Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 гыйнвар 2019, 16:31

Сабыйлар авыр хәлдә

Юлларда сак булыгыз!

9 гыйнварда Уфаның Богдан Хмельницкий һәм Азатлык урамнары чатында җиңел машина ике кызчыкны һәм аларны җитәкләгән яшь ананы бәрдергән. Сабыйларның берсенә - 3, икенчесенә 4 яшь. 21 яшлек водитель, юл аша чыгып баручыларны күреп, машинасын туктатырга тырышып карый, ләкин соң була. Каза күрүчеләрне ашыгыч рәвештә дәваханәгә озатканнар. Мәгълүм булуынча, хатын юлны тиешсез урыннан чыгып барган. Кышкы юл аеруча хәвефле. Шуңа да җәяүлеләргә дә, руль артында утыручыларга да бик игътибарлы булырга кирәк.
Фото: UfaTime.ru
Читайте нас: