Матурлык фаҗигасе
Нәзир белән Нәзирә туганнан бирле күрше булып яшәделәр. Яшь аралары да берничә ай гына. Әниләре ахирәтләр иде, исемнәрен да оядаш сайлады. Бер сыйныфта, бер партада утырып, икесе дә яхшы укыдылар. Бер-берсеннән беркайда да аерылмый, бергә үстеләр. Яратышып, Нәзир армиядә хезмәт итеп кайткач та, өйләнештеләр. Бик матур итеп яшәп киттеләр. Авыл хуҗалыгында эш күп. Тырышып эшләгән кешегә кайда да яшәргә була. Алар да йорт тергезеп чыктылар. Нәзир уңган механизатор, гаиләдә дә оста куллы, акыллы ир. Нәзирә бәхетле хатын иде. Күп тә үтми, йортны ямьләп, дөньяга зур кара күзле, ап-ак йөзле, кап-кара чәчле искиткеч матур кыз туды. Аңа яратып, Әлфия дип исем куштылар. Әлфия гаиләдә бердәнбер бала булса да, иркә булмады, бик акыллы, тырыш кыз булып буй җиткерде. Әти-әнисенең сөенечен арттырып, медицина институтына җиңел генә укырга да керде. Әнисе дини булгач, намаз укып, Әлфияне дә мөселман хатын-кызларына хас яулык бәйләп, озын күлмәктә генә йөрергә өндәде. Тик Әлфия үз фикерле, үзсүзле кыз иде.
– Ходай матурлыкны юкка бирмәгән, кешеләр аңа сокланып яшәргә тиешләр. Аны яшерергә кирәкми, ул кешеләрдә позитив уйлар гына тудырырга тиеш," – дип, әти-әнисе белән бик еш бәхәскә керә иде. Әнисе:
– Ай, балам, аңламыйсың бит, хатын-кызның матурлыгы ир-егетләрдә соклану гына тудырмый шул, – дигәненә дә:
– Әни, минем таныш егетләрем барысы да акыллы. Аннан мин бит спорт белән шөгыльләнеп, кыерсытучы, җәберләргә тырышучыларга каршы торырга өйрәткән махсус күнекмәләргә дә яхшы гына өйрәндем. Тренерым да мактады әле, – дип, кырт кисә иде. Нәзирә, кызына үзенең шикләрен җиткерә алмаганынамы, бәла килерен сизенепме, көрсенеп, елар чиккә җитә иде.
Менә Әлфия, чираттагы сессиясен яхшы гына тәмамлап, өченче курс студенткасы булып, ялга кайтты. Нәзирәнең эч пошулары беразга басылган да кебек булды. Әлфия укуы, укытучыларының яхшы укытулары, иптәшләре турында бертуктамый тәтелдәде. Күзләре әллә нинди сихри әкияти бәхет көтеп яна иде...
Кыз, искиткеч матур булуына карамастан, бер егет белән дә якыннан дуслашмады. Нигәдер берсе дә күңеленә ошап бетми иде. Ак аттагы принцны көтте, ә принц нинди булырга тиеш икәнен үзе дә аңлап бетерми иде әле.
Бер вакытны иртән әнисе-әтисе белән чәй эчеп утырганда, Әлфия нигәдер кисәк кенә елап җибәрде. Идәнгә төшеп утырды да, утыргычта утырган әнисенең тезләрен кочаклап, күзләренә карады.
– Әнием, мин сине шундый яратам, онытма, яме, – диде. Нәзир, кызының бу кыйланышына аптырап, кулындагы кашыгын төшереп җибәрә язды.
– Беләсезме, әнием, әтием, төшләремдә мине күптәннән инде әллә нинди албастылар куалый. Бүген дә бик куркыныч төш күреп, тиргә батып уянып киттем. Аннан тагын туем бара икән, димен. Туй күлмәгендәмен, ә күлмәк никтер кап-кара төстә, – диде Әлфия. Нәзир белән Нәзирә бер-берсенә куркышып карап тордылар. Нәзир, шаяртып:
– Хәзер туй күлмәгенең карасын да кияләр икән бит. Ә төшкә исең китмәсен, кызым, төш кенә бит ул, – диде.
– Мәчеткә барып, хәер салырга, догалар укып куярга кирәк булыр, – диюдән башка җавап табалмады Нәзирә. Эч пошуы, яңадан-яңа өермәләр кушылып, күңелен тагын да тирәнрәк айкый башлады.
Фаҗига буласы көнне Әлфия очып, канатланып йөрде. Күзләре очкынланып яна иде, бертуктамый йорт эшләре белән булашты. Үзе шаярды, көлде, гүя, «Мине шундый итеп хәтерегездә саклагыз», – дия иде...
Әлфия янына кич ахирәтләре килеп җитте. Ул юынып чыкты, тубыгыннан югарырак кына озынлыкта, тәненә сылашып торган итәк киде. Кызыл сылашып торган, изүе ачык блузкасы "без менә мондый матур", – дигән кебек калкып торган күкрәкләрен яшерә алмый иде. Әлфиянең соклангыч сылулыгының һәр ноктасына хәтле сиздерә иде бу блузка. Кыз аны бәйрәмнәрдә, кунакларда гына киде. Әлфия чәчен бөдрәләтте, болай да озын керфекләрен карайтып озынайтты, сөрмә тартты. Пешкән җиләк кебек иреннәре төсендәрәк үзенә килешеп торган иннек сөртте. Нәзирәнең йөрәге ачытып куйды. Әллә нидер сизенде, әллә кызының искиткеч сылу, чибәр булуына сокланды.
– Нигә шулай киенәсең соң, балам, каплабрак торган, иркенрәк, озынрак күлмәкләрең бар бит, – диде ана, көрсенеп. Әлфия:
– Әнием, җитәр инде. Мин генә түгел бит, барысы да хәзер шулай киенә. Әнә кара, ахирәтләрем дә шулай киенгәннәр. Бер мин генә әбиләр кебек төренеп йөрим мени? Миннән барысы да көлсеннәрме? Аннан бүген ахирәтемнең туган көненә генә барам, без клубка чыкмыйбыз, – дип җавап бирде.
Кунакка килсә, ни күрсен, ул исәнләшми дә, аралашмый да торган егетләр утыра. Ничә тапкыр дуслашырга тырышып та, Әлфиядән кырт кискән сүзләр генә ишеткән, аңа ачулары кабарып йөргән өч егет... Әлфиянең күңеле ничектер шомланып куйды. Шулай да, институтта спорт белән шөгыльләнеп, инде дошманга ярыйсы гына каршы торырга өйрәнүе исенә төшеп, үзен тынычландырды. Аннан бит, алар клубка чыкмаячак. Аны да, башка кызларны да, дус егетләре өйләренә чаклы, көндәгечә озатып куячаклар.
Туган көн бәйрәме матур гына үтте, хәтта егетләр дә Әлфиягә бәйләнмәделәр. Ничектер читтәрәк кенә тордылар. Әмма аларның Әлфиянең болай киенүен күргәннәре юк иде әле. Шуңамы, әллә аның искиткеч сылу гәудәсенең биегәндә сыгылуыннанмы, әллә йомры күкрәкләренең сикерешүеннәнме, әллә артык эчудәнме, күзләре ертылган иде егетләрнең. Тын алулары ешайган өч егет үзләренә урын таба алмадылар....
– Карагыз инде бу Әлфияне, кем булган, мине кешегә дә санамаган була. Мин, өч тиенлек башымны бер тиенгә төшереп, аны яратам дип, күпме ялынып йөрдем. Азрак аңлатырга иде аңа кемнең кемлеген. Мин аның белән бүген сөйләшәм әле, – диде югары оч Гариф малае Гадел, үз-үзенә сөйләнгәндәй генә итеп.
– Әйе шул, – дип, дуслары да килештеләр аның белән. Тик Гаделнең уенда ниләр икәне генә аларның исерек башларына кереп тә чыкмады. "Миңа булмагач, беркемгә дә булырга тиеш түгел ул", – дигән максат иде аның иләс- миләс уенда.
Кайтырга чыкканда, төн юрганын ябынып, арыган авыл изрәп йоклый иде. Авызына бер тамчы хамер дә капмаган Әлфия дә, ахирәтләре дә, аларны озата килгән егетләр дә ап-айнык иде. Матур гына көлешеп, сөйләшә-сөйләшә Әлфияләр йорты турысына килеп җиттеләр. Укырга китәргә дә берничә көн генә калган, күрешеп, гөрләшеп каласылары килә иде. Шуңа иртәгә дә очрашырга сүз куештылар. Иптәшләре Әлфиянең кереп киткәнен карап тордылар да, борылып киттеләр.
Кыз, капкасын ябуы булды, бер кул аның артыннан килеп авызын каплады. Икенчесе биленнән кысып тотты. Әлфияне бәрәңге бакчасы аша, авылдан бер километрлар чамасы ераклыктагы әрәмәгә сөйрәде егетләр. Кыз куркышыннан да, елгыр булуыннан да, җан көченә тартышты. Ара-тирә, авызы егетләрнең кулыннан ычкынганда, кычкыргалап та карады. Тик ишетүче дә, күреп, килүче дә булмады. Алар авылдан ерак иде инде. Әлфия берара исерек егетләрдән ычкынып китте. Берсенең яңагына тондырды, анысы, күз аллары караңгыланып, чәчрәп китте. Шул уңайга ук икенчесенең эченә типте. Егет бөгелеп төште. Кызның шулай тибешүеннән итәге күтәрелеп, матур ботлары ап-ак булып төн караңгысын яктыртып ачылып китте. Моны күргән Гаделнең каны ныграк кайный башлады. Ул көчле, биек гәүдәле, киң кулбашлы, көрәк куллы егет. Аны исертер өчен берүзенә бер литр хәмер да аз. Шуңа да ул иптәшләре кебек лыгыр исерек түгел иде. Гадел, җитез генә, кызны җиңеннән эләктереп алды. Шулчак, блузкасының төймәләре сыдырылып коелып төшеп, кызның шәм кебек шәрә тәне балкып китте. Исерек егетләрнең күзләрен кан басты. Кыздан инде барысы өчен дә үч аласылары килә иде аларның...
Әлфияне башта каршы тора алмаслык итеп кыйнадылар. Аңын югалткач, Гадел шашып кызның тәнен үбә башлады. Күзләре тонган ике егет тә, ач бүреләр кебек, кызның һушсыз гәүдәсенә ябырылып, мәсхәрә иттеләр.
Ходай мәхлук баланы жәлләде булса кирәк, Әлфия гәүдәсен өзгәләгәннәрен дә, тәненең түзә алмаслык авыртынуларын да инде тоймады. Ул аңына килмәде. Бәхет түгел, бәла генә китергән сылу гәүдәсен кызның җаны ташлап китте. Ул, бу вәхшиләрнең кабахәтлегеннән җирәнеп, дөньядагы гаделсезлекләргә әрнеп, яшәүдән ваз кичте. Саф кызның эчкерсез җанының әрнегән өнен ишетеп, фәрештә очып килде дә, җитәкләп, мәңгелеккә оҗмахка очты...
Бераздан, тиргә, канга баткан егетләр, пиво шешәләрен тотып, ял итәргә утырдылар...
Сүз бәйләнмәде...
– Черкиләр бетте, карагыз әле, – диде берсе. Аны җөпләүче булмады. Бу вакытта авыл әтәчләре ярышып кычкыра, мәчет артыннан таң сарысы шәйләнә иде.
Егетләрнең кыздан үч аласылары килүе басылмаган иде әле. Алар торып, Әлфиянең канга батып, пычранып беткән гәүдәсе янына тагын килделәр. Әмма берсе, кызның суынган тәненә кагылгач та, читкә сикерде:
– Әллә үлгән инде!.
Ике егет, иелеп, Әлфиянең йөзенә карадылар. Тик шунда гына, үзләренең ни кылганнарын аңлап, айнып киткәндәй булдылар. Кызның йөзе танырлык түгел иде. Күзләре ачык, аларга балчыклы чүп тулган. Күкрәкләре теш эзләреннән канап беткән. Бер боты каерылып сынган. Тубыгы һәм аягы кырыйга карап тора иде ...
Егетләрнең берсе, куркышыннан калтыранып, эңгелдәргә тотынды. Аны иптәшләре төрткәләп, тарткалап, алан-йолан каранып, тизрәк моннан китү ягын карый башлады. Буш шешәләрен жыйдылар да, әрәмәдән чыгып йөгерделәр...
... Нәзир белән Нәзирә төн буе керфек тә какмадылар. Кемгә генә шалтыратсалар да, телефонны я берсе дә алмады, я: "Капкагыздан кереп киткәнче карап озатып куйдык", – диюдән башка сүз ишетмәделәр...
…Судта егетләрне: «Әлфия үзе безгә иярде. Без аның белән сөйләшергә генә уйлаган идек. Ул безне кыйный башлады», – дияргә өйрәттеләр. Ата-аналары авылның, районның зур кешеләре булып, яхшы адвокатка акча жәлләмәделәр. Егетләрне берничә елга гына утырттылар. Бу хәлдән соң Нәзир түшәккә ятты. һәм, озак та үтми, кызы артыннан китеп тә барды. Ә Нәзирәгә нишләргә ????
Егетләрнең берсе укытучы малае иде.
– Мин аны мыскыл итәргә җыенганнарын белмәдем. Әлфия бигрәк горур, безнең кебек простой егетләрне санга да сукмый иде. Без аңа шуны аңлатырга гына уйлаган идек. Мәсхәрәләү исереклектән булган инде, мин барысын да хәтерләп тә бетермим, – дип елады. Әнисенең төрмәгә килеп курешкән саен:
–Мин ничек кеше күзенә күренеп яшәргә тиеш соң хәзер. Эштән дә китәргә мәҗбур иттең. Инде кая барыйм,– дип елаганына да, төрмәдәге паханнарның изүенә дә түзә алмый, камерада үз-үзенә кул салды.
Икенчесен, үзе кызны ничек үтергән, шулай җәзалап үтерделәр. Ә Гадел төрмәдә әллә нинди куркыныч бәндәләр белән дуслашты. Җиңел генә, эшләми генә рәхәтләнеп яшәү юлларын да өйрәнде. Төрмәдән чыккач, бик зур итеп, йорт та күтәреп куйды. Зәңгәр күзле чибәр, төз гәүдәле бай ир янында җиңел-җилпе хатыннар тизәккә җыелган чебен кебек уралды. Ул дөньяның, үзе әйтмешли, артына тибеп яши иде. Тик мондый тормыш аны тиз туйдырды. Хатыны да юк, өйләнеп караганнары да аның тәлапләренә туры килми. Гадел аларны куып кайтара торды. Ә акыллы, уңган хатыннар аны урап уза иде. Туганнары да читләште. Килмиләр дә, хәлен дә белешмиләр. Үзе аларга барса да, чит, куркыныч кеше белән сөйләшкән кебек, «әйе», «юк»тан узмыйлар. Шулай итеп, ул япа-ялгызы торып калды. Манара кебек биек киртәләр белән уратып алынган, тирә-якка шом салып утырган ике катлы йортта, типсә тимер өзәрлек ир, тормышыннан бер ямь дә тапмый, көне-төне эчеп, әҗәлен көтеп ята бирде. Улеп, бер ялгызы бик озак сасып ятачагын яхшы аңласа да, аңа инде барыбер иде....