Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 март 2019, 12:04

Сак булыгыз! Балаларны вербовкалау бара

Экстремистлар арасында 99 мәктәп укучысы һәм студент булуы ачыкланган.

Русиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ведомствоның киңәйтелгән коллегиясендә узган елгы эш нәтиҗәләренә йомгак ясаганда экстремистларны ачыклау буенча түбәндәге саннарны җиткерде.
Былтыр барлыгы 894 кеше ачыкланса, шуларның 282се - яшь кеше. Алар арасында — 99ы мәктәп укучысы һәм вуз студентлары.
Комитет рәисе әйтүенчә, үсмерләрне һәм яшьләрне экстремистик эшчәнлеккә җәлеп итү социаль челтәрләр аша бара. Шуңа да ул әлеге юнәлештә профилактика эшен көчәйтергә тәкъдим итә.
— Балаларны һәм үсмерләрне вербовкалау барган социаль челтәрләрдә һәм чатларда туктаусыз контроль булдырырга, максатлы эш алып барырга кирәк, — ди ведомство җитәкчесе.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: