Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 июнь 2019, 13:40

Балаларның җәе хәвефсез үтсен!

Ниһаять, җәй җитте! Балалар өчен бу иң күңелле чор – көннәр буе урамда йөрергә, төрле уеннар уйнарга, дуслар белән аралашырга мөмкин. Җәйге каникулларны ничек хәвефсез үткәрергә? Бу уңайдан янә бер тапкыр гади, ләкин бик мөһим кагыйдәләрне исегезгә төшерәбез.

Сулыклардан ничек имин кайтырга?

1) Балаларга җиткерелергә тиешле төп кагыйдә – бервакытта да йөзә белгән өлкәннәрдән башка су коенырга барырга ярамый! Хәтта алар үзләре бассейнда йөзә белсә дә! Күл, буа һәм елгалар бик хәвефле – төбендә эләгеп калу куркынычы булган ботаклы агачлар, төпкә суыручы әйләнмәләр, эләктереп алып китә алган көчле агымнар булырга мөмкин.

2) Су коену өчен махсус җи­һаз­лан­ды­рыл­ган пляжларны гына сайлагыз. Алар һәр шәһәрдә һәм районда бар. Рәсми пляжларда ярларны да, сулык төбен дә чистарталар һәм анда коткаручылар даими кизү тора.

Соңгы берничә елда Башкортстанда җиһазландырылган пляжларда бер генә үлем очрагы да теркәлмәгән, ә менә ел саен су коенучылар баткан «кыргый пляжлар» турында болай әйтеп булмый. Әйтик, былтыр 86 кеше, шул исәптән өч бала батып үлгән.

3) Суда озак вакыт булганда, көзән җыера башларга мөмкин, еш кына аяк мускуллары тартыша. Балаларга бу очракта нишләргә кирәклеген өйрәтегез – тирән тын алу, суга вертикаль рәвештә баш белән күмелү, аякларны турайту, куллар белән аякларның баш бармагын эләктереп нык кына үзеңә тарту зарур. Көзән җыеру туктагач, тиз арада ярга йөзәргә – җылынырга һәм ял итәргә кирәк.

4) Балага бата башлаучыны фәкать йөзә белгән кеше коткарырга тиешлеген аңлатыгыз. Югыйсә, аның үзен дә коткарырга туры киләчәк. Дөрес итеп коткару өчен батучының артыннан йөзеп киләләр, суга чумып аны култык астыннан эләктерәләр, шул ук кул белән зыян күрүчене йөзе су өстендә булырлык итеп ныклап тоталар һәм ярга таба йөзәләр. Шушы эшләрне ярда эшләп карарга мөмкин.

Иң яхшысы – ул аңа ябышсын өчен кешегә коткару түгәрәге ташларга. Бер яисә ике кеше батучыны ярга сөйрәгәндә һәм беренче ярдәм күрсәткәндә, кемдер ашыгыч ярдәм чакыртсын!

5) Балаларга суга саллардан, пристаньнан һәм башка корылмалардан, тирәнлеге билгесез урыннарда чумарга ярамаганлыгын төшендерегез, чөнки баш белән комга, балчыкка бәрелү куркынычы бар. Сигнал калкавычыннан арырак йөзеп керергә, йөзеп барган катерларга, пароходларга якын килергә ярамый, чөнки алар янында төрле чоңгыллар, дулкыннар һәм агымнар барлыкка килә.


Абруйлы фикер

Диана Вәлиева, республика балалар клиник дәваханәсенең табиб-педиатры:

6) Яшенә карамастан, махсус кремнар кулланып, баланың тәнен кояш нурларыннан, шулай ук, организмны артык нык кызудан саклауга җентекле игътибар бирергә кирәк. Бер яшькә кадәр нарасыйларны ачык сулыкларда коендырырга ярамый. Каядыр барыр алдыннан педиатр белән киңәшләшегез.

7) Кояшлы һәм җилсез көннәрдә, һава температурасы 23 градустан, су температурасы 20 градустан түбән булмаганда су коенырга мөмкин. Суда беренче көннәрдә 2-5 минуттан артык тормагыз, аннары бу вакытны акрынлап 10-15 минутка кадәр арттырырга була. Ашаганнан соң шундук су коенырга ярамый, 30 минут булса да үтәргә тиеш. Шуны да истә тотыгыз, бала организмы тиз суына. Шуңа күрә суда еш коену, әмма анда булу вакытын чикләү хәерле. Зәңгәрләнгәнче, тешләр тешкә тигәнче түгел.
Кояш – мәкерле дус

8) Кояшлы көнне балаларга мотлак рәвештә баш киеме кидерегез. Ул ачык төстә булса яхшырак. Тәүге чорда махсус кремнар кулланыгыз. Бу кояшта янудан, арка кызарудан һәм авыртынудан сызланган йокысыз төннәрдән сакланырга ярдәм итәчәк.

9) Кызыну өчен дөрес вакыт: иртән – 8-11 һәм кичен 16-19 сәгатьләрдә. Бу вакытта кояш нык кыздырмый һәм тәнне яндырмый.

10) Әгәр дә кызуда яисә бөркүдә сез яисә балаларыгыз үзләрен начар хис итә башласа, тиз арада күләгәгә һәм салкынча бинага күчәргә, кысык киемнәрдән арынырга, боз салынган пакетлар куеп (суыткычтагы туңдырылган яшелчәләр дә ярый), тиз генә суынырга, күбрәк су, махсус тозлы эремә яисә лимонлы баллы чәй эчәргә кирәк. Аннан соң мотлак рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә! Эсседә яну һәм кояш сугу инфарктка, инсультка һәм хәтта үлемгә китерә ала.

11) Эсседә балаларга күбрәк сыекча эчерегез. Һәрвакыт үзегез белән шешәдә су алыгыз, ләкин баллы газлыны түгел, ул тагын да ныграк эчәсен китерә.

12) Эсседә продуктлар тиз бозыла, шуңа күрә тиз бозыла торган азык ашамаска кирәк. Бигрәк тә бу колбасаларга, сосискаларга, иткә, пешкән йомыркага кагыла. Андый ризыклар суыткычта сакланырга тиеш, ә кайнар кояш астында берничә сәгатьтән соң ук алардан начар ис килә башлый һәм ашарга ярамый! Әгәр дә урамга чыкканда үзегез белән бутерброд алсагыз, аны тизрәк ашап бетерү ягын карагыз. Җәйге ашханәләр һәм бистролар белән дә сак булыгыз, аеруча аз билгеле булганнары белән – аларда агуланырга мөмкин.

13) Кызуда күбрәк яшелчә-җимешләр, җиләкләр – кыяр, помидор, ташкабак, бакча җиләге – ашагыз. Аларны һәм кулларыгызны яхшылап юарга онытмагыз!
... караңгы урманда ниләр булмас

14) Урманга балаларның үзләрен генә җибәрмәгез.

15) Урманда янгын чыкмасын өчен учак ягарга һәм чүпләргә ярамый.

16) Талпан кадалмасын өчен бала­ларның башына кидерегез, муенын һәм кулларын каплагыз. Ә аяк савыты кунычына тыгылган чалбар балагы елан­нар һәм бөҗәкләр тешләвеннән сак­лая­чак.

17) Балаларга кыргый хайваннарны сыйпарга ярамаганлыгын аңлатыгыз. Алардан котыру һәм башка чирләр йогарга мөмкин.

18) Үзегез танымаган җиләк һәм үсем­лекләр ашамагыз, бу гомер өчен хәвефле! Балалар моны белергә тиеш.

19) Яшенле яңгыр башланса, чүгәләп утырыгыз, аякларыгызны кочыгыз, ләкин җир­гә ятмагыз һәм йөгермәгез. Шулай ук, яшенле яңгыр вакытында ялгыз агач янына ышыкланырга, электр приборларыннан файдаланырга ярамый.


Абруйлы фикер

Ринат Хәйруллин, табиб:

20) Теләсә нинди кыргый хайваннарның, шулай ук еланнарның тешләве куркыныч белән яный. Үзегезнең һәм балагызның гомере белән уйнамагыз – тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез. Әгәр дә сезне тузбаш елан тешләсә яисә ниндидер җәнлек тырнаса, кулыгызны салкынча суда сабын эремәсе белән юыгыз, яраның читләрен йод белән эшкәртегез һәм якындагы травмпунктка барыгыз. Шунда ук талпан яисә корт чакканда да ярдәм күрсәтәләр.

Әгәр дә җанвар тешләсә, ягъни ярага аның селәгәе эләксә, аеруча баш, бит, муен яраланганда мотлак рәвештә дәваханәгә табиб-рабиологка мөрәҗәгать итегез. Анда сезгә кара елан һәм башка еланнар чакканда да ярдәм күрсәтәчәкләр.
Читайте нас: