Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 апрель 2019, 11:19

Юл-транспорт һәлакәте урыныннан киткән өчен җәза катгыйланды

Русия Президенты Владимир Путин юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып китүче машина йөртүчеләрнең җинаять җаваплылыгын катгыйлату турындагы законга кул куйды.

Һәлакәттә кеше зыян күрсә - машина йөртүчегә 3 елга кадәр мәҗбүри эшләр, яки 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү билгеләнә.
Әгәр юл-транспорт һәлакәтендә кеше һәлак булса, машина йөртүчене 2-7 елга кадәр иректән мәхрүм ителү көтә. Һәлак булучылар икедән күбрәк икән, водитель 4-9 елга кадәр иректән мәхрүм ителәчәк.
Элегрәк авария урыныннан качкан өчен 1-1,5 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яки 15 тәүлеккә кадәр административ арест яный иде.
Закон проекты авторлары "кешеләр зыян күргән яки һәлак булган юл-транспорт һәлакәтеннән качып китүчеләр өчен, алкогольгә тест үткән кешеләр белән чагыштырганда, азрак җаваплылык каралган", дип күрсәткән.
Элегрәк Дәүләт думасына исерек килеш юл-транспорт һәлакәте тудырган машина йөртүчеләрне 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү турында закон проекты кертелгән иде. Документ авторлары мондый аварияләрне аңлы рәвештә кеше үтерүгә тиңләргә тәкъдим итә.
Катгый чара исерек шоферлар гаебе белән юл-транспорт һәлакәте корбаннары санын киметер дип көтелә.
«Кызыл таң» сайтыннан
Читайте нас: