Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 март 2019, 18:41

Бер чәчәкнең алты таҗы

Март! Яз белән, әйтерсең, барлык тирә-юнь яңара, табигать озакка талган йокысыннан уянып, күкрәк тутырып сулыш ала, күзен ача. Яз үзе белән матур бәйрәмебез 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнен алып килүче дә. Гүзәл затның матурлыгы, алиhәлеге дә нәкъ менә язгы кояш нурларыннан тагын да чагулана, нәфисләнә.

Менә шундый балкып торучы хатын-кызлардан тупланган да инде «Знамя» кинотеатры коллективы. Аның директоры Гөлназ Бәд­рисламова җитәкчелегендә Рә­милә Вәлиева, Айсылу Исламова, Әлфия Шәймәрданова, Али­нә Рәхмәтуллина, Венера Га­делгәрәева бер чәчәкнең алты таҗы булып, кинотеатрга кил­гән халыкны ягымлы каршы ала, елмаеп озатып кала. Аларның бәйрәме дә, яллары да биредә уза, дисәм, һич ялгыш булмас. Заманча яңар­тылган бинада алар сөенеп эш­ли. Өс­тәвенә, бу ханымнар уң­ган ху­җа­бикәләр, хәстәрлекле кызлар, ягымлы хатыннар. Яраткан эшең мең хәсрәттән дәва булыр, ди­ләр. Һәркөн күңелең тарткан хез­мәт урынына килеп, ки­ңәш­лә­шеп, бер максатка тө­бәлеп эш­ләү – үзе бер куаныч. Ә хатын-кызлар тупланган коллективны очкыннары чәчеп торган учака тиңләр идем. Иң мөһиме, ул очкын сүрелмәсен, ә ялкынга әй­ләнеп, дөрләсен дә дөрләсен.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Рүзилә Мирзоева фотосы.
Читайте нас: