Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 гыйнвар 2019, 11:03

Радий Хәбиров: "Кырымга мохтаҗ балалар барачак"

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә бу мәсьәләгә кагылышлы фикере белән уртаклашты.

Кырым Республикасы Башлыгы Сергей Аксенов Сибай балалары өчен шифаханәләргә юллама рәвешендә бүләк турында игълан иткәч, җирле халык социаль челтәрләрдә диңгезегә дәваланырга нинди балалар барачак, дигән фаразлар белән тавыш бирүне башлап җибәрде.
"Кырым Башлыгы Сергей Аксенов Сибайдан 500 баланы бушлай кабул итәргә карар кылган. Бик шәп кебек! Әмма социаль челтәрләрдә төп фон - тискәре! Чөнки, янәсе, башлыкларның һәм башка "блатлы" ата-аналарның балалары барачак, дигән фикерләр яңгырый. Шуңа күрә , беренчедән, сәламәтлек күрсәткечләре буенча моңа мохтаҗ балалар барачак, анык критерийларны без билгеләдек. Сүз уңаеннан: анда түрәләрнең балалары да булырга мөмкин (алар да - балалар!), — дип язган социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров.
Кешеләр хакимияткә ышанмый һәм аның белән бәйле барлык нәрсәләрне тискәре бәяли. Һәм бу безнең идарә командасы өчен бик мөһим. Без түрәләрне үз эшләрен намус белән башкарырга мәҗбүр итү бурычын үти алуыбызга Башкортстан һәм анда яшәүчеләрнең киләчәге бәйле булачак".
Фото: Радий Хәбировның социаль челтәреннән.
Читайте нас: