Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 гыйнвар 2019, 13:33

Нефтекамада балалар бакчасының стенасы ярылган

Нефтекама шәһәрендә гадәттән тыш хәл.

Нефтекаманың Ленин урамында урнашкан 44нче балалар бакчасында стена ярыла башлаган. Бу хакта "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.Әлеге күренешне фотога төшереп, cоциаль челтәрләргә урнаштырганнар. "Балалар эвакуацияләнгән һәм өйләренә озатылган" дип язылган фото астындагы комментарийда.44нче балалар бакчасы 2014 елда гына сафка кертелгән булган. Урындагы халык әйтүенчә, мәгариф оешмасы сазлыклы җирдә урнашкан. Стенаның ярылуы да шуның белән бәйле булырга мөмкин.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: