Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 гыйнвар 2019, 17:47

Янгын ананың һәм ике баланың гомерен өзгән

Бүген иртән Иглин районындагы Октябрьское авылының Луговой урамы буенча урнашкан торак йортта янгын чыккан.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, урынга кичекмәстән сигез янгын машинасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәхси составыннан 13 кеше, шулай ук медиклар һәм полиция хезмәткәрләре җибәрелгән.
Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына килеп җиткәндә бүрәнәле торак йортның түбәсе янып, җимерелеп төшкән була.
Ике сәгатьтән соң ачык януны бетерәләр.
"Сүндерү барышында 38 яшьлек хатын-кызның, 2013 һәм 2017 елларда туган ике кыз баланың һәлак булуы ачыкланган. Хәзер янгынны бетерү буенча эшләр дәвам итә. Бу хәлнең сәбәпләрен тикшерү өчен оператив төркем билгеләнәчәк", — дип хәбәр итәләр идарәнең матбугат хезмәтендә.
Читайте нас: