Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 март 2019, 16:16

Ярлылык арта

Илебез халкы ярлыланганнан-ярлылана. Соңгы тикшерүләр нәтиҗәсе бу.

Күп гаиләләр өчен хәзер азык-төлек сатып алу да зур проблемага әверелгән. Һәр бишенче русияле үзенең хезмәт хакының яртысын диярлек (48 прцент) туклануга тотына. Бу 2018 елда шулай булган.
Ә менә биш ел элек, 2013 елда, халыкка яшәү җиңелрәк бирелгән. Ул вакытта эшләп тапкан акчабызның 43 процентын ашауга түләгәнбез.
Әлеге саннар, әлбәттә, очын-очка ялгап яшәүче халыкка гына кагыла. Байлар катламы ничек типтереп яшәгән, шулай ук дәвам итә.
Ярлы гаиләдә уртача бер кешегә туклану өчен аена 2,8 мең сум тотынылса, бай гаиләдә бу сумма 8 мең сумга якын. 2014 елдан бирле гади халыкның табышы 11 процентка кимегән, ди тикшерүчеләр. Ә бәяләр бит көн дә арта! Кая барып чыгарбыз инде...
«Кызыл таң»сайтыннан.
Читайте нас: