Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 март 2019, 16:39

Русиянең кайсы төбәге халык саны буенча беренче урында?

Русия башкаласы Мәскәү шәһәре халык саны буенча ил төбәкләре арасында абсолют лидер булды. Бу хакта “Росстат” хәбәр итә, дип яза RT.

2018 ел нәтиҗәләре буенча Мәскәүдә 12,6 миллион кеше яшәве турында хәбәр ителә. Шул ук вакытта, бер ел эчендә әлеге сан 123,8 мең кешегә арткан.
Рейтингның икенче позициясен - Мәскәү өлкәсе (7,5 миллион кеше), өченче урынны Краснодар крае (5,6 миллион кеше) алды. Топ-бишлеккә шулай ук Петербург (5,3 миллион кеше) һәм Свердловск өлкәсе (4,3 миллион кеше) кергән.
Халык саны аз булган төбәкләр арасында Ненец автономияле округы (43 мең кеше) бар. Чукотка автономияле округында (49 мең кеше), Магадан өлкәсендә (141 мең кеше), Яһүд автономияле округында (159 мең кеше) һәм Алтайда (218 мең кеше) гомер итә.
2019 ел башына ил халкы санының гомум күрсәткече 146,7 миллион кеше тәшкил иткән.
«Кызыл таң» сайтыннан.
Читайте нас: