Тәнзилә казы
Тәнзилә гомере буе каз үрчетергә яратты. Яңа туган йомшак кына бәбкәләргә көннәр буе карап торса да арымас иде. Ә ата казның биюләре! Куанычыннан бәбкәсенә басканын да шәйләми тыпырдый гына бит. Ата булган берәү! Ә бәбкәсе кычкырып, бәләкәч кенә канатларын кагынып, анасы янына йөгереп килә дә, муенын сузып, нидер сөйләгән була. «Әллә әткәй юньсезләнгән инде», – дигән була микән.
Авылдагы күптәнге гадәт буенча Тәнзилә быел да казын өйгә кертеп, карават астына урнаштырылган оясында бик күп йомыркалар салдыртты да, бәбкә чыгарырга утыртты. Тик менә оныклары кунакка килгәндә, караваттан аякларын төшереп утыралар да, каз каты итеп өздереп чукып ала. Тәнзилә
күпме әйтсә дә, оныталар аякларын җыеп утырырга. Каз гаепле булып кала инде. Шуңа хәзер бәбкәләр чыкканчы оныклары дәү әниләренә килмиләр. Әледән-әле сөт, каймак, катык төяп, барып, хәлләрен белеп, Тәнзилә оныкларын сөеп кайта. Сагындыралар бит, чукынчыклар. Ярый әле авылдалар, ерак яшәмиләр.
Менә бүген дә ул сыерын савып сөзде дә, чиләген каплап, сөтен чоланга ишек төбенә чыгарып куйды. Иртәнге савымы белән кушып аертыр да, оныкларына йөгереп кенә барып килер. Тәнзилә тәрәзәгә карады. Кичке кояш көндез эреткән язгы карны ялый. Кара җир чыккан урыннар белән аралашкан кар өсте диңгез кебек ялтырый. Ул төннәрен шундый ката, өстендә йөгереп йөрсәң дә батмый. Тик бу сихри матурлыкны күрше Мөгыйннәр ихатасында үскән тупылда оя корып, җыелышып каркылдаган каргалар гына боза иде. Тәнзиләнең кәефе бераз кырылып, өйгә керде дә, Рафизына зарлангандай итеп әйтеп куйды:
– Мөгыйн шушы тупылын киссә була бит инде, бетерде бит башны каргалар каркылдавы.
Рафиз телевизордан күзен алмый гына:
– Ничә тапкыр күршеләр белән әйттек инде без аңа, әйе, кисәргә иде ул, ди дә, кереп югала, оныта, – дип куйды.
Мөгыйн бик тыныч холыклы, йомшак кына сөйләшә торган кеше. Хатыны Хәдичә ачыткан балны тавыш-тынсыз гына телевизорга «кереп китеп» чөмерә дә, куанып, «пош-паш» килеп йоклый. Бик ябык булуы сәбәпле, караватта ятканы да сизелми аның.
Беркөнне Хәдичәсе:
– Туйдым бит бу каргалардан, Мөгыйн кебек хет бер исереп йокламаслар микән, тавышларыннан тынып торыр идем,– дип сөйләнә-сөйләнә, ачы балдан калган чүпрәне каты кар өстенә чыгарып түкте. Хәдичәдән ерак түгел Тәнзиләнең тизгә генә дип тышка чыккан утырган казы йөри иде. Каргалар каргаланып калды, ә ул йөгереп килеп, чүпрәне ашап куйды. Казның башы әйләнеп китте. Атына-сөрлегә Тәнзиләнең ишек төбенә барып җитте дә, канатларын җәеп муенын сузып егылды.
Үлгән дип уйлап, хатын казын бик жәлләде. Каздан бигрәк йомыркаларын жәлләде. Аптыраудан ни кылырга да белмичә, Рафиз эштән кайткач, күмеп куяр инде, дип, мамыгын йолкып, казны ире иртән генә түккән җылы тирескә чыгарып ташлады. Ә мамыгы белән калын гына итеп йомыркаларын төрде. «Зәлифә күрше үзенең казын өч кенә йомыркада утыра, дигән иде, аңа кертеп салырмын инде», – дип уйланды, уфтанып. Рафиз эштән бик соң кайтты, кич каз күмеп йөрисе дә килмәде. Этләр алып китмәсен дип, абзарга кертеп салырга исәпләгән иде, анысын да оныткан.
Төннең бер ачы сәгатендә Тәнзилә каз тавышына уянып китте.Чыгып чолан ишеген ачса, ни күзе белән күрсен, үлгән казы каңгылдап тора!
Тәнзиләнең башыннан секунд эчендә мең төрле уй йөгереп узды. Үткән атнада гына күрше карчыгы Сәлимәттәйне жирләп куйганнар иде. Тәнзилә бу хәлгә берчә кайгырды, берчә, ничектер, җиңел сулап куйгандай да иткән иде. Чөнки көз, кызын укырга керткәндә, карчыктан күп кенә сумма акча алып тордылар. Акчалары булмау сәбәпле, һаман түли башламаганнар иде әле бурычларын. Ялгыз карчыкның акчасы да күп, аннан, карап торган күршеләреннән ничек бирәчәкләрен сорасын. Нинди генә йомыш чыкса да, Тәнзиләләргә йөгереп керә, алар беркайчан да кире борып чыгармыйлар. Рафиз да үз улы кебек иде.
Яхшы күңелле Тәнзиләнең күршесенә бурычын бирми калуына сөенүдән шөбһәсе күбрәк. Ул, теге дөньяга баргач, бурычларым өчен җавапка тарттырырлар, дип бик курка иде. Кеше үлгәч, җаны кошка әйләнеп очып йөри икән, якты дөньяда аңа бурычлы калган кешеләргә тынгылык бирми икән, дип ишеткәне дә бар иде Тәнзиләнең. Сәлимәттәйнең рухы үлгән казы булып килмәде микән, дип коты алынган хатынның маңгаеннан тирләр бәреп чыкты, аяклары калтыранды, ишеген дә ябарга онытып, тизрәк Рафизы янына кереп китәргә борылды. Кабаланып, аяк астында уралып йөргән песиен шәйләми, койрыгына басты. Тәнзиләдән дә ныграк курыккан песи, бик кыргый итеп кычкырып, читкә сикерде. Туп-туры чиләккә туры килеп, чиләкнең капкачы шуып китеп, мәхлугың сөткә чумды. Чиләк авып китте. Шалтыраган тавышка Рафиз да уянды. Өйдә ут та кабызып тормый, өстенә юрган гына каплап, тизрәк ишеккә юнәлде. Инде ачтым, дип тоткасына үрелгән генә иде, ике күзе куркудан шар ачылган Тәнзилә ишекне тышкы яктан ачып җибәрде. Караңгыда акка төренгән Рафизны күреп, хатынның шиге тагын да ныграк артты. Куркуыннан аңын югалтып, хатын тупсага аркылы ауды. Тәнзиләнең арт саны аша сикереп, өйгә сөттә җебегән песи кереп йөгерде. Аскы ишектән куркыныч итеп йолкынган, өшеп кызарган тәпиләре белән, хуҗаларча «ххах, ххах» дип, бик канәгать кенә атлап, айныган каз кереп килә иде...
... Тәнзиләнең казы бәбкәләрен бернинди зыянсыз-нисез утырып чыгарды. Өшемәсен дип, хатын йолкыган мамыгы белән казын каплап утыртты.
Бәбкәләре белән берәттән казга яңа йон да чыкты. Бу матур хәлне Тәнзилә яхшыга юрады.
Автор Люция Шартдинова