Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 апрель 2019, 13:04

Сак булыгыз: юка боз!

Язгы ташкын чорында шуны белергә кирәк – язгы боз беренче карашка гына ныклы күренә, ә чынында исә кояш һәм томан астында йомшарган боз транспорт чарасын түгел, кешенә дә күтәрә алмаска мөмкин.

Аеруча боз киткән чор куркыныч. Бу вакытта бик сак булырга кирәк. Ташкын вакытында боз өстендә йөрергә ярамый, елга аша чыгарга, яр буенда басып торырга, кечкенә күперләрдә җыелырга, боз катламнары янына якын килергә, елганың тирәнлеген үлчәргә, аяк астындагы бозның ныклыгын сынарга тырышырга ярамый.

Шуны белергә кирәк: ки­ем­дәге гади кеше 7-8 градус җылы суда 3-4 сәгатькә кадәр, 3-4 градус җылы суда – 1,5-2 сә­гать­кә кадәр тора ала.

Ялгыш суда калгансыз икән, тотынырга берәр терәк табарга тырышыгыз. Бер нинди кинәт хәрәкәтләр ясамагыз, паникага бирелмәгез. 30-40 секундтан соң сез салкынны алай ук нык тоймаячаксыз.

Авыр, хәрәкәтне чикләүче әйберләрдән котылырга кирәк. Өстегездә эч киеме, носки, перчатки, баш киемен генә калдырыгыз. Җылы 60 процентка кадәр баш аша чыга, шуңа баш киемен юеш булса да, салырга киңәш ителми.

Очлы боз кисәкләреннән сак булырга кирәк: салкын суда ярадан кан туктамый. Суда калган кешеләр, гадәттә, салкыннан

тү­гел, ә кан югалтудан һәлак була.

Бозга яисә ярга чыкканнан соң, ялан аяк басмагыз, тәнне җы­лытырдай хәрәкәтләр ясагыз. Тә­негезгә җылы кермичә, организмга йокларга ирек бирмәгез.


Суда каза күрүчеләргә беренче медицина ярдәме

Беренче медицина ярдәменең асылы шунда – ул тиз арада башкарылырга тиеш. Кеше суда калып, бәлагә тарыса, ашыгыч ярдәм хезмәтенә хәбәр итәргә һәм кулдан килгән ярдәм чараларын күрергә кирәк.

Суга баткан кешенең авызын чистартып, телен тамагына тыгылмасын өчен тартып чыгарыгыз. Каза күрүчене уң як тубыгыгызга йөзтүбән салыгыз. Аркасының түбәнге кабыргалар өлешенә басым ясарга, аннары каты урынга салып, ясалма сулыш алдырырга кирәк. Кичекмәстән 01, 112 телефоннарына хәбәр итегез.


Алмаз Таһиров, Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча дәүләт инспекциясе инспекторы.
Читайте нас: