Яңа ел вакытлары җитте. Катлы-катлы бәйрәмнәр тезелгән. Халык ашый, халык эчә. Балалар, Кыш бабайдан күчтәнәч алам, картлар, Ходай миңа тагын бер ел бүләк иткән бит, дип сөенсә, яшерен спирт сатучылар, бишләтә баеп калам, дип шатлана. Бар, бик күп авылларда бар андый Алладан да, мулладан да курыкмаган, законны да санга сукмаган адәм актыклары. Үз авылдашларын үз куллары белән агулый, сырхауга әйләндерә, гаиләләрен тарката алар. Биш литрлы пластмасса савытлардагы спиртны сыеклап сатканда инде эчеп юнтерәгән, аягында чак басып торган, калтыранган куллары белән соңгы акчаларын сузган кешегә ни вөҗданың белән шешәңне бирерсең? И, Ходай, алар вөҗдан, намус дигән төшенчәнең асылын аңлыймы соң?! Балалары ач ятмыймы, хатыны елап калмаганмы, иртәгә чәй-шикәр алырга акчасы җитәрме – спирт сатучыны болар борчымый. Аңа бүген керем булсын.
Авылларда күпме кеше сыйфатсыз спирт колына әверелде, эшләрен ташлады, яшь килеш коточкыч картка әверелде, ә күпмесе якты дөнья белән хушлашты?
Бу четерекле баш бәласе хакында район эчке эшләр бүлегенең участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлеге начальнигы Ренат Әхәтов белән сөйләшәбез.
– Алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору, алкоголь белән законсыз сәүдә итүне кисәтү буенча җитди эш алып барылса да, бу мәсьәлә актуаль булып кала. Агымдагы елда районда 30 кеше алкоголь белән агуланды.
Безнең тарафтан даими рәвештә «Алкоголь» операциясе кысасында рейдлар оештырыла. Нәкъ менә бу рейд барышында без составында спирт булган сыекча сатучыларны ачыклыйбыз да инде. 2018 елда Бүлкайпан, Кальтәү, Ялгызнарат, Бәдрәш, Шулган авыл Советлары биләмәләрендә спирт белән сәүдә итүнең 18 очрагы ачыкланды. Сприт сатып, икенчегә тотылганнар да бар. Аларга җәза инде тагын да катгыйлана, – дип аңлатып үтте Ренат Радик улы.
2016 елда Иркутскийда «Боярышник» эчеп бик күп кешенең агулануы илебез халкын тетрәндергән иде. Моңардан соң әле эчеп миләре тәмам сыекланып бетмәгәннәр бераз тәртипкә дә утырган кебек тоелды. Азык өчен кулланырга ярамаган, составында спирт булган сыекчаларны сатуга карата закон да катгыйланды. Тик бу хәл бик тиз онытылды һәм барысы дә элекке хәленә кайтты.
Гараж, подвалларда «җитештерелгән», яшерен сатылган контрафакт аракы легаль аракыга караганда берничә тапкырга очсыз. Русиядә легаль булмаган алкоголь базары гомуми күләмнең 50‑55 процент тәшкил итә. Сәбәбе бәлки халыкның кереме түбән булуы белән дә аңлатыладыр. Кыйммәтле, ләкин сыйфатлы спиртлы эчемлекләрне сатып алырга түбән эш хакы мөмкинлек бирми. Әйе, төрле настойкалар, косметик лосьоннар, дезинфекция сыеклыклары һәм этил спиртына беркадәр ароматик өстәмәләр кушып ясалган әйберләрнең бәясе лицензияле аракыныкыннан түбән. Эчүдән башы чыкмаган кешеләр өчен алар аракыга бик яхшы алмаш булып тора. Шулай ук Казахстаннан алкогольле эчемлекләрнең ташкын булып килүе дә борчый.
Хәлле генә яшәгән гаиләләрнең кара эшкә эчкечеләрне яллап, «фунфурик» белән түләгән очракларын да беләбез. Очсызга да төшә, эш тә эшләнә.
Бик зур ялгыш фикер белән яшибез: бәйрәмнәр шешә белән күзаллана. Ягъни «кыздырмый» гына күңел ачып булмый. Кая син, рюмка тоту бит балигълык атрибуты. Эчмәгән кеше бездә ала карга буларак кабул ителә. Бәйрәм табынының түрендә шешә «горур» утырганда һәм әледән-әле рюмка күтәргән әти-әниләрен балалары күзәткәндә бу афәт белән көрәшеп булырмы?