Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июнь 2019, 12:06

Халыкны нәрсә борчый?

Ил Президенты Владимир Путин “туры элемтә”дә көнүзәк сорауларга җавап бирде

“Владимир Путин белән туры элемтә” — ел саен үткәрелә торган телекүпер. Аның барышында Президент Русия гражданнарының сорауларына җавап бирә. Быел әлеге чара унҗиденче тапкыр узды.
Владимир Путин мөрәҗәгать­ләрнең бер өлеше белән алдан танышуы турында әйтте. Аның сүзлә­ренә караганда, русиялеләрне барыннан да бигрәк социаль өлкә һәм тормыш дәрәҗәсе турында сораулар борчый. Ул, шулай ук, гомум­дәүләт проектлары икътисад­ны яңа рельсларга куярга һәм озак вакытка исәпләнгән перспективада дәүләт иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте. Гомум­дәүләт проектлары хезмәт җитеш­терүчән­леген арт­тыруга һәм икътисадны үстерүгә юнәлтелгән, ә бу граждан­нарның тормыш сыйфатын яхшыртачак.
Финанс чыганаклары турында сөйләгәндә, Президент, “кызганычка каршы, бик үк күңелле булмаган чараларга барырга – өстәмә бәягә салымны арттырырга туры килде”, дип билгеләп үтте. Әмма, аның сүзлә­ренә караганда, акча кеше­ләрнең тормыш сыйфатын яхшыр­туга юнәлтеләчәк.
Президентка төбәкләрдән тормыш сыйфаты турында сораулар бирделәр. Бер хатын-кыз ун мең сум хезмәт хакына зарланды. Тагын бер мөрәҗә­гать Орел шәһәре укытучыларыннан килгән, аларның хезмәт хакы да ун мең сумга якын. Янгын сүндерү­чедән видеомөрә­җәгать күрсәтелде. Аның хезмәт хакы 16 мең сум тәш­кил итә. Аның сүзләренә караганда, ике-өч урында эшләргә туры килә.
Владимир Путин ун мең сумлык хезмәт хакы турындагы мөрәҗә­гатьләрне тикшерергә кушты. Аның сүзләренә караганда, кешегә минималь хезмәт хакы суммасын­нан азрак түләнергә тиеш түгел.
Гадәттән тыш хәлләр министр­лыгына килгәндә, Президент ведом­ствоның гражданлык хезмәт­кәр­ләренең эш хакы түбән булуын сөйләде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына берничә транштан 4 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк, бу хезмәт хакын 32 мең сумга кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
“Туры элемтә”гә керемнәр дәрәҗәсе кимү турында күп кенә мөрәҗәгатьләр килгән. Владимир Путин ассызыклаганча, энергетика базарындагы хәл аркасында икътисад һәм социаль өлкәдә “тискәре элемент” килеп чыккан. Әмма акрынлап керемнәр яңадан торгызыла. Ул, шулай ук, “күләгә базары”ның кимүен билгеләп үтте. Президент сүзләренчә, 2013 елдан номиналь хезмәт хакы 33 меңнән 45 мең сумга кадәр арткан. Тармаклар һәм төбәкләр буенча аерма зур булып кала.
Владимир Путин белән беренче туры эфир 2001 елның декабрендә булды, ул 2 сәгать 20 минут дәвам итте. Алга таба уртача дәвам­лылыгы 3-4 сәгатькә кадәр артты. Узган елгы туры элемтә 4 сәгать 20 минут дәвам итте, Владимир Путин 73 сорауга җавап бирде.
“Владимир Путин белән туры элемтә” турында тулырак гәзитнең алдагы саннарының берсендә укыгыз.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас: