Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 февраль 2019, 12:15

Уңайлы яшәү үзебездән тора

20 февральдә рай­он хаки­мия­тендә «Управдом» муниципаль форумы булып үтте. Аның эшендә муниципаль рай­он хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев, төзелеш, икътисад һәм торак-коммуналь хезмәтләр буенча урынбасары Әлфит Мос­тафин, район прокуроры Азат Сарбаев, Югары Тәтешле авыл Советы биләмәсе башлыгы Рамил Җәмилев катнашты.

Чарага күпфатирлы йортлар советлары рәисләре һәм әгъзалары, авыл Советлары биләмәләре башлыклары, муниципаль торак инспекторы, ресурс-тәэмин итү оешмалары җитәкчеләре, суд приставлары, эчке эшләр органнары, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вә­килләре, җәмәгать оешмалары – барлыгы 100гә якын кеше катнашты.
Муниципаль форум районда беренче тапкыр үткәрелә. Чараны ачып, Рушан Кадим улы форумның максаты һәм көн тәртибендә торган мәсьәләләр белән таныштырды.
– Соңгы вакытта торак коммуналь хезмәтләр тармагы күп үзгәрешләр кичерә, яңа программалар кабул ителә. БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тарафыннан безнең алда куелган бурычларның берсе – ул халыкның хәвефсезлеген һәм аның уңайлы шартларда яшәвен тәэмин итү. Бүген күпфатирлы йорт милекчеләрен үз йортлары белән идарә итү процессына җәлеп итү, торак-коммуналь өлкәсендәге мәсьәләләрне уртага салып, бергәләп хәл итәргә җыелдык, –
диде ул.
Күпфатирлы йортларның гомуми милкенә, подъездларга капиталь ремонт, «Шәһәр даирәсе» программасын тормышка ашыру турында Югары Тәтешле авыл Советы биләмәсе башлыгы Рамил Җәмилев сөйләде.
Җыйналучыларның игътибарын ул күпфатирлы йортларның гомуми милкен, подъездларны һәм йорт алды территорияләрен ремонтлауны тормышка ашыру буенча планнар, бу ремонтка нинди эшләр кертелүенә юнәлтте.
Район карары белән тө­зелгән комиссия күпфатирлы йорт­ларның кайсыларын программага кертү турында карар чыгара. Монда, тәү чиратта, йортта яшәүчеләрнең үз милкенә сакчыл карашы, взносларны вакытында җыюы, бу ремонтта үзләренең дә катнашырга әзер булуы исәпкә алына.
– Шуны аңларга кирәк, бюджеттан моның өчен зур сумма акча бүленә, анда яшәүчеләр­дән таләп ителгән өлеш бик аз. Без барыбыз да яшәгән җиребезнең уңайлы, җылы, якты булуына үз өлешебезне кертергә тиеш, – диде ул милекчеләрнең капиталь ремонтка взнослар җыюда активрак булуга, ремонт эшләре барышын контрольдә тотарга чакырып.
Арытабан ул подъездлар ремонтына күчеп, безнең районда комиссия карары буенча ремонт күпфатирлы өч йортның подъездларына эшләнәчәген белдерде.
«Башкорт ихатасы» республика программасы чикләрендә йорт алды территорияләрен тө­зек­ләндерүгә дә актив ми­лек­челәрне һәм йорт комитетлары вәкилләрен күбрәк җәлеп итәргә кирәклеге билгеләнде. Рамил Гафур улы бу юнәлештә районда актив эш алып барылуын, агымдагы елда кайсы йорт­лар­ның территорияләре тө­зек­лән­де­ре­ләчәген әйтеп үтте.
Көн тәртибендә торган 4нче мәсьәлә – каты көнкүреш калдыкларын чыгару. Әлфит Ясәви улы «чүп ре­фор­масы»ның максатын һәм әһә­мия­тен билгеләп, программаны тормышка ашыру буенча район күләмендә нинди эшләр башкарылуын, 2019 елның октябренә кадәр районда санк­ция­ләнмәгән бер генә чүплек тә калырга тиеш булмавын аң­латты.
– Бу юнәлештә эш башланып кына ята. Беренче кви­тан­ция­ләрдә күрсәтелгән хаклар, аларны кайда һәм ничек түләү буенча сораулар күп. Моның өчен күбрәк аңлату эшләре алып барырга кирәк, – диде ул Нефтекама электр челтәрләре предприятиесе, Тәтешле мәгълүмат
үзәге алдына конкрет бурычлар куеп.
Күпфатирлы йортлар белән идарә итү чаралары турында Камил Фәйзрахманов чыгыш ясады.
– Бүген шуны аңларга кирәк: дәүләт милке дигән төшенчә юк. Үзебез яшәгән йорт өчен, шәхси йортмы ул, күпфатирлымы, бары тик үзебез җаваплы. Гомуми йортта яшәүчеләр теге яисә бу эшне башкару өчен я үз­лә­ре тотып эшләргә, я килешү ни­ге­зен­дә махсус эшчеләр ялларга тиеш. Барлык мондый эшләрне вакытында башкару өчен хез­мәтләндерү оешмасы сайлап алынып, аның тарафыннан килешү нигезендә башкарылырга тиеш, – диде ул аны төзү алгоритмы белән таныштырып.
Әлеге сорауга шулай ук район прокуроры Азат Сарбаев ачык­лык кертте:
– Бу мәсьәләгә җитди карарга кирәк. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр тарафыннан йорт түбәсендәге вакытында чистартылмаган кардан кемдер зыян күрсә, закон буенча бу йортта яшәүчеләрнең барысы да административ җавапка тарттырыла. Ул шулай ук биләмәләр башлыкларына чүп контейнерлары һәм аларның мәйданчыкларының сакчыллыгын хәстәрләү, законсыз төзелгән каралты-куралар булмасын өчен халык арасында аңлату эше алып бару зарурлыгын билгеләде.
Арытабан эш «туры диалог» режимында дәвам итте. Сораулар, башлыча, күпфатирлы йортларны ремонтлау буенча программага керү шартлары, чүп өчен кайда һәм ничек түләү, квитанцияләрдәге тарифларга яңадан исәпләүнең булу-булмау мөмкинлегенә кагылды. Барлык сорауларга да компетентлы җаваплар алынды.
Форумда бертөркем күп­фатирлы йортлар рәисләре һәм вә­кил­ләре Югары Тәтешле авыл Советы биләмәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Утырышны йомгаклап, Рушан Кадим улы форумның резолюциясе белән таныштырды, милекчеләрнең үзләре яшәгән йортлары өчен җаваплырак булырга, активлык күрсәтергә чакырды.
Эльмира Гәрәйшина.
Читайте нас: