Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 март 2019, 11:28

Без бары тик алга барырга тиешбез!

Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте.Президент Юлламасы – программа документы, анда дәүләт башлыгы тышкы һәм эчке сәясәтнең өстенлекле төп юнәлешләрен билгели, илдәге эшләр торышына бәя бирә.

Быел дәүләт башлыгының парламентка мөрәҗәгате ике тапкыр юбилейлы: 24 февральдә бу тәҗрибәнең Русиянең яңа тарихында башлануына 25 ел тулса, Владимир Путин өчен әлеге Юллама 15нчесе булачак. Илнең беренче Президенты Борис Ельцин Юллама белән – 6 тапкыр, Владимир Путин – 14, Дмитрий Медведев дәүләт башлыгы вазыйфасында эшләгән вакытта 4 тапкыр чыгыш ясадылар.
Гадәттә, чара Кремльнең Георгий залында үтә иде. Үткән елның 1 мартында ул мультимедиа форматында оештырылды, Президент Владимир Путин «Манеж» үзәк күргәзмә залында чыгыш ясады. Бу юлы дәүләт башлыгының парламентка мөрәҗәгате өчен «Кунак сарае» сайланды. Нәкъ «Кунак сарае»нда бер ел элек Владимир Путинның сайлау алды штабы эшләде, ә узган елның июнендә монда Президент русиялеләр белән традицион «Туры линия»не үткәрде. Биредә үк күп тапкырлар «Бердәм Русия» партиясенең съезды һәм дәүләт башлыгы катнашлыгында төрле форумнар узды.
Чараның дәвамлылыгы регламентлаштырылмаган. Узган елда Владимир Путин, ике сәгатькә якын чыгыш ясап, рекорд куйды. Федераль Җыелышка уртача мөрәҗәгатьнең озынлыгы бер сәгатьтән артык. Владимир Путин 2004 һәм 2005 елларда иң кыска (48 минут) Юллама белән чыгыш ясаган.
– Иң мөһиме – гомумдәүләт проектларын җәелдерү. Бу – озак вакытка исәпләнгән перспектива. Илкүләм проектлар кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен төзелгән, – диде Владимир Путин. – Хәзер үк эшләргә, билгеләнгән чик­ләрдән чигенмәскә кирәк. Без бары тик алга барырга тиеш. Әмма тапталган буенча эшләргә ярамый. Кешеләр өчен шунысы мөһим: ниләр эшләнгән, һәм бу аларның тормышын ничек яхшыртачак – кайчан да булса түгел, ә хәзер. Башкарма властьның барлык дәрәҗәләрендә эш оешкан төстә һәм нәтиҗәле булырга тиеш. Үсеш проектлары федераль түгел, ә нәкъ менә дәүләт проектлары.
Күпьеллык хезмәт нәти­җә­сендә, хәзер Русия үсешкә гаять зур финанс ресурсларын туплый алды. Кешеләр яхшы якка үзгәрешләрне быел ук тоярга тиеш.
Чарада Федерация Советы әгъ­залары, Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституцион, Югары һәм Арбитраж судлар җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының законнар чыгару органнары рәисләре, традицион дини конфессияләр башлыклары, җәмәгатьчелек вә­кил­ләре катнашты.
Читайте нас: