сыер икәнен беркем дә белми, кемгә ит кирәк килеп чалып китәләр. Сыерлар бозаулап тора, начарырырак бозаулар үлә, әйбәтләре, яшәрләрдәе кала тора. Хезмәт хакы түлиләр, ашарга да иркенлек.

Әмма эшче көчләре җитешми. Шулай итеп, Мөнирә Байкал күлен, Тянь-Шань тауларын үз күзләре белән күреп ике ел Чита шәһәре янында эшләгәч, авылын сагынып, кайтып килмәкче булды. Хәтта кышкы киеме белән эш кенәгәсен дә алып тормый, кайтырга чыкты. Йортта аны әти-әнисе, үсеп беткән кызы каршы алды. Туган ягына кайтып өлгәшкән хатынның инде яңадан кире китәсе килмәде. Читтән кайткан, дип Мөнирәне пропискага алмадылар, өч ел шулай үтеп китте.

1963 ел. Һинд киноларын елый-елый караган чаклар. Киноленталарны авылдан-авылга йөреп күрсәтәләр. Беркөнне кино куючы бик соңлап килде, яшьләр арасында йөреп Мөнирә дә бик соңлап кайтып керде. Капка төбендә аны, кеше көлдереп йөрер булсаң, үтерәм, дип, кулына утын яркасы тоткан әнисе каршы алды. Ә иртәгәсен иртүк уятып, Рәхилә апа Мөнирәне эш эзләтеп чыгарып җибәрде. Язмышы аны Чакмагышка кооператив училищесына илтеп кертте. Фатиры да тиз генә табылды. Мөнирә бик тырышып югары стипендиат булып, 25 сум акча алып укыды. Бер елдан соң Уфа кооператив техникумына укырга керде. Аны тәмамлап кайткач, продмагта сатучы булып эшли башлады. Кайсы авылның сатучысы отпуск алса, аны шунда җибәрделәр.

Шәрәй кибетендә дә эшләргә туры килде. Идән юучы хатын чиләкләрен су белән алып чыга, ди кибеткә каршы торган кешеләр. Шуннан Мөнирә моны күзәтеп, артыннан чыкса, чынлап та аннан бер-бер артлы чәй пачкасы, аннан печенье пачкасы чыга. Мөнирә аның белән сүз көрәштереп тормый, кире керт, ди дә чыгып китә.

Ул чакта колхоз рәисе «Кызым, авылда кеше үчле, сак бул», – дип кисәтеп, кибеткә ят кеше керсә, дип җепләр сузып куярга өйрәтте. Мөнирәнең ялдан килүенә сузып куйган җеп өзелгән иде. Димәк, кибеткә юл басучы булган. Фатир әбисе белән сөйләшеп, Мөнирә үзе ревизия ясап карарга булды. Төн буе керфек какмый калган товарын чутлады, нәтиҗәдә 600 сум җитмәүчелек килеп чыкты. Нишләсен, тагын әнигә кайтып киңәш итте. Ярый әле ике туган абыйсы җитештерүче булып эшли, ул Мөнирәгә үз хакына товар бирде. Ә кыз исә еллар узгач кына бурычын кире кайтарды. Кибетне элекке хезмәткәренә тапшырып китте ул бу авылдан. Районның ул эшләмәгән бер генә кибете дә калмагандыр бәлки.

 Берничә елдан үзеннән дүрт яшькә яшьрәк егеткә кияүгә чыкты. Кирәк-яракка кытлык кичерми, зур йорт тергезеп керде алар. Рәхилә кызына бирнәгә ике сарык белән буаз башмак та бирде. Биш елга якын бик матур яшәделәр. Тик ни сәбәптер, Мөнирә балага узмады. Баласыз йорт тоссыз аш кебек, гаиләдә булган татулык та елдан-ел юкка чыга барды. Берничә елдан аңа бала тапмыйсың, дип ире кул күтәрә башлады. Ахыр чиктә Мөнирәнең сабыр кәсасе тулып, иреннән аерылырга мәҗбүр булды. Хатынның өстеннән көлеп, машинасына хатыннар төяп йөргән ир Мөнирәнең кибетеннән аракыларын, виноларын сорап тормый кочагы белән алып чыгып китә. Маңгаена шулай язылганмы, Мөнирәнең тагын өстенә чыкты, ул чакта сельпо рәисе янына барып проблемаларын сөйләде. Җитмәүчелекне бу юлы Рәхилә сыерын сатып түләде.

1975 елда аны удмурт авылы кибетенә җибәрәләр. Ире белән төзегән йортны калдырып китсә дә, ир аны тынычлыкта куймый, атна саен килеп бимазалап йөрергә тотынды. Килгән саен салмыш, авызында юньле сүзе дә юк, ә үзе Мөнирәне эзләп килә. Ярый, яхшылык белән аңламыйсың икән дип, Мөнирә җиһазларын бүлү өчен судка бирде. Әмма кулында бер генә квитанция дә булмау сәбәпле, аңа сыер өчен 283 сум акча бирделәр, калганы ир карамагында калды. Күп тә үтми, урлашып тотылган ирне өч елга төрмәгә озаттылар. Аннан кайткач, озак эшләми тракторы белән капланып үлде.

Мөнирә үзеннән унбер яшькә кечерәк, яңа армия сафларыннан кайткан егет белән кавышып, дүрт балага гомер бүләк итте. Үз милләтеңне тапмадың, дип аңардан туганнары йөз чөйде. Кеше сүзенә карамый, иренә яхшы хатын, балаларына изге ана булып, яшәде ул. Удмурт гаиләсендә яшәсә дә телләрен өйрәнә алмады, кайнә-кайната үзләре татар телендә яхшы сөйләште.

25 ел гомер кичереп, кирпечтән йорт салып керделәр. Мөнирә ферма мөдире, иптәше сыер саву операторы булып эшлиләр. Ә беркөн бозык телефон аша ирнең яшь хатын белән чуалганы ишетелде. Мөнирә олы булганга шулай үртиләрдер, дип хыянәтне башына да кертмәде. Бу икәүнең өсләренә килеп чыккач, тавыш гауга чыгарып тормый, балаларын алып шәһәргә беренче кызына барып сыенды. Улларын мәктәпкә укырга кертте. Эше дә тиз табылды. Ай үтүгәялгышын аңлаган ир сөяркәдән аерылып, Мөнирәсе янына килде. Агыйделдә шаулап-гөрләп атом электростанциясе төзелә башлады. Озак та үтми, аның эше туктатылды һәм кешеләр берәм-берәм таралыша башлады. Мөнирә дә гаиләсе белән кире авылга кайтырга мәҗбүр булды.

Кайнә, кайнаталары бер-бер артлы вафат булды. 1998 елда бик сәер хәлләрдә ире дә бакыйлыкка күчте, мәет артыннан йортларында янгын чыгып бәла-каза күрделәр. Мөнирә белән балалар эчке күлмәктән генә торып калдылар. Тере сөяк сынмый, ди халык. Балалар зур уку йортларын тәмамлап үз аллы тормыш кордылар. Бүгенге көндә шушы дөнья михнәтләрен үткән Мөнирә апа туксанны ваклый. Рәхилә белән Мөһимнең мәхәббәт җимеше булып туган бала, балан ачысыдай гомер кичерде. Ул әле дә бирешми, дөнья көтә, оныкларын тәрбияли. Әнисе, Рәхилә 96 яшенә кадәр яшәде. Галимҗан белән матур гомер кичерсә дә гомер буе ирен көтте. Мәңгелеккә күзен йомганда да соңгы сүзе, «Мөһимем кайтмады шул», булды.

Туган йортының ишек алдында ялгыз каен үсә. Мөнирә дә бу агач кебек нык булды. Бервакытта да күз яшен түгеп, башын аска имәде. Эх, яшь вакытым булса, Нәҗибулладан аерылып кайтып китәргә көч табыр идем, дип, үткән елларының чуалган йомганын сүтә. Аның язмышы чәчәк аткан мәлендә тамырыннан йолкынган бер чәчәкне хәтерләтә шул

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: