Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 июнь 2019, 17:31

Газга хаклар янә арта

"Зәңгәр ягулык"ка, ягъни газга тагын да хаклар күтәреләчәк.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең 13 майдагы карары буенча "Газпром" "зәңгәр ягулык"ка янә бәяләрне арттырачак.
Бу юлы газ өчен 1,4 процентка күбрәк түли башлаячакбыз. Әлеге бик үк күңелле булмаган яңалык 1 июльдән гамәлгә керә.
Ә киләсе елда газга хаклар тагын 3 процентка үсәчәк.
Әле дә хезмәт хакының күп өлешен азык-төлек алуга юнәлтергә мәҗбүр гади халыкка билбауларыбызны кысыбрак буарга туры килә инде...
Читайте нас: