Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 Май 2019, 11:09

Агулы алкоголь сатучылар турында һәркем хәбәр итә ала

Моны өчен республикада "Безопасная среда" интернет порталы эшли башлады.

Ул Радий Хәбиров Республика йортында үткәргән оператив киңәшмәдә күрсәтелде. Анда күмәк бәйрәмнәр үткәргәндә, шул ук вакытта сабантуйлар вакытында да алкогольле эчемлекләр сатуны тыю турында да сүз булды.
Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова әйтүенчә, төбәк җитәкчесе күрсәтмәсенә ярашлы, бу хакта закон проекты әзерләнгән.
- Депутатлар аны тиз арада, сабантуйлар башланганчы кабул итәр дип өметләнәбез, - диде ул.
Гүзәл Асылова тыюны бозучыларга штрафлар турында да әйтте. Алар вазыйфа биләүче кешеләр өчен 20-40 мең сум, юридик шәхесләр өчен 100-300 мең сум күләмендә каралган.
- Халыкның күбесе сабантуйларның яхшы кәефтә, спорт ярышлары, мәдәни программа белән узуын тели, - ди Радий Хәбиров. - Җитәкчеләр игътибарына - кунакларны сыйлаганда, тирмәләрдә спиртлы эчемлекләр булырга тиеш түгел. Бу бөтен кешегә дә кагыла!
Читайте нас: