Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 гыйнвар 2019, 11:22

Хезмәт хаклары арта

Иң аз хезмәт хакы аена 13045 сум тәшкил итә.

2018 елның ноябренә булган мәгълүматлар буенча, республикада яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы 33137 сумга җиткән. 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда, бу - 8,3 процентка күбрәк.
Статистика мәгълүматлары буенча, узган елның 11 аенда эш хакы уртача 32405 сум тәшкил иткән.
Гадәттәгечә, иң югары хезмәт хакына кокс һәм нефть продуктлары җитештерүендә эшләүчеләр лаек булган. Алар аена уртача 75350 сум алып эшли.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: