Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 Май 2019, 14:01

Зур проект

«Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында 2019-2024 елларда тормышка ашырыла.

Проект сәламәтлек саклау өлкәсендәге сигез юнәлешне үз эченә ала: беренчел медицина ярдәме, йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларына ярдәмне камилләштерү, балаларга медицина ярдәме күрсәтүне үстерү, медицина белгечләре әзерләү, сәламәтлек саклауны санлаштыру, дәүләт медицина үзәкләрен һәм медицина туризмын үстерү, 2024 елга уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерү.
«Сәламәт саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан алдагы алты елда федераль бюджеттан 16,5 миллиард сум ярдәм алачак. Бу акча инфаркт һәм рак белән көрәшкә, яңа поликлиникалар һәм ФАПлар төзүгә кулланылачак. 4,9 миллиард сумны республика агымдагы елда ук алачак. Аның 666 миллион сумы медицина онкология оешмаларын яңача җиһазлауга
юнәлтеләчәк. 2020 елда бу максатка чыгымнар миллиардны узарга тиеш.
Уфада онкодиспансерның яңа хирургия корпусы төзелеп бетәчәк һәм файдалануга тапшырылачак. Район дәваханәләрендә онкология бүлекләре ачылачак. 500 миллион сум – яңа дәвалау учреждениеләре төзүгә, ә 296 миллион сум балалар поликлиникаларының матди-техник базасын ныгытуга тотынылачак. Янә 260 миллион сум авыл ФАП­ларына һәм күчмә медицина комплексларына китәчәк.
Читайте нас: