Олы яшьтә булуына карамастан, Хәмис абый әле булса йорт-кура тирәсендә мал-туар карап көн күрә. Җәен атын җигеп кырда печән хәзерли. Утынын да ташый, әмма хәзер урманга чыбык-чабык алырга керергә дә куркырсың –закон каты. Урман халыкныкы түгел, шәхси эшкуарлар кулында. Шуның өчен барып акча түләп, документын җыеп барсаң гына.
Кичтән күрше малае авылга якын басуда рулонга төрелгән печән барлыгын колагына шыттыргач, Хәмис абзый түзмәде, әйдә, күгәрченкәем, кыш озын, булганны әрәм-шәрәм итәргә ярамас, тарталганчы алып кайтыйк, дип сөйләнә-сөйләнә, атын җигеп, урамга чыкты.
Әле генә Яңа ел бәйрәмнәре гөрләп үтте. Атна-ун көнгә сузылган ял көннәре авыл халкын тәмам арытып китә. Шау-гөр килгән урамнарда буш сыра, аракы шешәләре генә тәгәрәп калды. Атын юртып кына автобус тукталышына таба борылгач, Хәмис абзыйның күзе аның артында яткан чыршыларга төште. Эх, дөньясы, дип тиргәшеп куйды ул үз алдына. Берәү генә түгел иде, берсе өстенә берсе салып куелган зур гына берничә чыршы. Хәмис абзыйның гомере үзен белә-белгәннән алып урман белән бәйле булды. Мондый күренеш аның йөрәген әрнетеп,
уйларын ерак балачагына алып китте.
Әтиләре гаиләсен ташлап югары оч Мәгърифәгә йортка кергәч, бөтен эш Хәмиснең әнисе өстендә калды: җәен печән хәзерләү, кышка утын хәстәрләү, мал-туарын карау. Өстәвенә, колхоз эшенә дә чыгарга кирәк. Бер көн калдырсаң, выход булмаячак, анысы булмаса, ашлыксыз каласың. Урманга да эшкә йөрергә кирәк. Урманчылар, үсенте утыртырга, дип көн дә чакырып килә. Анда бармасаң, утын бирүләре шикле. Шуның өчен әнисе бәләкәй генә Хәмисне урманчыларга ияртеп агач утыртырга җибәрә. Булышмасак, утынсыз калырбыз, бар, балам, тырыш инде, дип, бер телем икмәге белән бер шешә сөтен сала ул. Олы абыйлары Хәмискә үсентеле чиләк тоттырып куялар да арттан салып барырыга кушалар. Чиләктән азрак кына зуррак Хәмис тырыша-тырыша алар ясаган чокырга үсентеләр куеп бара. Тик бик тиз арый. Сөрелгән җирнең кантарлы урыннарында барып төшә дә, тагын торып йөгерә. Көн коры булса, вакыт узганы сизелми, ә яңгырлы көндә инде аның чиләкләре балчыкка буялып, күтәргесезгә әйләнә. Шулвакыт абыйлары ачуланып та куя, бер аягыңны алганчы икенчесен эт ашый, җәһәтрәк бул, дип тиргәп тә алалар. Бала ни әйтсен, борынын тартып куя да, йөгерүен белә. Аның әле уенчык кына уйнарлык кечкенә куллары кабарып чыга. Ярты литр сөт, бер телем ипи белән озак йөреп булмый, үтереп ашыйсы килә. Кайчагында урманчы абыйлары аны тәмле аш белән сыйлый. 5-6 ел дәвамында шул куллары күпме агач утыртканын ул яхшы хәтерли. Ничек тырышып утын хәзерләп алулары да күз алдында. Кечкенә чагында ул туң утынның шарт-шорт килеп янганын карарга ярата иде. Онытылырлыкмы соң үткәннәр. Оныта башласа, кәкрәя башлаган кул бармаклары сызлап исенә төшерә. Әтисез үскәнгә бар авырлык шушы кулларга төште. Әнә, таңнан торып урманчы абыйларына ияреп эшкә киткән
яшьтәшен күрше тегермәнче малае тәрәзәдән генә карап кала иде.
Элек рөхсәтсез агач кисү түгел, чыбык-чабык җыйган өчен дә я балтаңны, я атыңны алып кала торган иделәр. Җитте бит тагын шул заман.
Әнә беркөн күршесенә ике машинага төялеп килеп төштеләр. Урманнан коры агач алып кайткан икән. Кемдер жалу иткән. Шул коры чыршыны алган өчен күршесен ничә килеп тикшергәннәрдер, очына чыктылар, ахры. Штраф түләдем, дип сөйләнде күршесе. Ә машиналап төяп җибәрүчеләргә чурт та юк, суд та юк, дип әрнеде Хәмис абзый. Бетерделәр кырып урманны, агачлары беткәч, җәнлеге дә бетте. Бүген шәхси кулларга күчкән кайбер урманнарның яме, коты китте.
Ул тукталыш артында яткан чыршыларны яңадан күз алдына китерде. Яңа ел бәйрәмнәренә авылга сатарга китергәннәр иде бит аларны. Калганын ташлап кына киткәннәр инде. Үз кулларың белән утыртмагач кадере юк шул, ашаган белми, тураган белә, дип сөйләнә-сөйләнә печән төяргә тотынды. Ә артта, коткарыгыз мине, дигән сыман сыкрана-сыкрана, шәрә урман шаулый иде.