Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 март 2019, 18:12

Иң зур байлык – сәламәтлек

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сәламәтлек саклау өлкәсен аерым игътибарга алды. Сыйфатлы медицина ярдәме алудан тыш, поликлиника, дәваханәләренең заманча җиһазлар белән тәэмин ителүе, аларның эчке һәм тышкы торышлары, уңайлыклар булдыру, ягымлы хезмәткәрләр һәм башка мәсьәләләр бүген көн үзәгендә тора. Кеше сәламәтлеге һәм гомере хакында сүз барганда башкача була алмый.


– Районыбызның медицина хезмәткәрләре сәламәтлек саклауда, демографик хәлне яхшыртуда максатчан эш алып бара.

Узган ел матди-техник базаны ныгытуга 390 мең 851 сум акча тотылды. Бүлкайпан, Кәрдәвеш, Йосып, Иске Кайпан, Кодаш ФАПларына косметик ремонт башкарылды, бер­ни­чәсе икенче бинага кү­че­релде.

Барлыгы 6 миллион 109 мең сумга ашыгыч ярдәм автомобиле, ИВЛ аппараты, компьютер, кольпоскоп, төрле медицина җиһазлары сатып алынды.

Коллективта 333 хез­мәт­кәр исәпләнә. Шу­лар­ның 41е – табиб. Ун табиб югары категорияле. Шулай да кадрлар белән бәйле проблемалар да бар. Әйтик, Аксәет, Түбән Балтач, Акбулат врачлык амбулаторияләрендә табиблар җитешми. Сәүкияз, Юде ФАПлары буш. Шулай ук районга тагын 12 табиб таләп ителә. Аеруча терапевтлар җитешми.

Демографик хәлгә тукталыйк. 2018 елда барлыгы 225 сабый дөньяга килде. Шунысы сөенечле – яшь бала үлеменә юл куелмады.

Узган елда барлыгы 327 кеше вафат булды (2017 ел белән чагыштырганда 22 очракка азрак). Үз-үзләренә кул салучылар саны да кимеп, узган елда тугызны тәшкил итте (2017 елда 21 очрак). Үлем санын киметүдә безгә һәр очракны җентекләп тикшерергә, анализларга, даими врачлык, патологоанатомик кон­ференцияләр үткәрергә кирәк.

Стационар дәвалау буенча без республикада тәү­ге урыннарда. Койка-урыннар саны 339га җит­керелде.

Диспансерлаштыру 100 процент үтәлде. Тикшерү барышында 5 304 авыру очрагы ачыкланды. 1нче урында – йөрәк-кан тамырлары, аннары нерв, аш кайнату, эндокрин системалары авырулары тора.

Район буенча 410 кеше яман шеш авыруы белән исәптә тора. 2017 ел белән чагыштырганда 45 очракка артык. Әмма авыруны 1-2 стадиядә ачыклау проценты артты.

Әлеге көндә фтизиатрда туберкулез белән авырган 43 кеше исәптә тора. Узган елда янә биш очрак тер­кәл­де. Гриппа каршы прививка ясау нәтиҗәле алып барыла. Балалар бакчалары, мәк­тәпләрне карантинга япмау моны дәлилли.

ВИЧ инфекциялеләр саны арту дәвам итә. Узган елда янә тугыз очрак тер­кәлеп, барлыгы 48не тәш­кил итте.

Башкарылган эшләребез дә зур, башкарылачагы да күп. Куйган максатларыбызга ирешер өчен бер­гә һәм бердәм булып халкыбыз өчен тырышырга кирәк, – дип үз чыгыш тә­мам­лады Нияз Фәрит улы.

Доклад буенча фикер алышуларда дәваханәнең план-икътисади бүлеге начальнигы Гөлфинә Мәх­мү­това, профком рәисе Эльвина Вәлиева, рай­он­ның баш педиатры Эльвира Латыйпова катнашты. Ки­ңәшмәдә бертөркем хез­мәт алдынгылары бү­ләк­ләнде.
Әлфия Сәлимгәрәева.
Читайте нас: