Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 гыйнвар 2019, 11:33

“Мин кешеләрнең тормышын яхшырту өчен кайттым”

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Ведомости” гәзите хәбәрчесе сорауларына җавап бирде.

— Әлбәттә, мин төбәктәге хәлне яхшырту өчен кайттым — кешеләрнең тормыш-көнкүрешеннән башлап, икътисадның нәтиҗәлелегенә кадәр. Әмма моны лозунг димәс идем, бу сүзләр минем Башкортстанга җитәкчелек итә башлавымның сәбәпләрен аңлата, — ди төбәк җитәкчесе.
Ул халык белән очрашканда биргән вәгъдәләренең үтәлешенә аерым игътибар бирүен сызык өстенә ала.
— Районнарга барганда минем янда сөйләшүләрнең протоколын алып баручы кеше була. Мин биргән вәгъдәләремне үтәргә, ә үти алмаган очракта, бирегә янә килергә һәм ни өчен шулай килеп чыгуын аңлатырга бурычлы, — ди ул.
Кешеләрнең тормышын яхшыртуны көндәлек мәсьәләләрдән башларга кирәклеген ассызыклый Радий Хәбиров. Халык чиста, якты подъездлы йортларда яшәргә, уңайлы парковкалардан файдаланырга, балалар заманча мәйданчыкларда уйнарга хаклы.
Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазыйфасына сайлауларга үзе әгъза булып торган “Бердәм Русия” партиясеннән барачагы турында да әйтә:
— Мин — шушы фирка әгъзасы, һәм моның белән горурланам. Ә партияне җитди сәяси эш коралы буларак кабул итәргә кирәк.
Эш коралы кайбер чакта үтмәсләнеп китәргә мөмкин, кайдадыр аның эшен төзәтеп җибәрергә кирәк. Әмма партия күп эшли, бездәге төбәк оешмасы иң яхшылардан исәпләнә.
Читайте нас: