Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 февраль 2019, 12:05

Авылларга җан өреп

Озын кышкы кичләрдә күңел бушлыгын телевизор карап кына тутырып булмый. Кеше бер-берсе белән аралашырга, күңел ачырга тиеш. Ә күңел ачу, очрашу чаралары электән клубларда гөрләп торды. Районда төрле сәбәпләр белән эштән туктаган алты авыл клубы быел ишекләрен кабат ачты. Эшсез калган клуб хезмәткәрләре гади халык мәнфәгатен кайгырткан район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәевка рәхмәтләр укып, җиң сызганып эшкә тотынды.

Бер-берсеннән бер генә чакрым ераклыкта урнашкан Йосып һәм Биҗ халкы өчен дә шатлык булды. Ике авыл халкы гөрләтеп Яңа елны каршылады. Электән дә җыр-моңга үҗәт ке­ше­ләр мәдәни чараларда теләп катнаша. Әле генә «Русия чаңгысы» кысаларында ярышлар үтте. Ә гашыйклар көнендә авылдагы уңган хезмәткәрләр, балаларын тәрбияләп аякка бастырган күркәм парлар Гөлчәчәк һәм Радмир Миннеәхмәтовлар, Сөмбел һәм Рәсил Мөхәмәтовлар, Рәзимә һәм Финдус Абзаловлар «Мин сиңа гашыйк» дип аталган кичәдә катнашты. Ир-егетләр үз гомерләрендә беренче тапкыр Валентинкаларга сөю сүзләре язды, күз­лә­рен бәйләп йөрәк эченә хә­ләл­ләренең сурәтен тө­шерде, аларга прическа ясады. Хатын-кызлар исә нәфис зат буларак мә­хәб­бәт җырлары башкарды. Үзләренең уң­ган­лыгын, булганлыгын исбатлады. Сәфинә Мө­хә­мәт­динова, Светлана Шәис­ламова җырлары ки­чәгә тагын да ямь өстәде.
Миләүшә Әхмәтова, Биҗ авыл клубы җитәкчесе.
Читайте нас: