Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 февраль 2019, 11:37

“Безгә нәкъ шундый яшьләр кирәк!”

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров яңа буынның актив, булдыклы булуын ассызыклады.Яшьләр һәрвакыт тормышка позитив карашлы булуы белән аерылып тора. Уфаның “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр залында “Башкортстан — мөмкинлекләр территориясе” яшьләр форумы да нәкъ шундый күтәренке рухта үтте. Анда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров яшьләр белән аралашты. “Тиңнәр диалогы” форматында барган сөйләшүдә яшь активистлар үзләрен борчыган сорауларын Радий Фәрит улына җиткерде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.

— Мондый форматта яшьләр белән беренче очрашам. Аңлавымча, бирегә иң чагу, энергияле яшьләр җыелган. Чыннан да, тормыш агымы буенча гына түгел, каршылыкларны җиңә барып, гомер юлын үзең теләгәнчә үтсәң, яшәве күпкә кызыграк. Һәркайсыгызга уңышлар телим, киләчәгегез якты булсын, — диде Радий Фәрит улы.“Тиңнәр диалогы”на әзерләнүгә җитди карады яшьләр. Ул 10 меңгә якын кешене үзенә җәлеп итте. Яшьләрне борчыган проблемаларны ачыклау максатында 7 чара оештырылды. Әлеге чарада катнашырга теләүчеләрнең саны 1495 кешегә җитте. Бу — безнең яшьләрнең актив булуын күрсәтүче тагын бер үзенчәлек.
Чара кысаларында яшьләр Радий Хәбировка төрле өлкәләрне үстерүгә юнәлтелгән проектлары турында сөйләде. Атап әйткәндә, тимер юл вокзалы белән аэропортны тоташтыручы юл төзү турында да сүз булды. 2,5 километрга сузылган тимер юлы урамнарны тыгыннардан арындыруга, шәһәр белән аэропорт арасында зур тизлек белән йөрүне булдыруга булышлык итәчәк.
Ил һәм республикада мөмкинлекләре чикле гражданнарның яшәү сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән бик күп программалар бар, әмма аларның барысы да нәтиҗәле эшләми. Яшьләр шушы мәсьәләләрне дә күтәрде. Республикада берничә йөз мең инвалид яши. Аларның коляскаларда гына хәрәкәт иткәннәре дә күп. Шул ук вакытта урамнарда алар очрамый диярлек.
Радий Фәрит улы бу мәсьәләнең, чыннан да, катлаулы булуын ассызыклады. Киләчәктә бу өлкәгә игътибар артачагын белдерде.
Әлеге форум 4 юнәлеш буенча эшләде. “Тиңнәр диалог”ыннан тыш, спорт платформасында авиа модельләштерү күргәзмәсе, ГТО нормативларын тапшыру һәм башка спорт ярышлары оештырылды.
“Киләчәккә караш” платформасында республиканың югары уку йортлары студентларының төрле өлкәләргә кагылышлы проектлары, төрле һөнәрләр буенча консультация алу һәм башкалар белән танышырга мөмкин булса, кечкенә батырлар турында күргәзмә дә чарага ямь өстәде. Шул ук вакытта бу көнне төбәкнең яшьләр сәясәте оешмалары үткән елга йомгак ясады һәм 2020 елга планнар билгеләде.
— Башкортстан яшьләре чын ватанпәрвәр булулары белән бик аерыла. Бу безнең солдатлар абруен да бик күтәрә. Менә шушы рухи үзәкне саклап калу зарур, ә без сезгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер. Безгә нәкъ шундый актив яшьләр кирәк, — диде Радий Хәбиров.
Гөлия Гәрәева.
"Кызыл таң" гәзите сайтыннан.
Читайте нас: