Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 гыйнвар 2019, 16:25

Булачак баланың гомерен саклауны губернатор хәл итә

Бу башлангыч нәтиҗәле булырмы?

Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцов демографияне күтәрүнең тагын бер нәтиҗәле ысулын тапкан. Ул муниципалитет башлыкларына йөклелекне өзәргә уйлаган хатын-кызлар белән очрашып, аларның ни өчен бу адымга барырга җыенуын җентекләп өйрәнергә кушкан.
- 1 декабрьдән бу категориягә караган хатын-кызлар белән өстәмә рәвештә баш табиб, муниципалитет башлыгы, психолог, социаль идарә җитәкчеләре, хатын-кызлар иҗтимагый оешма вәкилләре эшли. Әгәр дә булачак әни бу уеннан кире кайтмый икән, димәк, җитәкчеләр аның белән нәтиҗәле эшләми, - ди ул.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: