Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров юлда аварияләрне киметүгә юл куймау беренчел мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләде. «Юлда кешеләр иминлеге күп очракта юл хәрәкәте инспекторларына бәйле. Аварияләр еш очраган юл участокларында, хәрәкәт актив булган һәм кешеләр күпләп тупланган урыннарда даими дежур торуны оештыру бурычын куям. Видеокүзәтү камералары санын арттырыга кирәк. Начар юл шартлары аркасында фаҗига булган урыннар өчен тиешле органнар җавап бирәчәк», – диде ул үзенең БР Дәүләт Җыелышы – Корылтайга Юлламасында.
Ил күләмендәге хәл-торыш, кеше гомерләрен саклау турында берничә сорау белән районның ЮХХДИ бүлеге начальнигы Илсур Сибәгатуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Сезнеңчә, ни өчен республикада юл-транспорт фаҗигаләре кимеми?
– Бүген РФ территориясендә кеше үлеменә китерүче аварияләрнең сәбәпләре төрле. 2018 елда гына барлыгы кеше үлеменә һәм тән җәрәхәтләренә китергән 167 220 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Шул ук вакытта, гомум алганда, 2017 елга караганда аварияләр саны азрак исәпләнә.
Кеше үлеменә китерүче юл фаҗигаләренең төп сәбәпләре, рәсми статистика буенча, юлларның начар сыйфатлы булуы һәм исерек килеш руль артына утырудан гыйбарәт.
Әгәр Русия дәрәҗәсендә юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар санының кимүе күзәтелсә, бу сан республикада 2017 ел белән чагыштырганда 7,2 процентка артыграк. Республика буенча 4 383 фаҗига теркәлде (0,1 процентка кимрәк), 549 кеше (7,2 процентка күбрәк) һәлак булды. Аларда 5 494 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды (1,7 процентка азрак).
Аварияләрнең сәбәбе, әйткәнемчә, төрле факторларга бәйле. Бу җәһәттән Республика Хөкүмәте һәм муниципалитетлар тарафыннан ныклы эш алып барыла. Быел видеокамералар безнең район территориясендә дә куелачак. «РФдә милли хәвефсезлек стратегиясе турында», «Хәвефсез шәһәр» аппарат-программа комплексын төзү һәм үстерү РФ Президенты указын үтәү максатында, юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча утырышта район территориясендә видеокүзәтү камераларын урнаштыру мәсьәләсе каралды. Алар, башлыча, аварияләр күп булган урыннарда, юл чатында, район чигендәге керү-чыгу юлларында урнаштырылачак.
Юл-транспорт фаҗигаләренең артуының бер сәбәбе – җәяүлеләр гаебе, аларның киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлары булмау аркасында килеп чыга. 2018 елда мондый аянычлы очрак 2017 елга караганда бер очракка күбрәк теркәлде.
– Район территориясендә аварияләрне булдырмау максатында нинди чаралар күрелә?
– Узган елда район территориясендә 132 юл фаҗигасе теркәлеп (3кә күбрәк), алар нәтиҗәсендә биш кеше (бер кешегә күбрәк) һәлак булды, 14е төрле тән җәрәхәтләре алды. Район территориясендә җәяүлеләр һәлак булган өч авария теркәлде. Сәбәбе: юл буйлап транспортка якын атлап бару, киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булмавы.
Юл фаҗигаләрен булдырмауда «Игътибар, балалар!», «Каршы як юл», «Яктыртыл!», «Җәяүле» операцияләренең әһәмияте зур. Аларның максаты – җәяүлеләр һәм водительләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә күзәтчелек итү, аварияләрне искәртүдән гыйбарәт.
Моннан тыш, халык белән тыгыз эшләүне максат итеп куйдык. Массакүләм мәгълүмат чараларында, төрле социаль челтәрләрдә мәгълүмат эшен активлаштырдык. Аның максаты – яшь буынга хәвефсезлек чаралары турында сөйләү. Шулай ук район предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмаларына хәвефсезлекне тәэмин итү бурычы куелган хатлар юнәлтәбез. Бу юнәлештә мәктәпләр белән тыгыз элемтә булдырылды. Укучылар тулысынча яктылык кайтаручы элементлар белән «коралланды». Мондый элементларны өлкәннәрнең дә киемнәрендә йөртүләрен сорыйбыз.
Әле профилактика максатында водительләрне массакүләм тикшерү бара. Төп игътибар юл фаҗигаләре күп булган урыннарга юнәлтелә. Даими үткәрелгән рейдларның да әһәмияте зур. Алар барышында 2018 елда барлыгы 6 587 административ хокук бозу ачыкланды, аларның 403е тупас бозу. 81 водитель руль артында исерек килеш тотылды.
Район һәм авыл Советлары хакимиятләренә кышкы вакытта юлларны карау буенча искәрмәләр бирелә. 2018 елның 12 ае эчендә районның ЮХХДИ бүлеге тарафыннан РФ Административ кодексының «Юлларны ремонтлау һәм карап тоту вакытында юл хәвефсезлеген тәэмин итү буенча таләпләрне үтәмәгән өчен» алты административ протоклол төзелде, 152 искәрмә бирелде.
Эльмира Гәрәйшина әңгәмәләште.