Унынчыны тәмамлаган Сирай мәктәптә яхшы укыды. Имтиханнарга әзерлек бара. Иңенә ике генә дәфтәрле портфелен салып мәктәптән кайтканда, капкасы төбендә бәләкәй арбага салынган он капчыгы янында таптанып торган күршесе Габидә карчыкны күреп, егет аның янына килде.
– Иии, улым, машинада он сатып йөриләр иде, алып калдым да, өемә кертер өчен сине көттем, – дип тәтелдәде әби.
Сирай арбаны җилтерәтеп кенә ишек төбенә чаклы кертеп куйды да, «киемемне алыштыргач, өеңә үк кертеп куярмын», – дип чыгып китте.
Сирай – Габидә карчыкның улы Сираҗетдин малае... Егетне күргән саен улының сыйфатларын, кылыгын төсмерләп, оныгына соклана, үз хаталарын уйлап, көрсенеп, әбинең күз яшьләре тәгәри иде… ……
…………
Габидәнең улы Сираҗетдин, сары чәчле, озын буйлы, киң күкрәкле аз сүзле, сабыр холыклы, салмак хәрәкәтле, оста куллы, ирләрчә миһербанлылык сирпелеп торган егет булып үсте. Авылда үз йортын күтәреп, яраткан хатыны белән балалар чыр-чуында яшәргә хыялланды ул.
Кыз-кыркынга ылыгып бармаган улы, армиядән кайтып, сөйгәне Сәлимәсен алып килергә теләге турында сүз кузгаткач та, Габидә аның авызын да ачтырмады. Чөнки Сираҗетдин армиядә чакта урланып, кияү йортында бер төн кунып, тәрәзә-ишекләрен җимереп кайткан кыз иде Сәлимә.
– Кияүдән кайткан кыз бит ул, нәрсәгә кирәк ул сиңа. Әнә, күрше Нәзифәң сине армиядән кияүләми генә көтеп алды. Чөнки ярата ул сине, – дип кырт кисте Габидә. Сираҗетдин әнисенә бер каршы сүз дә эндәшмәде. Аңлый иде ул әнкәсен. Кәефе кырылган егет тагын да ныграк салмакланды. Олы гәүдәсен йөртүе аңа авырдыр кебек тоела иде, кулбашлары төште, күңелсез генә башын аска иеп, аяк очына карап йөри башлады. «Ничава-а-а, үтәр әле, Нәзифә берни белән дә Сәлимәдән калышмый, үз бәхетен үзе аңламый әле ул», дип, үз-үзен юатырга теләде Габидә.
Нәзифә дә ныкыш, тормышын Сираҗетдиннән башка беркем белән дә күз алдына китерми иде. Ә беркөнне күптән күңелендә түгәрәкләнеп килгән планын тормышка ашырыр җай килеп чыкты…Сираҗетдиннең туган көне иде. Нәзифә егетнең ике балачак дустын үгетләп, кунакка чакырды. Егет кайчан туганын үзе дә оныткан иде, аның беркайчан да андый гәләмәтне исәпкә алганы булмады. Нәзифәнең бу кылыгы күңеленә бөтенләй ошамаса да, иптәшләрен куып кайтара алмады ул. Кыз бөтерелеп аш-су әзерли, егетләр гармун тартып җырлыйлар. Көмешкәнең «иллеле»сен генә салып бирделәр Сираҗетдингә.Егетнең кәефе бераз күтәрелгән дә кебек булды. Габидә әхирәтендә куна калды…
Иртән Нәзифә кочагында уянып китте егет. Яшь хатын сикереп торып чәй хәстәрли башлады. Эчүне беркайчан да алга алмаган Сираҗетдинның башы үтереп чатный иде. Бераз тын гына кичәге хәлләрен исенә төшереп ятты ул. Әнисе белән Нәзифә йорт эшләре турында күңелле генә гәпләшә. Аларның алдан сөйләшенгән булуларын аңлап, Сираҗетдиннең ачуының чиге булмаса да, берсенә-бер авыр сүз әйтми генә, торып юынды. Кеше арасына гына кия торган киемнәрен кия башлады. Аның кыйланышында ниндидер тәвәккәллек сизгән Нәзифә ишеккә аркылы басты.
– Кая китәргә җыендың әле? Беркая да бармыйсың! Җибәрмим! Төнлә нәрсә кылганыңны оныттыңмы әллә? – дип, ут чәчте. Сираҗетдин, тәү күргәндәй, Нәзифәнең күзенә тутырып карады. «Хәер, синең шундый икәнеңне белергә тиеш идем дә соң инде мин…», – дигәнне аңлатып, йөзен читкә борды.
Шул китүе китү – егет әнкәсе йортына башкача кайтып кермәде. Аннан алдарак юкка чыккан Сәлимәсе белән бергә каядыр зур төзелеш барган җиргә чыгып киткәннәр икән, дигән имеш-мимешләр авыл халкы телендә бераз йөрде дә тынды. Нәзифә авырга узганын аңлады. Артыннан бер тотам да калмаган Гарифка кияүгә чыгып, малай тудырды. Гомере буе Сираҗетдинны көтеп яшәп, бүтән бала тапмады хатын. Әмма Гариф яхшы кеше булып чыкты, малайны үз улы кебек яратты. Улы да, кем малае икәнен белеп үссә дә, Гарифны «әти», дип, аның өчен җанын да кызганмый иде. Нәзифә улына да Сираҗетдин, дип исем кушса да, аны Сирай дип кенә йөрттеләр
Сәлимә дә, Сираҗетдин да, әнкәләренә ярдәм итеп, акча җибәреп тордылар. Тик Габидә карчык кына ул акчаның бер тиененә дә кагылмый Нәзифәгә биреп барды. Ул ничек тә булса үз гаебен юарга тырышты. Нәзифә «алмыйм», димәде, киресенчә, карчык акча керткән саен, «әз сала», дип, үпкәсен белгертми калмый иде.
Аяксыз калгач, Сәлимәнең әнисе сеңелесе карамагына күчте. Сиражетдин белән бергә, Сирайга ике тамчы су кебек охшаган ике улын да ияртеп, соңгы сулышына кадәр кызын көткән әнкәсен соңгы юлга озатырга кайтты Сәлимә…Улы белән очрашкач, ни әйтерен әзерләп кайтса да, Сирайның әтисе белән очрашырга теләге юк иде. Эчүе, исереклеге аркасында Сәлимә белән Нәзифәне дә аермый, азгынлык кылган Сираҗетдинны гафу итәргә исәбе юк иде егетнең.
…….
…Сирай да нәкъ Сираҗетдин кебек сабыр холыклы, ирләрчә миһербанлылыгы күзгә бәрелеп торган, әтисеннән дә озынрак буйлы, аңардан да чибәррәк егет булып үсеп буйга җитте. Әтисе кебек үк, аның да кыз-кыркынга исе китмәде. Ул кызлардан ераграк йөргән саен, алар, киресенчә, аңа ныграк сарылалар гына иде. Иптәш егетләренең күзе төшеп йөргән кызлар: «Сирай, мине бүген кич син өемә озатып куй», – дип, теңкәсенә тиюләре аркасында, Сирайга егетләрнең кайберсе белән низаглашып, авыз-борын канатырга да туры килгәләде.
Армиягә барыр алдыннан әтисе белән әнисе аңа «кәҗә матай» бүләк итте. Дуслары белән җәйге кичләрдә «матай»да ярыштылар, футбол типтеләр,, волейбол суктылар, кышларын чаңгыда урманга йөрергә яратты. Авылын яратты Сирай. Зур итеп агачтан йорт төзеп, матур итеп яшәргә хыялланды ул.
Армиягә китәсе көн иде. Авыл Советы янында машина көтеп торганда, аның янына бер кызыкай килеп басты.
– Сирай, миңа хат яз, яме, – диде ул. Оялышыннан кызның ике бите кып-кызыл булып яна иде . Сирай аны танымады.
– Ярар, «в деревню, девушке», дияргәме? – дип шаяртып алды егет.
– Юк, Фәнилә мин, танымыйсың мени? – кыз өчен бу сөйләшү нинди батырлык икәнен Сирай аңлый алмады.
– Юк, таныт соң, – диде егет.
– Син сигездә, ә мин бишенчедә укый идем, син миңа сыйныфташларым утырган бүлмәне табарга ярдәм иттең, – диде кыз. Сирайның шундук исенә төште: дусты белән озын тәнәфестә туп тибеп йөреп, дәрескә соңгарак калдылар. Мәктәпкә кергәндә бер кызчык коридорда елап тора иде. Сирай аны күреп, янына килде дә:
– Нигә елыйсың? – дип сорады. Кыз кулбашын гына сикертте.
– Нинди дәрес бара сезнең сыйныфта?
– Татар теле, – диде кызчык, елавыннан тотлыгып.
– Татар теле кабинеты теге башта бит, нишләп белмисең, – дип аптырады Сирай. Кыз тагын кулбашын сикертеп куйды. Авыл мәктәбенә килүенә берничә генә көн булуын кызчык сөйләп тормады. Егет кызны ияртеп, татар теле кабинетына китте. Ишекне әкрен генә ачып, пышылдап кына:
– Сезнең сыйныфмы? – дип сорады. Кызның йөзе кояштай балкып китте:
– Ыһы –ы-ы , – диде ул, шатланып.
– Эһе-е-е,– диде Сирай да, телен күрсәтеп кызчыкны үчекләп. Кыз да кабинетка кереп барышка борылып, телен күрсәтеп, егетне елмаеп үчекләп алды…
Шул хәлләрне исенә төшереп, Сирай кызга карап:
– Алма кебек алсу битле кызыкай шулай үскән мени? – дип шаяртты. Оялуыннан җир тишегенә керердәй Фәнилә, йөрәгенең «әнә чыгам, менә чыгам» дип типкәне егеткә ишетелер, дип куркып, тизрәк аның яныннан йөгереп китте. Егет берни дә сизмәде. Хат та язмады. Гомумән, ул хат язарга яратмый иде. Әти-әнисенә өч сүзле хат язу да аның өчен бер газап була иде. ..
…
……
10 яшендә ятим калган Фәнилә дәү әнисенә авылга кайтканнан башлап, беркем белән дә юньләп аралашмады. Әтисен бөтенләй белми ул. Фәнилә белән авырлы чагында исерек ире кыйнаганнан соң, әнисе чак үлми калган. Соңыннан әтисен Фәниләгә якын да китермәделәр. Әнисе шул өзлегүеннән мантый алмады, соңрак, яман шеш авыруы ачыкланып, якты дөнья белән хушлашты.
Сирай белән татар теле кабинетын эзләгән көннән башлап, Фәнилә тынычлыгын югалтты. Егетне күрер өчен тәнәфес саен коридорга йөгереп чыга иде, мәктәптә нинди чара узса да, аны күзләде. Әмма бар серен дә курчагына гына сөйләр булды. Сигезенчене тәмамлаганда кызның үлеп гашыйк булуын курчагы «ятлаган» иде инде.
………
Армиядә хезмәт итеп кайткач та, Сирай әти-әнисе белән киңәшләшеп, эретеп ябыштыручы һөнәренә укып алырга булды. Иртәгә укырга китәсе көнне иптәшләре белән гадәттәгечә «матай»да чабышып арыгач, бераз гына күңел ачып, укырга китешүләрен, янәсе, хушлашуларын «юарга» булдылар. Кайтырга борылса, ни күрсен, алар яшәгән йорт янында караңгы төнне яктыртып, ак күлмәкле кыз басып тора. Егет аны бәрдереп китә язды. Коты очкан Сирай:
– Нишләп торасың, тапталасың килә мени? – диюенә:
– Тапталсам ни, синнән тапталып үлсәм дә үкенмим, – дигән җавап ишетеп, таң калды. Кыз янына килеп туктады. Бу Фәнилә иде. Кыз, егетнең күкрәгенә башын салып, эңгелдәп елап җибәрде. Сирай, кызны кочагына алып, тынычланганын көтте. Фәнилә егетне өзелеп яратуы, аннан башка яши алмавы, армиядән хатларын көтүе турында үкси-үкси сөйләде. Егет кызны кочагына тартыбрак алдына утыртты. Үзенең кызга карата бернинди хисләре дә булмагач, Фәниләне чын күңеленнән жәлли иде ул. Бераз тын утырганнан соң, Фәнилә егетнең күзенә карап:
– Нигә сүзсез калдың? – дип сорады.
– Сине жәллим, – эх, салган башы белән ялгыш сүз ычкындырды бит! Тик соң иде инде. Кыз, егетнең кочагыннан ычкынып, бер-ике адым чигенеп барды да туктады, матай фарасының сыек яктылыгында аның күз яшьләре ялтырап китте. Ничә еллар буе өзелеп сөеп яшәгән йөрәге төбеннән сыгып чыгарып, пышылдап диярлек:
– Миңа синең жәлләвең кирәкми шул, Сирай,– диде дә, борылып караңгылыкка кереп йөгерде. Сирай бик озак урынында утырды. Иләс- миләслеге шундук юкка чыгып, айнып китте. Бүген ул гомерендә беренче тапкыр әтисе Сираҗетдинны аңлады булса кирәк. Эчеп, кая туры килә, шунда аунап йоклап яткан кайбер яшьтәшләрен бөтенләй аңламый иде егет. Булмышы шундый инде – ниндидер җаваплылык тойгандай, эчеп онытылуны яратмады. Ә бүген? Йомшаклык күрсәтә язды бит… Фәнилә үзе аның кочагыннан ычкынып йөгермәсә, эшнең ни белән бетәрен егет үзе дә белми иде. Шулай килеп чыгуына сөенеп куйды ул. Сиражетдин ясаган хатаны кабатлаудан уттан курыккан кебек куркып, кызның артыннан да бармады, эндәшеп, чакырмады да.
Училищеда укый башлавының беренче көнендә үк бер кызның яңгыравыклы көлү тавышына игътибар итте Сирай. Икенче көнне дә рәхәтләнеп тыңлады. Үзе дә сизмәстән, һәр көн бу көлүне көтә башлады. Көннәрдән беркөн көлү ишетелмәде. Егет үзен кая куярга да белмәде. Ике-өч көннән кыз тагын пәйдә булды. Сирай аны күзәтә башлады. Карап торуга артык чибәрлеге булмаган кыздан ниндидер үзфикерлелек, иреклелек, горурлык бөркелә иде. Егет үзен танымый да торды – ничек итсә итте, кыз белән танышты. Зилә дә шул ук училищеда пешекчегә укып йөри икән. Һәм бер хәл Сирайның язмышын хәл итте… Алар укыган училищеның икенче башында янгын чыкты. Паника башланды, кычкырыш, кем кая барырга да белми. Ишектә ыгы-зыгы, этеш-төртеш. Шулчак Сирай Зиләне эләктереп алып, бер бүлмәгә кертеп утыртты, тәрәзәсен ачып куеп:
– Мин килгәнче беркая да китмә, шушында гына утыр! – диде.
Үзе янгын чыккан якка йөгерде. Ут таралмасын өчен, озак тырыштылар, көн кичкә авышып барганда гына сүндерә алдылар. Корымга буялып, пычранып беткән Сирай ишекне шар ачып җибәргәндә, Зилә шул ук урында утыра иде. Кызның бернинди куркусыз, үпкә-шелтәсез, шайтан кебек булгансың бит, дип елмаеп шаярткан сүзен ишетүгә, егет аны өзелеп яратканын аңлады.
Алар матур яшәп китте. Сирай хыялын тормышка ашырды. Кулы оста егет нарат исе аңкып торган юан бүрәнәләрдән үзе теләгәнчә иркен итеп йорт күтәреп куйды. Әтисе белән әнисе килен, дип, өзелеп торды. Зилә дә алар белән уртак тел тиз тапты. Күп тә үтми, сары чәчле, коңгырт күзле кызлары Айсылу туды. Нәзифә белән Гариф, кызчыкны яратып, нишләтергә дә белмәделәр.
Тик Фәнилә өчен генә караңгы көннәр, күз яшьләренә буылып, елап чыккан йокысыз төннәр арта гына барды. Авылда бер көн тормаска хыялланган кыз, Сирай хакына барына да түзде. Егетне кулына төшергәч, үзе теләгәнчә боргаларга иде исәбе. Тик шул хакка гына кыз фермага сыер саварга да урнашты. Хатынын үлеп яраткан Сирайга җен ачуы кабара иде аның. Үзен-үзе белештерми, һәркөн Зиләнең үлемен теләде ул, сихерчегә барып, берәр бозым ясатып, эчереп үтерим микән әллә, дип тә уйлый иде. Тик бу адымга барырга аның батырчылыгы җитмәде.
Шулай гомер үтә торды Айсылу мәктәпкә укырга йөри башлаган ел иде. Әллә Фәниләнең теләге кабул булды, әллә язмышы – Зилә авырый башлады, күзгә күренеп сүрелде. Озак та газапланмый, якты дөньядан китеп тә барды. Фәнилә моңа сөенде. Шатлыгын башкаларга сиздермәскә тырышса да, сизделәр, шикләнделәр. Балкып торган кыз Сирайларга еш бара, ярдәмләшү хәйләсе белән Айсылуга якынаерга тырыша иде. Тик сөйгәне генә аны күпчелеге шәйләмәде дә. Фәнилә беркөн түзмәде, яшь ир белән ачыктан-ачык сөйләшергә булды… Сирай башын аска иеп кызны тыңлап утырды. «Яратмыйм бит мин сине», дип әйтергә булдыра алмады ул. Бер җавап та бирмичә өеннән чыгып киткән ирнең ни уйлавын аңлавы авыр түгел иде. Тик Фәниләнең генә моны аңлыйсы килмәде. Сирай яныннан кайтмый да ята башлаган кыз, типсә тимер өзәрдәй яшь ирне әтисе язмышына этәргәнен аңламый да иде шул. Аңласа да, яратуына түзәр хәле юк иде аның. Сирай аңа бер тапкыр да якын килмәсә дә, гомере буе сөйгәненең җылы карашын тилмереп көтәргә әзер иде кыз...
Көннәрдән беркөн, Фәнилә аларның бикле ишегенә тап булды. Сирай еракта яшәгән Сираҗетдин белән аралашып, аңлашып, әти-әнисенең фатыйхасын алып, кызы белән бергә еракка, олы илнең сыендырыр почмагын эзләп чыгып киткән иде…