Барлык яңалыклар
Иҗат
2 апрель , 14:48

«Илһам» театры яшәрә

Тиздән яшьләр чыгыш ясаячак.

«Илһам» театры яшәрә
«Илһам» театры яшәрә

27 март – Театр көне

«Илһам» театры яшәрә

Фәрзәнә Исмәгыйлева

Ел саен тарихи драмалар, тәрбияви комедияләре белән әсир иткән районыбызның данлыклы« Илһам» татар театры быел да үз эшен дәвам итә.

Режиссер Венер Хәкимов Югары Тәтешле 1нче мәктәбенең югары сыйныф укучылары белән үзе иҗат иткән драма буенча «Төзәлмәс яра» пьесасын сәхнәләштерде. Гаилә елына багышланган бу спектакльдә балалар һәм аналар мөнәсәбәте тасвирлана. Ире сугышка киткән ялгыз ананың улы, бай кызына гашыйк булып, газизен авыр хәлдә ташлап китә. Әмма әхлаксыз бай кызының кимсетүләренә чыдый алмый, кире әнисе янына кайтып, гафу үтенә ул. Рольләрне башкаручы Алсу Сафина, Динара Гафурова, Азат Кәримов, Арлиан Габделхаков, Эмиль Гыйлемҗанов, Әнвәр Зыятдинов, Руслан Арсланов, Гөлшат Шәехова тудырган берчә көлкеле, берчә кызганыч образлар бу дөньяда иң кадерле, иң изге кеше ана икәнен ачып сала.

Зур теләк белән үз телеңдә аралашып, геройларның тормышын чагылдыру бик кызык, дип исәпли кыз һәм егетләр. Сүзләр ятланган, башкорт халкының милли киемнәре әзер, һәм тиздән алар чыгыш ясаячак. Кем белә, бәлки араларында данлыклы артистлар үсеп киләдер, бәлки Венер Юрист улы кебек оста режиссер булырлар. Театр ул шундый сәнгать, аны ташлап китеп булмый. Ул күңелләрне гомерлеккә әсир итә. Туып килгән яшьләр театрына уңышлар телик!

Автор:Фарзана Исмагилова
Читайте нас: